Шәһри Казан

“Бу егет исерек әнисен саклап утырадыр инде...”

Унсигез тулу белән руль артына утырдым мин. Әтием "егет кеше ат җигә белергә тиеш, ә замана егетләренең аты – автомобиль", – дип, минем йөртүче хокукы бирә торган таныклык алуымны хуплады. 

Дөрес, юлда йөргәндә бик игътибарлы булырга кирәк. Төрле хәлләр очрый. Бервакыт машиналар белән шыплап тулган урамнан бара идем, карасам, юлда бер апа ята. “Бәрдергәннәр!” – дигән уй башымнан яшен тизлеге белән үтеп китте. Бәлки, ярдәм итә алырмын дип, машинамны тиз генә туктатып, янына килсәм, юлда ятучы апа лаякыл исерек, аягында басып тора алмаганга ята икән. Ләкин “ял” итәр өчен бер дә дөрес урын сайламаган. Машиналарның берсе генә дә, нишләптер, туктамый, аны урап булса да, узып китә торалар. Ләкин исерек тә кеше бит. Аны да өендә балалары көтәдер...

 

Олы юл уртасында язмыш кочагына ташлап калдыра алмыйм бит инде, мине алай тәрбияләмәгәннәр. Әбием: «Бер рәхмәт мең бәладән коткара», – дия иде. Сөйрәп диярлек, ә ул шактый авыр, юл кырыена чыгарып яткырдым апаны. Бертуктаусыз ыңгырашкач, “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакырттым. Ул алай артык озак килмәде, ләкин миңа бу көткән минутлар бер ел сыман булды. Оятымнан кая керергә белмәдем. Безне күргән кешеләр: “Бу егет исерек әнисен саклап утырадыр инде...” – дип, кызганып карап үтәләрдер төсле тоелды миңа. Күзләремне дә күтәреп карарга оялдым. Җитмәсә, шул тирәдәге мәктәпне тәмамлаган идем, таныш-белешләрең очраса, хет җир тишегенә кереп югал.. Ташлап та китә алмыйм бит инде... “Ашыгыч ярдәм” машинасы килгәнче: “Ярый әле, син андый түгел!” – дип, күңелемнән әниемә рәхмәт укыдым. Үземне мондый язмыштан – исерек әнидән саклаган Ходаема да рәхмәт әйттем. 

 

Реклама

Әти-әниләрне сайлап алмыйлар бит. Теге апаны да кызгандым. Аны табиблар кулына тапшыргач, чәчәк кибетенә кереп, әниемә бер бәйләм розалар алып кайтым. Әни башта бик гаҗәпләнде. Сөйләп биргәч, күзләре яшьләнде. “Ярый әле, син дә шундый улым!” – дип, кочагына алды.

 

Айнур,
Казан егете.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 27 сентябрь 2022 - 20:54
    Без имени
    Молодес егетсен бехетле бул
  • 27 сентябрь 2022 - 20:35
    Без имени
    Эй молодес егет икенсен бехетле бул
  • 8 сентябрь 2022 - 08:30
    Без имени
    Хэзерге вакытта синдэй акыллы егетлэр сирэк очрый, бэхетле бул, озын гомер сина акыллы егет, эниенне гел шулай соендереп яшэ, озак еллар.