Шәһри Казан

Нурислам Хәсәнов язучы гына түгел, ә җаннар докторы – психолог та

Нурислам Хәсәновның «Кичеккән күке моңы» дигән хи­кәяләр җыентыгын кызыксынып укып чыктым. Без бит әдәби әсәрне истә калдырсак та, аның авторын күбебез хәтерләми. «Түбәтәйле көн» дигән моңсу хикәяне күптән укыган булсам да, үги әни белән үскән ятим малайның кичерешләрен оныта алмаган идем. Яңа китаптан шул хикәяне тапкач, иске танышымны очраткандай булдым....

Нурислам Хәсәновның «Кичеккән күке моңы» дигән хи­кәяләр җыентыгын кызыксынып укып чыктым. Без бит әдәби әсәрне истә калдырсак та, аның авторын күбебез хәтерләми. «Түбәтәйле көн» дигән моңсу хикәяне күптән укыган булсам да, үги әни белән үскән ятим малайның кичерешләрен оныта алмаган идем. Яңа китаптан шул хикәяне тапкач, иске танышымны очраткандай булдым. Бәгырьләрне телгәләгән бу хикәянең авторы Нурислам Хәсәнов икән бит! Күпме еллар үтеп тә (аңардан соң да күпме китап укылган да, күпме мәгълүмат алынган), гаҗәп, әсәр онытылмаган. Билгеле инде, бу авторның осталыгы, кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтә алырга сәләтле булуыннан килә. Гомумән, китапта мондый хикәяләр шактый. Аларда ятим балалар, ялгыз калган картларның аянычлы язмышы гына түгел, тере табигать, киек җанварларның хәле дә оста психологларча сурәтләнгән. Китапның кыйммәте шунда: ул үз укучысын битараф калдырмый, сагышландыра, уйландыра, моңайта, елата, кеше булып калырга өйрәтә. Гомумән, язучы җаннар докторы булырга, яралы җаннарны үз җаныннан чыккан ихлас сүз белән дәваларга тиеш. Нурислам Хәсәнов нәкъ шундыйларның берсе. Әдәбиятыбызга оста хикәяче буларак кереп калган Фатих Хөснинең якташы булгангамы, аның традицияләренә тугры калып иҗат итә ул.
14 китап авторы Нурислам Хәсәнов күптән түгел үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Котлыйбыз!


Йолдыз Шәрапова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,
А.Алиш премиясе лауреаты.


Туган көн кичендә (әсәрдән өзек)

Расих төшке намаздан соң бераз ятып ял итеп алды. Аннары телевизорын кабызды, хәбәрләрне тыңлап бакты. Әле тегесен, әле монысын ишетеп, гаҗәпкә дә калды ул. Дөнья үзенчә кайнады; кайдадыр бунт, низаглар, бер-берсен үтерешәләр, чәкәләшеп сугышалар, төзегәнне җимерәләр, яндыралар. Баксаң, кемгәдер нидер җитми, комсызлык, нәфес чире үзен тыя алмый, хөсет, үч тудыра. «Бу тамашалар кая алып барып чыгарыр, белгән юк...» - дип көрсенде Расих һәм телевизорның бүтән каналын кабызды.
Анда да күңеленә хуш килгән, ошашлы нәрсә таба алмады. Хатыннар да, ирләр белән бергә утырып, тәмәке тарта, әле чәкештереп аракысын да эчә. Ә яшьләре, пәри туе ясап, ярым- шәрә калып, дискотекада биешә. Үзләре әллә эчкәннәр, әллә теге зәхмәтне - наркотик кулланганнар. Моның ише оятсызлыкларны, әхлак нормаларыннан чыгып шашынуларны халыкка, аеруча акыл утыртып җиткермәгән яшьләргә нәрсәгә дип күрсәтергә инде? Бу бит бүтәннәргә, менә күрегез, боларны сезгә дә эшләргә ярый, дигәнне аңлата. Денгә кертү, гыйбрәтләр алу, сабак бирү юк. Имеш, демократия!..

Расих, ниһаять, түзмәде, барып, телевизорының «авызын» япты. Аннары тәрәзәсе янына килеп басты. Тәрәз төбендә хатыны Нурия утырткан гөлләр үсә, чәчәк атканнар. Чәчәкләр хатынының якты, ачык йөзләрен хәтерләтте. Чәчәкләр дә аңа Нурия күзләре белән карап торалар кебек. Гүя, сиңа миннән башка яшәү читендер инде, дияләр сыман. «Читенен читен дә, тик иртәрәк китеп бардың шул, бәгырь кисәгем...» Шундый уйлар кичергән Расих чәчәкләрдән күзләрен алмый торды, бергә узган матур-матур тормыш хатирәләрен, сагынып, күңеленнән уздырды...
Ишегалдына чыккач, Расих баскыч төбенә каплап куйган чиләген алды да, аңа су тутырып, бакча артында арканланган ак кәҗәсе янына китте.

Кәҗәсе янына килгәч, чи­рәмгә кырын ятып, аның белән «әңгәмә»гә керде. «Син минем бердәнбер духтырым да, - диде, ак сакалын тибрәткән кәҗәгә карап. - Син ни җитте үләннәрне ашамыйсың да, барысын белеп, сакланып кына чемченәсең. Шулай нәзберек булсаң да, витаминлы азыклар ашарга акылың җитә, шуңа да сөтең бик тәмле. «Балага кирәк иде» дип, авылдашлар да сорап килә, чәй белән дә эчәләр. Үземнән артканын биреп тә җибәрәм. Кеше хакын хак­лау - саваплы гамәл. Сау-сәламәт булсыннар, укыган догаларым изге теләкләр булып барып ирешсен...
Син минем, ак сакалым, юанычым да, куанычым да. Саулыгым сакчысы! Доктор Айболит кебек. Хәзер кайбер духтырлар, акчасыз, чиреңне дә белмәскә мөмкин... Ә син, кәҗәкәй, комсыз адәми затлар кебек, акча сорамыйсың, байлыкка да табынмыйсың. Кышлыкка мин әзерләп куйган үләннәрдән, тал яфракларыннан разый калып, тәмләп ашыйсың, сөтең белән әҗерен дә түлисең. Әйе, азгынлыкта да йөрмисең. Шулай бозыклыкта йөргән, тәмәке тарткан, аракы эчкән, талымсызланып теләсә ни ашаган, шулай үз кадерен үзе белмәгән адәми затларга син, «духтыр» буларак, ни әйтер идең? Әшәкелекләрне тыя торган законга ике куллап кул куяр идең, билгеле... Әле карап торырга да ыстырам бит, хайвани затларны да уздырып, кыргыйларча, көпә-көндез, урам уртасында егет белән егет үбешә, әле «өйләнешәләр» дә... Без үскән заманда, мондый әхлаксызлыклар, хурлыклар юк иде. Ә син, кәҗә, саф намуслы, әнә нур чәчеп торган күзләрең белән тыйнак кына карап торасың. Үлән чәчелгән бәрәңге бакчасын бизәп, берүзең моңаеп калган. Ак сакалың да иманлы муллаларныкыннан бер дә ким түгел. Акылсыз сакаллылар, синнән бераз үрнәк алып, дөньялыкта талашмый гына яшәсеннәр иде, иншалла!..

Әйе, син үз-үзеңә дә духтыр. Әмма бу асты-өскә актарылган җирләр, аккан сулар, сулыйсы һавалар агуланып бетә калса, сиңа да бу яшел чирәмнәрне, яшел тал яфракларын ашарга ярамый башласа, ниләр кылырбыз икән? Төрле химикатлар тудырган чир-авырулардан арына алырбызмы? Киләчәк буын, оныклар ни эшләр? Ә хәзергә син маладец, пөхтә, саф. Нур чәчеп торган күзләрең тыйнак кына янәшә-тирәбезне күзәтә. Ярый әле миннән дә күзләреңне алмыйсың».
Кәҗә, аның уйларына төшенгәндәй, сагышлы карашларын хуҗасына төбәп калды. «Йә, ник эндәшмисең? - диде Расих. - Син минем Зөләйха әбиемнең нәселле кәҗәсенең дәвамы, әйбәт токымлы. Әле дә син әби-бабайлар саулыгын саклаучы, бала-чагаларыбызның киләчәккә булган өмете дә. Сыерсыз дәүләт була алмаган кебек, син дә үзеңә бер дәүләт, кәҗә, саулык байлыгы. Сиңа, бүгенге техника казанышлары заманында, сынау эте сыман, космоска очарга да, байлык, дан-дәрәҗәләргә дә табынырга кирәкми. Тыныч, акыллы тормыш булсын да, безнең инеш ярларында электәгечә таллар үссен, бәрәкәтле бакча үләннәре яшәреп торсын...

Реклама

Расих башын болын ягына таба борды, фикерләрен дәвам итте: «Белмим, бу болыннарга, кайчан да булса, ат көтүләре әйләнеп кайтырмы? Кайтырга язса, бәлки, әткәйнең акыллы аты да шул ат көтүләренә барып кушылыр иде... Миңа кайчак әти безне өстән, күк җисеменнән күзәтеп тора шикелле. Әле кәҗәле булганыма сөенәдер. Гәрчә ул, теге вактытта колхозга кермәгән булса да, бүген колхозларның шушы хәлгә калып таркалуына, бу җирләргә хуҗа булып алган «эшмәкәрләрнең» фәкать үз кесәләрен генә калынайтуга корылган кәсеп­ләренә көенер дә иде...
Расих кәҗәсен җитәкләп өенә - кояш баешы ягына таба атлады. Тау артыннан комачтай кызарган кояш үзе күренми дә. Алсу нурлары гына кайдадыр пожарны хәтерләткәндәй, никтер бераз шөбһәләндерә дә төшә. Менә аның күзләренә тау сыртыннан атлы җайдак чабып узгандай итте. Шулчак ул ымсынды да: «Теге кеше шәүләсе минем әти булмадымы икән?» - дип уйлап куярга мәжбүр булды.

Тау артына баткан кояшның тоныкланып сүнә барган яктылыгы аның да гомер чигенә якыная сыман тоелды. Шушы мәлдә Расихның иреннәре де­релдәп алды. «И-и гомерләр... - диде ул. - Кемнәр генә китеп, кемнәр генә килми бу дөньяга?! Ярый әле оныкларым - дәвамым бар... Ә син, кояшым, батма, иртәгә дә шушы тау өсләреннән дөньяны балкытып калкып чык, һәммәсе нурларыңдай балкып дустанә куанып яши бирсеннәр, Ярабби...

Расих кәҗәсен җитәкләп бакча артыннан ишегалдына килеп кергәндә, кинәт урам капкасы ачылып китте. Аннан: «Бабай, бабай!» - дип кычкыра-кычкыра, оныгы - кечкенә Ильясы йөгереп керде дә бабасы Расих кочагына атылды һәм шунда аның кулларында «үсеп», күккә ашты, көттерми, хәбәрен салырга ашык­ты: «Бабай, бабай, без сине туган көнең белән котларга кайттык», - диде, арттан килгән әти-әни­сенә борылып. Әнисе Нурзидә дә, әтисе Назыйм да, улларына сокланып, елмайдылар. Бу вакыт Расихның күңеле ачылып күккә ашты, аны горурлык хисләре биләде. Әйтерсең ул оныгы Ильясны бөтен Җир шарына, менә, күрегез аны, дип, өскә күтәргән. Бабалары рухын дәвам иттерүче кадерле зат - кечкенә Ильяс, аларның тормышына мәгънә өстәде...
Ишегалды уртасында Казан кунакларына сокланып карап торган ак кәҗә дә, барысыннан разый калгандай, сакалын селкеп-селкеп алды.
Бераздан, Расихка туган көнендә изге теләкләр тели-тели, Ильяс рухы сеңгән нигез йортында, үзара шау-гөр килеп, яңа тормыш үз төсмерләренә бизәлеп дәвам итте.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: