Шәһри Казан

Ата-ана хакы

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер яшь егеткә: «Син - әтиеңнеке, синең тапкан малың да - әтиеңнеке», - ди. Бу хәдис белән балаларның әти-әни алдындагы бурычы ачык итеп бәян ителә. Адәм баласы, бу бигрәк тә ир балаларга ныграк кагыла. «Мин инде балигъ булдым, үз көчем, тырышлыгым белән мал табам, тапкан малыма үзем...

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер яшь егеткә: «Син - әтиеңнеке, синең тапкан малың да - әтиеңнеке», - ди. Бу хәдис белән балаларның әти-әни алдындагы бурычы ачык итеп бәян ителә. Адәм баласы, бу бигрәк тә ир балаларга ныграк кагыла. «Мин инде балигъ булдым, үз көчем, тырышлыгым белән мал табам, тапкан малыма үзем хуҗа», - дип, ата-анасын онытырга тиеш түгел. Безнең борынгы бабаларыбыз: «Кеше үзе мал табып яшәгән чорында тапкан малының бер өлеше белән бурычын түли, бер өлешен бурычка бирә, ә бер өлешен суга сала», - дигәннәр. Кешенең бурыч түләве - ул ата-анасын карарга тотылган мал, ә бурычка бирүе - балаларын үстерергә тотылган өлеш, ә инде суга салуы - үз тормышын алып баруга тотылган малы.
«Ни чәчсәң - шуны урырсың» дигәне дә шуңа аваздаш. Ата-анаңа булган мөнәсәбәтне балалар күреп үсә һәм үзең картайгач әти-әниеңә карата гамәлең балаларың тарафыннан үзеңә үк әйләнеп кайтачак. Адәм баласы үзенең әти-әнисенә карата булган изгелеген алар гүр иясе булгач та дәвам итәргә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Эшли ала торган иң яхшы гамәлләреңнең берсе - вафат булган әтиеңнең дусларына изгелек кылу», - дигән. Адәм баласы әтисенең дустына изгелек кылып, үзенә дә, вафат булган әтисенә дә савап җыя ала. Чөнки шундый игелекле баланы ул үстереп, тәрбияләп калдырган бит.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: