Шәһри Казан

Калганнары – «белмес»

Мәгълүм булганча, 21 февраль - Халыкара телләр көне. Шул уңайдан фикерләрем белән уртаклашасым килә. Тарихи сәхифәләрдән күренгәнчә, моннан 250 еллар элек Россиянең чит илләр, аерым алганда Һиндстан белән шартнамәләре ике телдә - рус һәм татар телләрендә төзелгән. Димәк, ул вакытта татар телен руслар да белгән, ул гарәп графикасында язылган.

Узган гасырның 20 нче елларындагы декрет нигезендә, Татарстан Республикасында татар теленең дәүләт теле дәрәҗәсен алуы да безгә мәгълүм. Ә инде 1990 елда Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителгәннән соң, рәсми рәвештә ике тел - татар һәм рус телләре дәүләт теле итеп беркетелде. Тик әле хәзергә кадәр дәүләт органнарында, бөтен рәсми сөйләшүләр (язу-сызуны әйтмим дә инде!) - барысы да рус телендә генә. Чит илләрдән килгән кунаклар белән дә Татарстанда шул телдә аралашалар. Алар татар теленең матур яңгырашын да ишетмиләр. Югыйсә, җитәкчеләребез татар телен яхшы беләләр.
Татарстан Дәүләт Советында депутатларның күбесен татарлар тәшкил итә. Шул ук вакытта туган телдә ике-өч депутат кына чыгыш ясый, калганнары «белмес».
Универсиада алдыннан Казан шәһәр транспортында тукталышларны белдерү өч телдә игълан ителә башлады, урам исемнәре дә өч телдә язылды. Тик менә Татарстанда җитештерелгән азык-төлек исемнәре әлегә һаман рус телендә генә кала бирә. Байтак кына милләттәшләребез сөйләшкәндә, көн исемнәрен рус телендә әйтүне кулай күрәләр. Югыйсә, җиде көн исемен истә калдыру әллә ни кыен түгел бит инде.
Татар теле бөтен өлкәләрдә дә дәүләт теле буларак тизрәк гамәлгә керсен иде, алайса, елдан-ел артка чигенәбез бугай...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: