Шәһри Казан

Мин сезнең «каля-баля»гызны аңламыйм

«Әгәр дә мин, университет бетереп чыгып, татар халкына хезмәт итәргә телим икән, өйләнү мәсьәләсенә килгәндә, шөбһәсез, әнә шул яктан карап эш итәчәкмен!» Статистика мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә барлык никахларның өчтән бере катнаш. Бу хәзерге заманга гына хас проблема түгел, ХIХ-ХХ гасырларда да, хәтта аңа кадәрге чорларда да татар милләтеннән булган...

Борынгы заманнарда ул дипломатик мөнәсәбәтләрне җайлау чарасы булып торса, хәзерге вакытта, төп сәбәп итеп, яшьләр мәхәббәтне атыйлар. Әмма шунысы аяныч: мондый гаиләләр татар милләтен үстерми һәм анда туган балалар да татар булмыйлар. Бу проблемага ХХ гасыр башы зыялылары да игътибар иткәннәр. Тәрәккыйпәрвәрлек фикере нигезендә рус кызлары белән тормыш кору кемнәрдәдер яклау тапса (мәсәлән, язучы Гафур Колахмәтов 1906 елда басылып чыккан «Мөселман егетләре һәм рус кызлары» дигән мәкаләсендә рус кызларының, татар кызлары белән чагыштырганда белемлерәк, культуралырак булуы сәбәпле, татар егетләре алдында абруйлырак күренүләре, төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслык һәм никахның милләтләр арасындагы бәйләнешне ныгытуы турында язып чыга), революциядән соңгы елларда, интернационализм идеясен тормышка ашыру максатыннан, катнаш никахлар хуплана башлый. Зур урын биләгән кешеләр арасында да башка милләт вәкилләре белән кушылу гадәте тарала. Мәсәлән, 1921 елда ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе Сәхипгәрәй Сәетгалиевнең рус кызына өйләнүе турында билгеле. Мондый мисаллар җитәрлек. Әмма чын мәгънәсендә татар милләтенең язмышын, киләчәген кайгырткан алдынгы фикер ияләре катнаш никахларга һәрвакыт каршы чыккан. Алар иң беренче чиратта мондый гаиләләрдә дөньяга килгән балалар язмышы турында борчылганнар.
«Ак юл» балалар журналының мөхәррире, язучы һәм журналист Фәхрелислам Агиев та әлеге мәсьәлә белән күзгә-күз бәрелешә. Бу турыда татар язучысы Зариф Бәшири язып калдырган шундый истәлек сакланган. Ф.Агиев яшьлегендә алпавыт кызы Маргаритага гашыйк була, үзенең тормышын аның белән бәйләргә тели. Әмма, үзенең иптәшләре белән әйбәтләп киңәшләшкәннән соң, әлеге фикереннән кире кайта, һәм авыр булса да, Маргарита белән арасын өзә. Аңа киңәш бирүчеләр арасында тарихчы галим, язучы Газиз Гобәйдуллин да була. Ул катнаш гаилә коруның гаилә тормышы, балалар тәрбиясе һәм милләткә хезмәт итүгә комачаулык ясавына басым ясый. Г.Гобәйдуллин дәлилләренә күз салыйк әле. Менә ул ниләр сөйләгән:
«Син ничаклы гына киң карашлы, хөр фикерле булма, һәрхәлдә, син - татар баласы, - диде. - Син татар тормышы, татар милли гадәтләре белән сугарылып үскән; син үзең тырышкан хәлдә дә әнә шул татарлыгыңны, татар гадәтләрен чыгарып ташлый алмыйсың. Син һәрбер мәсьәләгә татар булып карыйсың, татар булу ягыннан чыгып эш итәсең, үз халкыңа татар баласы булып эшләргә омтыласың. Һәм шулай булганда гына, син үз халкыңа нәтиҗәле хезмәт итә аласың.
Менә син хәзер нинди шәрәфле бер эш артыннан - балалар өчен «Ак юл» журналын чыгарам дип йөрисең. Шөбһәсез, бер изге эш бит бу!.. Татар матбугат вә әдәбияты тарихында саф Идел буе татарлары телендә беренче тапкыр балалар журналын оештыру дигән сүз бит бу!.. Әйе, коры сүз белән генә түгел, татар матбугат вә әдәбияты тарихында масаюлы бер урын ала торган эш бит бу!..
Инде килик синең матур Маргаритаңа. Ничә әйтсәң дә, ул шулай да урыс кызы булып, урыс милли гадәте белән тәрбияләнеп, шуның белән сугарылып үскән. Нык ышанып әйтә алам: ул бөтен тәне, бөтен рухы белән урыс!.. Ул бүген Фәхрелисламны ярата. Ләкин синең халкыңны - син сөйгән, син хезмәт итәргә теләгән татар халкын түгел!.. Ул синең сөйгән халкыңа, урыс аристократлары күзе белән, «түбән бер хайван» дип карый. Шөбһәсез, синдә аз гына бер татарлык гадәте күрдеме, ул сиңа да иртәгә үк шулай итеп карый башлаячак. Менә мин сиңа бардым, ди. Без әлеге «Ак юл» журналы һәм аңа керәчәк нәрсәләр турында татарча сөйләшеп утырабыз. Ә ул инде шунда борын җыера да:
- Мин сезнең «каля-баля»гызны аңламыйм, минем алдымда урысча сөйләшегез! - ди. Шулай итеп, син үз гаиләңдә үз милли мәсьәләң, үз милли мәдәниятең турында да үзеңчә сөйләшә алмыйсың!.. Шулай булдымы инде - гаиләңдә җәнҗал, Маргарита мәхәббәте багана башына кунган йонга әйләнә... Шуның өчен дә әйтәм: әгәр дә мин, университет бетереп чыгып, татар халкына хезмәт итәргә телим икән, өйләнү мәсьәләсенә килгәндә, шөбһәсез, әнә шул яктан карап эш итәчәкмен! Әгәр минем эш юлыма ярарлык гали белемле кыз табылмый икән, һич булмаганда, авылга кайтып, алача күлмәкле бер кыз алып киләчәкмен, һич булмаганда, әнә шуны тәрбия итәчәкмен!» (Өзек «Газиз Гобәйдуллин: Фәнни-биографик җыентык» (Казан: Рухият, 2002, 247 бит) китабыннан алынды.)
Бу сөйләшүнең нәтиҗәсе озак көттерми - Ф.Агиев чын татар кызына - Суфия Колахмәтовага өйләнә. Бу никахка Фәхрелисламның агасы Таһир мулла да, әнисе дә бик шат булалар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: