Шәһри Казан

Язмышларга язылса...

Зөлфия белән Зөлфәтне күңелле студент вакытлар, күпләрне үзенең матурлыгы белән әсир иткән Казан шәһәренең Кабан күле таныштырды.

Зөлфиягә авыл мәктәбендә унберенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, югары белем алырга Казанга килеп урнашу бер дә җиңелдән бирелмәде.

Бик оялчан, аз сүзле, үзен әллә кемгә санамаган, тыйнак кызларын зур шәһәргә чыгарып җибәрү әти-әнигә дә җиңел түгел иде. Тик алга таба университетта укырга, югары белем алып, районга балалар табибәсе булып эшкә кайту иң зур хыялы Зөлфиянең...
Бөтен кыюлыгын җыеп, имтиханнарын яхшы билгеләргә биреп, югары уку йортына кергәнлеген сизми дә калды кыз. Шәһәрнең тәкәббер, кыланчык кызларын бер күрүдә ошатмаса да, әкренләп алар белән аралаша башлады. Әлбәттә, студентлар арасында үзе кебек гади, тәрбияле авыл кызлары да бар...

Зөлфия укуының беренче көненнән үк тырышып белем алырга, юк-барга акчаны әрәм-шәрәм итмәскә, әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермәскә дип үз-үзенә сүз бирде.
Көн арты көннәр җитез тизлектә уза торды. Зөлфия дә тәмам Казан каласына ияләшеп бетте. Элек атна саен бик сагынып авылга әти-әнисе янына, дуслары белән күрешергә кайтырга атлыгып торса да, хәзер туган якка кайтулар сирәгәйде. Юк, юк әти-әнисен бер минутка да исеннән чыгармый ул. Гел шалтыратып хәлләрен белә, авырып китсәләр бөтен эшен онытып авылга чаба. Әнә шул кечкенәдән үк туган нигезнең идәнендә тәгәрәп үскән, авыл сукмаклары аша балалар бакчасына, мәктәпкә барган мизгелләрен күз алдына китереп еш сагышлана. Ә андый уйлардан соң Казанга чыгып та китәсе килми...

Туган йортта, әти-әнисе янәшәсендә аңа бик рәхәт. Ул кунакка кайткан саен, әнисе Мәдинә апа өстәл тутырып тәмле сыйларын куя, кызы кайтышына берәр тәмле, җылы ризыгын әзерли. Әтисе Кәрим исә кызы Зөлфиянең чабынырга яратканлыгын белеп, тизрәк мунча өлгертү ягын карый.
Авылдан Казанга килгән көнне нигәдер Зөлфия Кабан күле тирәли йөрергә ярата. Үзе генә төрле хыялларга бирелеп, кичке шәһәрнең матурлыгына сокланып йөргән бер мәлдә, бер егетнең үзенә дәшкәнен абайламый да калган. Баксаң, Зөлфиянең акча картасы төшеп калган икән бит.
– Чибәркәй, исәнмесез! Бигрәк яратасың инде шушы Кабан күлен. Бүген дә дөньяның иң гүзәл кызы саф һава сулар өчен шушы тирәгә килмәде микән дигән уйлар белән генә сугылган идем. Ялгышмаганмын икән. Таныш булыйк, Зөлфәт булам.
– Гафу итегез, мин таныш булмаган егетләргә кулымны бирмим. Сүзләрегезне дә арттырып сөйлисез ахры, миннән дә чибәррәк кызларны очратырга мөмкин. Кешенең тышкы дөньясы түгел, ә эчке дөньясы матур булуы да кирәк әле.
...Менә шундый кыска гына әңгәмә белән башланып китте аларның дуслыклары. Зөлфия белән Зөлфәтнең исемнәре дә охшаш бит. Очраклык димичә ни дисең моны.

Хәзер инде кыз Кабан күле тирәсен үзе генә түгел, ә сөйгәне белән бергә күзәтә. Егет тә очрашуга килгән саен Зөлфиягә матур чәчәк бәйләме, баллы тәм-томнар алып килеп, күңелен күрергә ярата. Мөнәсәбәтләренең көннән–көн якыная баруының тагын бер сәбәбе бар – Зөлфия дә, Зөлфәт тә икесе дә булачак табиблар. Егет – хирург, кыз – балалар табибәсе булырга хыяллана.
Зөлфәт укуын тәмамлап, кулына дипломын алуга Казан шифаханәсенә хирург булып эшкә урнашты. Иртә белән хәзер уку йортына чабасы урынга, ул куана-куана эш урынына атлый. Авыртудан җәфаланган кешеләрне дәвалап, аларның елмаюлы йөзләрен күрү үзе бәхет, ләбаса. Ә кич белән сөйгәне Зөлфиясе белән күрешү әйтеп аңлата алмаслык рәхәт хис.

...Вакыт дигәне томырылып һаман алга чапты. Зөлфия вакыт тизлеген дә, көннәрне дә ашыктырды. Аның да сөйгәне кебек тизрәк укуын тәмамлап, кулына диплом алып, эшкә кайтасы, тизрәк авырган балаларны дәвалыйсы, сабыйлары өчен борчылган әти-әниләргә шатлык иңдерәсе килде Зөлфиянең.

Кызның быел уку йортын тәмамлый торган елы. Ничә еллар буе электричка, Казан шәһәре, уку йортын таптаган Зөлфиянең иң зур хыялы тормышка ашачак. Ул ап-ак халатын иңнәренә салып, район шифаханәсендә балалар табибы булып эшләячәк. Тик бу турыда әле Зөлфәте генә белми. Егет үзе шәһәр шифаханәсендә эшләгәч, сөйгәненең дә Казанда калуын бик тели. Тик Зөлфиянең бер дә туган ягыннан, бигрәк тә әти-әнисенең нигезеннән читкә чыгып китеп эшләп йөрисе килми. Тик бу турыда егетенә дә әйтергә читенсенә, үпкәләтмәм микән дип еш уйлана.
Зөлфәт исә сөйгәне өчен бик шатлана. Аның хыяллары зурдан: Зөлфиясе кулына дипломын алуга ук, кызга тәкьдим ясарга, әти-әнисеннән ризалык алып, үзләренең гаиләләрен булдырып, матур итеп яшәргә һәм эшләргә. Иң мөһиме –кыз һәм әти-әниләре генә риза булсыннар.

...Серле Кабан күле аларны янәдән очраштырды. Бәхеттән Зөлфиянең ике бите кояштай балкый. Шулай булмыйча, барлык имтиханнарын уңышлы тапшырып кыз кулына диплом алды бит.
– Чын күңелдән котлыйм, матурым. Аллага шөкер, менә син дә безнең рәтләргә кушылдың. Алла боерса сиңа сюрприз ясап, мин инде эш мәсьәләсен дә кайгыртып куйдым, Зөлфиякәй, - дип елмайды егет.
– Рәхмәт, җаным, бик зур рәхмәт. Тик сюрпризларың, минем өчен эш эзләп мәшәкатьләнүләрең кирәкмәс иде. Бәлкем миндә сиңа моңа кадәр әйтми йөреп, ялгышканмындыр. Тик миңа балалар табибәсе булып үзебезнең районга эшкә урнашу кирәк. Минем авылда әти-әнием дә бар бит. Аларнын үзләрен генә калдырып, шәһәр җирендә эшлисем килми. Беләсең ич инде, яшьләре дә бара.
Әй, матурым, тапкансың кайгырыр җир.. Алла бирса үзеңне көн саен авылыңа машинада гына җилдереп алып кайтырга да риза мин.

Реклама

Бу кичне гашыйклар бик озак серләштеләр, киләчәккә планнар кордылар. Тик шулай да Зөлфиянең Зөлфәтне шәһәр җирендә калырга кыставы гына күңеленә рәхәтлек иңдермәде. Ни дисәң дә әткәй-әнкәй йорты, туган нигез, туган җир, андагы җылылык кызны үз ягына тартты.
Бергә тагын матур, сихри иртәне каршы алды алар. Бу юлы инде егет белән кыз түгел, ә ир белән хатын буларак. Мәхәббәт хисләрен шактый гына сынап йөргәннән соң, өйләнешергә карар кылдылар. Үсеп буйга җиткән, кулларына табиб һөнәрен раслаучы диплом алган, үз эш урыннарын тапкан яшь парларга әти-әниләре дә фатихаларын биреп, матур итеп никах укытып, гөр китереп туй да үткәрделәр. “Кызым, кияү белән бер-берегезне табып, бергә кушылырга уйлагансыз икән, аның бер генә үтенеченә дә каршы килмә. Син хәзер ир хатыны, ул нәрсә әйтсә шуны тыңларга тырыш. Алла боерса без әле әтиең белән парлы, ничек тә яшәрбез. Сез дә яныбызга кайтып йөрерсез. Казанда эшләвеңә без каршы түгел. Барысы да уң булсын балам”, – дип төпле киңәшен биреп, әти-әни дип өзелеп торган кызының күңелен шулай юатты ана.
Зөлфәт белән Зөлфия Казан каласының ике бүлмәле фатирында пар күгәрченнәрдәй гөр килеп, әкрен генә яшәп яталар. Сөенә-сөенә эшкә баралар, кайткач эштә туган мәшәкатьләрен үзара бүлешәләр. Зөлфәт тә, Зөлфия дә табиб һөнәрен бик яратып башкара, кешеләрне дәвалау аларның күңеленә рәхәтлек иңдерә. Әти-әниләре дә балаларының дус-тату яшәүләренә куаныша, дога кылган саен балаларының бәхетле булуларын теләп ялвара алар.

Соңгы арада Зөлфия үзен сәер хис итә. Тиктомалдан башы әйләнә, юньләп ашыйсы да килми, аппетиты ачылып китеп берәр нәрсә кабып куярга омтылса да, күңеле болгана. Беркөнне үзенең сәер халәте турында бергә эшләүче дус кызына сүз каткан иде. Тегесе исә тыңлап та бетермичә: “Әй, җүләәәр, котлыйм үзеңне, сез бәби көтәсез түгелме соң?!” – дип кычкырып көлеп җибәрде. Бу сүзләр Зөлфияне уйланырга мәҗбүр итте. Ул эштән кайтышлый ук даруханәгә кереп тест сатып алды.

Йокларга ятар алдыннан Зөлфәтне күңелле хәбәр көтә иде инде. Сөйгәне аңа бу яңалыкны ничек итеп җиткерергә икән дип баш ватты. Кыз ире кырыена җайлап кына утырды да: “Кадерлем, тиздән син әти булачаксың. Безнең балабыз булачак”, – дип шатлыгыннан аны кочып алды. Зөлфәт бу хәбәрне ишетүгә, үзен күкнең җиденче катында дип хис итте. Шул көннән алып ул яраткан хатынына булган игьтибарын тагын да арттырды, килеп туган мәшәкатьләрнең күбесен Зөлфиягә сөйләп, аны борчымады, хатынының һәр теләген бик теләп үтәде ул.
Нигәдер Зөлфия бүген иртәдән бирле кәефсез. Бераз гына күңеле күтәрелмәс микән дип телефоннан әнисе белән дә аралашып алды. Ул да кызы өчен бик борчыла. Шулай булмый ни, әле кайчан гына аның итәгенә тагылып йөргән кечкенә Зөлфиясе үзе әни булырга җыена. Кыз авыл яңалыкларын сораштырды, хәлләренең яхшы булуын әйтеп әнисен сөендерде. Тик бүген күргән куркыныч төше турында әнисенә әйтеп аны хафага салырга теләмәде. Күңел түреннән шул куркыныч төш вакыйгасын барлап авыр итеп көрсенеп кенә куйды.

Илзия Харисова.

Фото: pixabay.com

Дәвамы булачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: