Алдамагыз, безне!
Урамнан кергәндә подъезд төбендәге белдерү тактасына күзем төште. Белдерү безгә кагыла икән. «3 сентябрьдән алып 5 сентябрьгә кадәр, техник сәбәпләр аркасында, кайнар су бирелү вакытлыча туктатып торылачак. Кайнар су 5 сентябрь көнне 18 сәгатьтә бирелә. ЖЭУ-43». Вакыт килеп җитте, ә торбада кайнар су юк. 6,7 һәм 8 сентябрьдә дә көтеп...
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚

Урамнан кергәндә подъезд төбендәге белдерү тактасына күзем төште. Белдерү безгә кагыла икән. «3 сентябрьдән алып 5 сентябрьгә кадәр, техник сәбәпләр аркасында, кайнар су бирелү вакытлыча туктатып торылачак. Кайнар су 5 сентябрь көнне 18 сәгатьтә бирелә. ЖЭУ-43». Вакыт килеп җитте, ә торбада кайнар су юк. 6,7 һәм 8 сентябрьдә дә көтеп...
Урамнан кергәндә подъезд төбендәге белдерү тактасына күзем төште. Белдерү безгә кагыла икән.
«3 сентябрьдән алып 5 сентябрьгә кадәр, техник сәбәпләр аркасында, кайнар су бирелү вакытлыча туктатып торылачак. Кайнар су 5 сентябрь көнне 18 сәгатьтә бирелә. ЖЭУ-43».
Вакыт килеп җитте, ә торбада кайнар су юк. 6,7 һәм 8 сентябрьдә дә көтеп карадык. Булмады. 9 сентябрь көнне кичкә таба кранда җылымса су күренде. Ә чын кайнар су әле 10 сентябрьдә генә килеп җитте. Минем бу өлкәдә эшләүчеләрне ачуланасым килми. Хәзер кышкы әзерлек бара, безгә хезмәт күрсәтүче, ягъни кайнар су бирүче оешма кышкы сезон алдыннан техник чаралар күрү буенча гаепләнергә тиеш түгел. Монда ашык-пошык кына итеп, ике көннән кайнар су биреләчәк, дип язып элүче торак идарәсе гаепле. Алдау белән шөгыльләнәләр алар. Бу беренчесе генә түгел инде. Салкын һәм кайнар су - шәһәр кешесенең яшәү рәвеше. Алай гына да түгел, ул - кешенең яшәү чыганагы, фатирдагыларның тормышы су белән бәйләнешле. Фатирда ике төр су булмаса, тормыш туктап калган шикелле була. Халык өчен белдерү бирәсез икән, көннәрен һәм сәгатьләрен төгәл итеп языгыз. Бу, әлбәттә, торак идарәләре хезмәткәрләренең колакларына әйтү. Менә бездә лифтны алыштыру буенча монтажчылар эшләделәр. Ике айга түзегез, вакытында сафка бастырабыз, дип әйткәннәр иде, шулай булды да. Нәкъ ике ай дигәндә, егетләр лифтны җибәрделәр. Шөкер, лифтыбыз бик әйбәт эшли. Бу бригадага без бик рәхмәтле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Соңгы алкышлар: Казанда кабатланмас җырчы Резидә Шәрәфиева белән хушлаштылар
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
Комментарийлар