Шәһри Казан

«Сәламәтлек поезды»нда – Олимпиада рухы

Бу көннәрдә Россия халкы тулаем Олимпиада рухына чумды. Күпләр эшләреннән ашыгып кайталар да, телевизор аша булса да, спортчыларыбызга көч-куәт биреп утыралар. Бөтен дөньяны берләштерүче, бердәм итүче Олимпия уеннарының Россиянең искиткеч матур шәһәре Сочида узуы - безнең өчен олы шатлык.

Гәрчә Сочига барып, Олимпиаданы күрә алмасак та, без андагы атмосфераны башка ысул белән булдырдык. Ничек дисезме? Казан федераль университеты үзенең студентларына бик зур бүләк ясады. «Сәламәтлек поезды» дип исемләнгән чара кышкы Олимпиада уеннарының берникадәр кечерәйтелгән форматы, әмма ул ярыш буларак түгел, ә ял итү, күңел ачу кебек кабул ителде. «Сәламәтлек поезды» - студентлар тормышын тагын да кызыклырак итү, кышкы спорт төрләренә мәхәббәт уяту, ә иң мөһиме - студентларның сәламәтлеген ныгыту максатыннан эшләнелде.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында белем алучы студентлар иртәдән үк сәяхәткә кузгалды. Тукталышыбыз - табигатьнең искиткеч матур урыны - Яшел Үзән районында урнашкан «МАЯК» спорт-комплексы. Әлеге турбаза элек-электән сәяхәтчеләрне колач җәеп каршы ала. Биредә 7 км ераклыкка кадәр чаңгы һәм 3,2 км кадәр чаңгы-роллер юлы; үзеңне сноубордта сынау, снегоходта йөртү мөмкинлеге бар. Шулай ук ашау-эчү дә каралган. Студентларыбызның да теләгәне чаңгы ярышларында катнашты, теләгәне тау шуды. Шунда ук безгә мәктәптән бик яхшы таныш булган «Аҗаган» форматындагы уеннар да, күңелле волейбол уены да барды. Биергә теләүчеләр исә рәхәтләнеп биеделәр, чөнки «дискәтүк» көне буе дәртле көйләрен туктатмады. Яхшы кәеф, монда алган уңай хис-кичерешләр әле озак вакыт алар белән бергә булыр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: