Шәһри Казан

Йөргән егетем өйләнергә теләми...

Егетем белән 5 ел бергә яшибез. Без ир белән хатын кебек торабыз, ягъни барысы да уртак. Ләкин егетем миңа өйләнми. Гел ниндидер сәбәпләр табып кына тора. Башта пандемия диде, инде хәзер машина кредиты түләп бетергәч, ди. 

Ул туганнарына да, дусларына да мине үзенең хатыны дип тәкъдим итә. Әмма минем рәсми рәвештә аның хатыны буласым килә. Ул үзе бик әйбәт кеше. Аның фатирында яшибез, барлык түләүләрне үз өстенә алды, азык-төлекне дә ул алып кайта. Миңа да еш кына кыйммәтле киемнәр алып бирә. Тик өйләнмәве генә күңелгә тия. Югыйсә, миңа затлы туйлар, лимузиннар да, ак күлмәкләр дә кирәкми. Минем чын-чынлап аның хатыны буласым килә...

Реклама

Резидә Х.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: