«Лайк» куйган бар ла ул...

Мин кайчакта, бүген татар теленә «үз татарларымыз» тарафыннан ихтирам нишләп бик аз икән, дип уйлыйм да үзебезнең авылны искә төшерәм. Без үскән авыллардан ук киләдер, күрәсең, ул үз телеңә түбәнсетеп карау.
Бездән ерак түгел Алтунино дигән чеп‑чи урыс авылы бар иде. Бар иде дип язам, чөнки Самара өлкәсенә кергән әлеге авылда, калса, ике йорт калды бугай, таралды. Сәбәпләре төрледер, әлбәттә, тик иң беренчесе - урысның русчаны яхшы белеп, авыр авыл тормышыннан калага таюыдыр, мөгаен. Хәер, сүз аның турында түгел. Интернетта бераз утыргач хәтердә калыккан бер‑
ике истәлек белән генә уртаклашасым килә. Авылдашларның исемнәрен үзгәртеп язам инде.
...Шәһит абый урамда вата-җимерә русча сөйләшеп йөрергә маташкан малаен бастырып сүгә икән бервакыт:
- Нигә тел бозасың, малай актыгы (бездә бу урында катырак сүз кулланалар), нигә татарча гына сөйләшмисең? Ул бит синең туган телең, бабайлардан килгән тел.
- Хи, - дигән малае, - әнә Харастин абзый, энем, син русча сөйләш. Татарча белеп кенә, Алтунга менеп, тозлы кәбестә дә сатып алып кайта алмассың, дип әйтте.
Шәһит абзый бераз уйланып утырган да: «И то правда», - дип куйган диләр иде.
...Әни кибеттә эшләде минем. Русчасы бик чамалы. Әби моңа: «Карамалка ягы мукшыларыннан (алары да күрше авыл, аралашып яши торган халык) сора әле, сатып алырга берничә саулык бәрән алып килсеннәр, аларда сарык эре була, нәселгә кирәк», - дигән.
- Торам шулай кибеттә, - ди әни. - Керделәр бит карамалканыкылар. Анатолий дигән абзыйны таныйм да. Сорыйм хәзер шуңардан: «Дядя Анатолий, мама сказала купить у вас барана», - дим. Ну, бәрән сүзенең русча баран икәнен чамалыйм бит инде. «Какого барана? - дип гаҗәпләнә теге. - Большого что-ли? Резать будете?» «Нет, не барана, овца надо», - дим. «Подожди, вам кого привести: барана или овцу?» - дип аптырый Анатолий. Саулык бәрәнне ничек аңлатырга дип озак кына азаплангач, башка килде бит: «Нам надо молодую жену баранина», - дим. Шау‑гөр көлделәр инде. «Так вам ярку что ли надо?» «Да, да», - дим, инде аңлата алганыма шатланып.
Әти дә, әни дә минем рус телен яхшы белүемне таләп иттеләр. Шул ук «Алтун кәбестәсе» дә, «Молодая жена баранина» да сәбәпче булгандыр инде моңа. Бишенче сыйныфка мин урыс мәктәбенә укырга киттем. Баштарак авыррак булды, аннан күнегелде. Укытучылар безне тәнәфестә татарча сөйләшкән өчен дә тотып әрлиләр иде. Тик өйдә гел татар китаплары булды, минем балалар да татарча яхшы белеп үстеләр. Мәктәпне тәмамлап, озак еллар үткәч, безне тәнәфестә татарча сөйләшкән өчен әрләгән бер укытучы апаның остабикә булып йөрүен белдем. Нишләтәсең, заман үзгәрә, шартлар үзгәрә, кеше үзгәрә...
Мин татар телен, туган телемне шул урыс мәктәбендә укыганда гына ныгытып ярата башладым бугай.
...Интернетта төрле челтәрләрдәге ленталарны актарып утырам. Әй Ходаем, без чыннан да, шундый миңгерәүме, әллә кыланабыз гынамы соң? Милләт... Тел... Үз теле, үз гореф-гадәтләре, үз фәлсәфәсе булмаган милләтне җирдә берәрсе аерым көч, аерым халык итеп кабул итәме соң? Ярый инде, кайберәүләр кебек катлаудан ясалган халык яисә, гомумән, тамырсыз булсак. Тик меңнәрчә еллык тамырлы тел, дистә меңнәрчә елларлык ҮЗ фәлсәфәбез бар. Бу җирләргә законлы хокукыбыз бар. Шуны күрмибезме? Ояла белүне оныттыкмы? Үзләрен «татар милләтчесе» дип атаган бәндәләр оялмыймы бүгенге татарга семит идеологиясе тагып, аны коллыкка өндәп, ялганга уралып ятудан? Зират коймасы тотылмаган, мәктәпсез, мәдәният йортсыз, караучысыз карчыклар белән тулы авылда хан сараедай мәчетләр салып, татар мәктәпләрен бетерәләр, дип ятудан оялмыйбызмы? Интернетта «Камитит па засчите татарскага языку» дигән төркемнәр оештырып, татар телен урысча яклап ятучылар оялмыймы? «Татарны танытырга кирәк» дигән булып, яза белгән хәлдә дә урысча язып ятучы, урыс телле сайтларда «заметкалар» язучы функционер «милли кадрлар» оялмыймы? Хәер, оялмыйдыр. Аларга синең милләтең кирәкмени? Аларга ашарга, яшәргә, танылырга, «лайк» алырга кирәк. Инглиз, гарәп, урыс телләрен белеп тә, татарча өйрәнергә «вакыты булмаган» күселәр, интернетта урысча чүбек чәйнәп, татарны яклап яткан булып кыланучылар татар түгел бугай алар.
Татар ҮЗ телендә язганда, сөйләшкәндә, уйлаганда, ҮЗ ТАТАР йолаларын саклаганда, ҮЗ бәйрәмнәрен бәйрәм иткәндә, ҮЗ фәлсәфәсе белән башкалар алдына чыга алганда гына татар, милләт ич ул. Әлбәттә, бу хәлләрнең, мин шул «Татарча гына белеп, Алтун урысыннан тозлы кәбестә дә сатып ала алмыйсың» дигән заманнарда ук тамырланганын аңлыйм. Тик кәбестәне без бүген үзебез дә яхшы үстерәбез, тозлыйбыз да. Ә менә психологиябез һаман шул чорныкы кебек бугай. Бигрәк тә интернетта. Башкача булса, үзем шәхси белгән бер татар кызы миңа: «Пастав пажалысты лайк на мою фотку», - дип язмас иде. Куя алам мин лайкны, куйгалаган бар, кем әйтмешли. Ну бит.
Фото: www.dezinfo.net
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 апрель 2023 - 21:24Иркәнең ире кайткан: "Ярты ел тилмереп көттем" (+ видео) Татарстанның атказанган артисты Иркәнең ире Артур махсус хәрби операциядән ялга кайткан.123506
-
1 апрель 2023 - 17:55Шизофрения: ышанасызмы, тукталыш белән исәнләшә башлады Яз җитү белән урамда теләсә ничек акырып йөрүчеләр, сәер гамәлләр кылучылар арта. Сәбәбе – психик авыруларның ялкынсыну вакыты җитү. Тукталышларның берсендә кызыклы (дөресрәге кызганычтыр!) хәлнең шаһиты булдым. Урта яшьтәге ир-ат тукталышка якынлаша. Кемнедер танып алган кебек бик максатчан килә. Якын дусты янынадыр, дип уйлап куйдым. Тукталышка килеп җиткән ир-ат кулын алга сузды да...33700
-
1 апрель 2023 - 15:31Матур булсын дип, төрле төскә буялган ояларга сыерчыклар киләме? Күрдегезме әле? Кыр казлары кайткан. Иң башта кара каргалар, чәүкәләр күренде, алардан соң торналар, сыерчыклар, акчарлаклар, соры челәннәр һәм тургайлар кайта башлады. Ә май аенда калганнары кайтып җитәргә тиеш. Иң соңлап керәшәләр көтелә. Алар, гадәттә, 9 майга кайталар.15300
-
1 апрель 2023 - 15:29Умарта оясы: агач яхшымы, пластикмы? Тормышыбызны хәзер пластиктан башка күз алдына да китереп булмый. Бүген күп кенә умартачылар да пластик оялар куллана башлаган. Дөресрәге, пенополистирол һәм пенополиуретаннан эшләнгәнне.28000
-
1 апрель 2023 - 10:30Айгөл Бариева: “Начар сүзләрне тормышыннан уңмаучылар яза..." Социаль челтәрдә Айгөл Бариевага таш булып яуган сүзләр әле бу гына түгел. Араларында: “Бигрәк ачык күлмәк кигәнсең...” — диючеләр дә, “Ирең үлгәнгә күпме генә вакыт үтте, ә син хәсрәтеңне оныттың да...” — дип уклы сүз төбәүчеләр дә бар. Йөрәктәге ярасына учлап тоз сибүчеләргә Айгөл ничек түзә икән? Күңелен төшермичә яши аламы? Тиң канаты сыну — бер сынау, ә нахак сүзләрне ничек җиңәргә? Айгөлнең үзенә шалтыратып белештек.223808
-
1 апрель 2023 - 10:27Әртистләр боз кыздыра: “Сез карарга килегез!” “Ак Барс” командасы үз тарихында 8нче тапкыр Көнчыгыш финалына чыкты Бер, ике, өч... Өчтән соң көч, дип әйтергә яратабызмы әле?! Менә шул көчне күрсәтер чак җитте. Безгә түгел – “Ак Барс” хоккейчыларына!30301
-
31 март 2023 - 13:35«Сынганнары белән бергә җыеп кисәргә туры киләчәк» Кыш уртасында яуган яңгырлар, исегездәдер, агач-куакларны бозга төрде. Кәүсәләре авырайды, төз сыннары ирексездән җиргә бөгелде. Күбәләктәй бөтерелгән карлар да үз өлешен өстәде.36201
-
31 март 2023 - 13:00Ифтарга ак төстән киенеп киләсе Бик күп гүзәл затлар көтеп алган Fashion Iftar киләсе атнага, 9 апрельдә узачак. Быел да хатын-кызлар ифтарына 1000 кеше чакырулы.57301
-
31 март 2023 - 12:20«Башкача аның янына кайтмыйм, башкача кайтмыйм», - дип, антлар эчсә дә, ире янына кире кайта Гомерендә күпне кичергән, үз гөнаһлары аркасында язмышның авыр сынаулары аша үтәргә дучар ителгән Рәшит абый да минем белән тулысынча килешә.24454901
-
31 март 2023 - 10:00Фитр һәм фидия: аны кемнәр бирергә тиеш? Бу төр сәдакалар мохтаҗларга адреслы ярдәм ул, аны бүтән максатларга тотарга ярамый Фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят түләү буенча нисаб күләмнәре ничек исәпләнә? Әлеге язмада без бу төр сәдакаларның максатын аңлатырбыз һәм аларны бирергә тиешле һәм әлеге сәдакаларга хакы булган кешеләрнең исемлеген атарбыз.180001
-
31 март 2023 - 09:41Яшәү көче каен суында: тәнгә — дәва, җанга — сихәт Каен суы организм өчен кирәкле органик кислоталар, шикәр, фермент, кальций, магний, тимер тозлары, дуплау матдәләре һәм эфир майларына бай.49000
-
31 март 2023 - 09:29Фирдәвес Зариф: "Кичер мине!" (Повесть) Балыкчы көймәләре тирәсендә ак якалы акчарлаклар бөтерелә. Ул да түгел, сузып, теплоход кычкырта да алар, дәррәү талпынып, шул якка ташланалар. Әйтерсең лә акчарлаклар теплоходларны озатып йөрү өчен яратылганнар.78504
-
31 март 2023 - 09:26"Көрәшкә күбрәк тартылсыннар өчен барысын да эшлибез" Татарстан беренчелекләрендә беренче урынны яулаучыларга бер ел дәвамында 3 мең сум, икенче урынны яулаучыларга - 2000, өченчедә калучыларга 1000 сум акча түләп баралар. Өлкәннәр күбрәк алалар.83600
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
31 март 2023 - 10:45Без имениИн беренче узен кайт яшэргэ автор. Сезгэ карап башкалар да кайтыр. Урамга чыгып утырыгыз кичлэрен. Кеше жыела ул. Башлап жибэруче генэ кирэкКартлар йортына жибәрерләр әле, дәүләт урамда калдырмый хәзер
-
30 март 2023 - 15:14Без имениНи сэбэпле улгэн, нинди суз ул авыр тормыш хэле ? Урыны ожмахта булсынТатарстанда көллиятнең беренче курс студенты вафат булган
-
30 март 2023 - 17:16Без имениЭйе шулай уйландыра , сагындыра уткан гомер, алдагсысын Аллахы Тагала узе гена белааааКартлар йортына жибәрерләр әле, дәүләт урамда калдырмый хәзер
-
30 март 2023 - 17:53Без имениАллага шокер исан исан имин яшагез 🤲🤲🤲🤲🤲🤼♂️Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова: “Балалар өчен яшәп, ПДН юлларында йөрермен дип кем уйлаган...”
-
30 март 2023 - 22:09Без имениКеше хэлен кеше белми уз башына тошмэсэ Безнен шэхэрдэ дэ эчеп,тон озыны сугенеп,балаларын карамаганнарны курмилэр,э балалар дип яшэгэннэрнен ишек тобеннэн китми тикшерэлэр эш курсэтергэ кирэкме,эллэ куршелэрме бер Аллакаебыз курер эле.Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова: “Балалар өчен яшәп, ПДН юлларында йөрермен дип кем уйлаган...”
-
30 март 2023 - 19:40Без имениСобханаллах,бигрэк матур,молэемнэр... Нинди генэ юату сузлэрен дэ табу момкин тугел.Аллаһ Тәгалә куркэм сабырлык бирсен инде.Купме тол хатыннар,ятим балалар артты сонгы елларда.Куплэр калган кеше тора,мэнгегэ киткэннэр генэ кайтмый дилэр.Анысы да дорестер.Лэкин соеп-соелеп яшэргэ генэ тотынган яшь кешенең тол калуы,аны уз башыннан кичергэннэр генэ анлыйдыр.Аллаһ Тәгалә туры жэннэтле итсен иде Раббым бу матур,батыр егетне.«“Әнием, минем өчен догалар укы”, – дип әйтә иде...»
-
30 март 2023 - 22:26Без имениЯшь вакытта кубебез шундый кызу,бу бала акыллыга ошаган кызулыгын акылы белэн идарэ итэр Иншээ'Аллах.Бэхетле бул, кызым!Гөлназ АСАЕВА: «Булачак иремне ике әтиемә дә охшатып сайлыйм»
-
31 март 2023 - 08:53Без имениБик акыллы бала,30 яшьлеклэрнен дэ кайберлэре болай фикерлэми. Афэрин диясе генэ кала. Бэхетле булыгыз,балакаем!Гөлназ АСАЕВА: «Булачак иремне ике әтиемә дә охшатып сайлыйм»
-
30 март 2023 - 04:17Без имениТапканнар дип хэбэр бар иде киче, инстаграмда.Казанда ике мөслимә кыз югалган
-
29 март 2023 - 21:56Без имениСәлам алейкум уа рахматуллахи уа бярякатуху! Бу эшлягян эшляр, югарыда айтелгянчя, иманда булып киткянняргя геня утяля?!? Шулайиы?!Дөньядан киткәннәргә ничек ярдәм итәргә?
-
29 март 2023 - 19:27Без имениБик яратып тынлыйм Фирдусне. Жырлый да, бии дэ. Барысын да булдыра. Узе дэ бик ягымлы кеше. Чын Артист. Горурланабыз. Сэлэмэт булсын. Унышлар, только Алга.Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.16601
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.155805
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.258301
-
30 март 2023 - 16:41"Ул балыкны үзебез ашамыйбыз да... Тотуы күңелле бит": чирме, кирелекме?Идел дә кузгалды... Елгаларда инде узган атнада ук ташу сулары “кайнады”. Күлләрне, Идел култыкларын боз каплаган әлегә. Балыкчылар да шул тирәдә. Кирелекләредерме, дәвасыз чирләредерме, ястык калынлыгындагы язгы бозга ышанырга ярамаганлыгын белсәләр дә, балыкка йөгерәләр. Үткән ялларда күрдегезме икән, чебен кебек сырганнар иде – балыкчылар йөзәрләп!61903
-
1 апрель 2023 - 21:24Иркәнең ире кайткан: "Ярты ел тилмереп көттем" (+ видео) Татарстанның атказанган артисты Иркәнең ире Артур махсус хәрби операциядән ялга кайткан.123506
-
27 март 2023 - 09:21Кукмара, Чаллы, Арча - көрәштәге яңа лидерлар Көрәш буенча Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына узган ярышлар командалар рейтингында сизелерлек үзгәрешләр китереп чыгарды. Гел беренче урында барган Әлмәт командасы 4нче урынга тәгәрәде.106800
-
27 март 2023 - 09:49Кетердәп торган чебурек камыры Әлеге ысул белән ясалган чебуреклар кыздырганнан соң кетердәп торачак. Кирәк булачак: 4 стакан он, 320 мл су, 1 йомырка, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 0,5 чәй кашыгы тоз.115701
-
27 март 2023 - 09:55Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары каралган? Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм ветераннарның гаиләләренә ярдәм итү өчен махсус фонд булдырырга йөкләмә биргән иде. Хәзер бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителә. Татарстан махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә.55701
-
27 март 2023 - 13:01“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.565317
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика