Шәһри Казан

Польша кем белән сугышмакчы?

Кешелек тарихы ике өлештән тора: беренче яртысында ул сугыша, икенчесендә сугышка әзерләнә. Җир йөзендә кешелек яралганнан бирле нинди генә ыруг-кабиләләр, дәүләтләр булмасын, берсе дә сугышлардан читтә калмаган. Эресе дә, вагы да. Ни кызганыч, сугышлар бүген дә дәвам итә, шулай ук аңа әзерлек тә тукталып тормый.

Күптән түгел Польша һәм Балтыйк буе дәүләтләренең оборона министрлары, сугыш була калган очракта, үзара ярдәмләшү турында килештеләр. Польшаның оборона министры Т.Симоняк белдергәнчә, мондый хезмәттәшлек НАТОда һәм Европа союзында әлеге дәүләтләргә үз тавышларын ныграк белдерергә мөмкинлек бирәчәк. Ул ноябрьдә НАТО уздырган өйрәнүләргә уңай бәя бирде һәм: «Төбәктәге, шулай ук дөнья күләмендәге кибернетик һәм энергетик куркынычсызлыкка кагылышлы мөмкин булган яңа чакыруларга әзер булырга кирәк», - дип өстәде.
Төп көндәш - Россия
Бу дәүләтләр кемгә каршы сугышырга җыена соң? Польшаның Стратегик тикшеренүләр үзәге докладыннан күренгәнчә, алар өчен төп көндәш Россия булырга мөмкин. «Польша хәрби бәрелешкә әзер булырга тиеш. Балтыйк диңгезе төбәгенең стратегик һәм хәрби әһәмияте анализыннан күренгәнчә, бу хезмәттәшлеккә Швеция белән Финляндияне тарту зарур», диелә докладта. Анда шулай ук, Россия белән хәрби бәрелеш килеп чыккан очракта, Балтыйк буе илләренең диңгез портларын саклау, Эстониянең яр буйларына контрольне югалтмау, Россиягә блокаданы өзәргә мөмкинлек бирмәү һ.б. шундый бурычлар санап кителгән. «Әлеге шартлар үтәлгән очракта, Балтыйк диңгезендә өстенлек Польша ягында булачак», дип әйтелгән докладта.
Ни өчен Польша Россиядән диңгез ягыннан гына саклана? Литва янында бүленеп калган Калининград өлкәсен санамаганда, Польшаның Россия белән уртак чикләре юк. Ике арада Украина белән Беларусь җәелеп ята. Берничә кисәккә бүлгәләнергә торган Украинадагы тотрыксызлык, җитмәсә соңгы арада барган ыгы-зыгылар Польшаны сагаерга мәҗбүр итәме?
Баксаң, Польша коры җирдәге хәрби хәрәкәтләр булу ихтималын да иң соңгы тартмага салып куймаган икән. Үзенең армиясен көчлеләндерү буенча кичә-бүген генә эш башламаган. Узган ел «Техник модернизацияләү планы» һәм «2013-2022 елларга хәтле хәрби көчләрне үстерү программасы» расланган. Моңардан тыш, АКШ 2018 елда Польшада ПРОсын урнаштыру эшен төгәлләргә тиеш.
Күпгасырлык Польша-Россия мөнәсәбәте
Шушы җирдә бераз чигенеш ясап, Россия белән Польшаның моңарчы булган үзара мөнәсәбәтләрен карап үтик. Тарихчы М.Дуинов сүзләренчә, Европада Россиягә Польшадан башка иң күп мәшәкать тудырган бер генә ил дә юк. Советлар власте урнашканчыга хәтле һәм СССР чорында уртак чикләре булган бу ике дәүләтнең Көнчыгыш Европада үз хакимлекләрен урнаштыру өчен үзара ярышканы мәгълүм. Советлар чорында Польша ачыктан-ачык үзенең тискәре мөнәсәбәтен белдермәсә дә, СССР таркалганнан соң, ул инде аны яшереп азапланмый. Игътибар үзәгенә 1940 елда Катыньда полякларның НКВД тарафыннан атылуын китереп куя. Шул ук вакытта поляклар тарафыннан күпсанлы совет сугышчыларының җәзалап үтерелүе ни өчендер искә дә алынмый. Ә Катынь белән чагыштырганда, поляк террорының корбаннары алты тапкырга күбрәк. Польша, Катынь проблемасын үткәндәге күңелсез хәлдән ниндидер бер пиарга әйләндереп, шуның исәбенә Россияне гаепле, бурычлы итеп тоярга мәҗбүр итәргә омтыла. Моның төп максаты - Россия тарафыннан сәяси һәм икътисади йомшаклыкка ирешү. Германия белән Беларусьтан кала, полякларның икътисады Россиянекенә нык бәйләнгән.
Сугышның булу-булмау ихтималын һәм булган очракта нинди нәтиҗәләргә китерәчәген Польша үзе дә яхшы аңлыйдыр. Оборона министры Т.Симоняк белдергәнчә, ул озакка сузылган сугышка әзерләнми. «Озакка сузылмаган» диюне НАТОның төп көчләре килеп җиткәнче дип кенә аңларга кирәктер. Шул рәвешле, дөнья сәясәтендә сизелерлек роль уйнамаган, дөньяның сәяси картасында кәрлә дәүләтләрнең берсе булган бу дәүләт үзенең бай һәм көчле күршесе исәбенә көн күрергә һәм гасырлар буена гадәтләнгәнчә, кабат аңа аяк чалырга маташуын, НАТО белән Европа союзының игътибарын үзенә җәлеп итәргә теләвен үзе үк ачып та сала кебек.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: