Шәһри Казан

Әни китте...

Әни китте... Мәңгелек йортына, мәңгелеккә китте. Хушлашмады да, бәхилләшмәде дә. Каты авыруы өстенә, катлаулы операцияләр кичергәч, сабый акыллары керде шул үзенә үләр алдыннан. «Якты дөньядан китәсем килми», - дип, берничә тапкыр саташып елап алды. Әни, синме соң инде безне борчып, эчке кичерешләреңне ачып сала торган кеше? Тормышны бик яратып яшәдең...

Әни китте... Мәңгелек йортына, мәңгелеккә китте. Хушлашмады да, бәхилләшмәде дә. Каты авыруы өстенә, катлаулы операцияләр кичергәч, сабый акыллары керде шул үзенә үләр алдыннан. «Якты дөньядан китәсем килми», - дип, берничә тапкыр саташып елап алды. Әни, синме соң инде безне борчып, эчке кичерешләреңне ачып сала торган кеше? Тормышны бик яратып яшәдең шул, әни.
Менә син юк. Озак итеп синең белән сөйләшеп утырасым килә. Соңгы яңалыкларны уртаклашасы. Ә иң соңгы хәбәрем - синең үлемең. Язмышка рәхмәтле булырга кирәктер инде, әни, без синең кулыңда түгел, син безнең кулда мәңгелеккә күзләреңне йомдың. Бик авыр булды. Әйтерсең лә тән тиресен берничә сантиметрга тарттырып тегеп куйдылар. Таралып китеп булмый.
Үләр алдыннан, саташып: «Юарга кемнәрне чакырдыгыз?» - дип сорадың. Хәзер сөйлим, әни, барысын да сөйлим...
Ике көн бик авыр яттың. Сине якын иткән туганнар, күрше-тирәләр, таныш-белешләр берәм-берәм синең белән бәхилләшергә килделәр. Кайсысы кереп кенә чыкты яныңа, кайсысы синең салкыная башлаган битеңнән ике куллап сөйде, кулларыңны сыйпады... Син бернәрсә сизмәдең дә, ишетмәдең дә. Аларның барысының да күзләрендә яшь булды, әни. Төнлә: «Инәй, инәй», - дип, үзәк өзгеч тавыш белән әллә әниең белән күрештең, әллә аны чакырдың.
Иртә белән китәр алдыннан синең белән хушлашырга кайткан өч оныгың бүлмәңә керде. Альбина: «Әби, уян инде», - дип, аягыңнан сыйпады. Могҗиза булды: син, ялт итеп, күзләреңне ачтың. «И кызым, син дә кайттыңмыни», - дип, Казаннан кайткан оныгың Айгөлгә матур итеп елмайдың. «Ник барыгыз да җыелыштыгыз?» - диюгә, безгә дә җан керде: «Әни терелде», - дибез. Тиз генә бал белән чәй алып кереп, сиңа каптырабыз. Ә син: «Өйләрне җыештырыгыз, кызлар, матур гына йөрегез», - дип, тагын тирән йокыга талдың. Ике тәүлек йокладың да үлеп киттең...
Үзең теләгәнчә, җәйнең матур көнендә әти янына җирләдек үзеңне. Вакытсыз гүр иясе булган яраткан оныгың Илнур да яныңда гына, каенанаң да, каенсеңлең Люция дә... Кыскасы, барыгыз да бер «урамда», инде күрешкәнсездер. Күрсәң иде, әни, сине соңгы юлга озатырга күпме кеше килгәнен! Өй каршысында машина куярга урын калмады, ишегалды тулы кеше, өй тулы кеше...
«Кемнәрне юарга чакырдыгыз?» - дип сораган идең. Намазда булган, үзең теләгән өч апа юды, кәфенләде, әни, үзеңне. Керләреңне, өйләрне хатын-кыз туганнар юышты. Ике улың, бер оныгың кабергә иңдерделәр. Бөтенесе тәртип белән, мөселманча булды. Ләкин эчне нәрсәдер тырнап тора. Күңелдәге керләрне юып бетереп булмас инде, әни. Авырганда үзеңне көйсез балаларча тоткач, тавышны күтәребрәк дәшкән чаклар да булды. Ачуланма инде, әни. Дөнья мәшәкате ардырта-йончыта бит ул. Авыр сүзләр әйтмәдек тә шикелле, әйткән булсак, кичерә күр, әни.
Тагын нинди яңалык бар соң? Төсең итеп сакларга, апа белән яулыкларыңны, күлмәкләреңне алдык. Шуларны кочаклыйбыз да елыйбыз, әни, алардан синең тәмле исең килә. Өстәп, шуны гына әйтәм, әни, бик мәгънәле, матур гомер иттең. Рәхмәт кенә аз сиңа, әни. Сиңа хәзер дога кирәк. Ярар, әни, эчләрем бушады. Бик сагынабыз сине. Таң алдыннан булса да төшкә кер, әни. Урының җәннәттә булсын.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: