Шәһри Казан

Теш табибы

Бу хәл безнең күрше авылда булган.

Гаилә авыл көтүен көтә. Ире дә, хатыны да, мөмкинлекләре булганда - балалар да. Җәй көне түзәрлек әле дә, менә көзге салкын яңгырлар башлангач, уңайсызрак эш шул бу. Тик көтәргә кирәк, маллар кырга вакытында чыгарга, вакытында кайтырга тиеш.

Менә шундый яңгырлы көннәр башлангач, бер көнне көтү абзыйның үзенә генә кала. Хатыны: «Тешем сызлый», - дип угалана. Балалар укуда. Нишлисең, теш сызлаудан да әшәкерәк чир юк, абзый берүзе китә. Икенче көнне дә шушы ук хәл кабатлана, өченче көнне дә. Дүртенче көнне дә хатын көтү көтешергә бара алмый. Яңгыр исә туктамый, көн дә коя. Дүртенче көнне, төш вакыты җиткәч, көтү авылгарак якынлашып бер җирдә тупланганнан файдаланып, ичмасам киемнәрне алыштырып килим, дип, абзый көтүне калдырып өенә йөгерә. Кайтып җитә бу, өйгә кергәнче ал як тәрәзәсенә күз сала. Ә анда хатыны, күрше хатыннары белән рәхәтләнеп көлешә-көлешә, чәй эчеп утыра. Ачуы чыккан абзый өйгә йөгереп керә дә кулындагы юеш чыбыркы белән хатынына сыдыра берне. Чыбыркының корысы да оста кулларда җитди корал, ә монда... Кыскасы, гомер буе көтү көтеп чыбыркы снайперына әйләнгән абзый шул сугу белән хатынының алдагы өч тешен коеп та төшерә. Икенче көннән көтүгә бергә йөри башлыйлар - теш сызлаулар бетә.

Әлбәттә, бу хәлләр авыл халкына тиз та­рала (чәй эчешкән күрше хатыннары да бар ич). Бермәлне, шул тирәдә урнашкан шифаханәдә ял итүче берәү, тешен дәвалатырга дип шәһәргә бару өчен, шул авыл тукталышына чыгып баса. Авылның шаян гына бер абзыйсы очрый моңа.

- Нәрсә, энекәш, ни булды?

- Теш сызлый, абый, үләм.

- Шәһәргә барасыңмы?

- Ие шул.

- Соң, балакаем, бездә бит авылда да теш врачы бар.

Шаян абзый шулай дип ял итәргә килүчене теге көтүче абзыйларга кертеп җибәрә. Теше сызлаган кеше керә дә тиз генә хәлне аңлата.

- Энем, мин теш белән бераз шөгыльләнгәлим үзе, - ди хәлне аңлап алган көтүче абзый. - Тик ни бит, мин хатын-кызлар тешләре буенча гына списиәлист, ирләрнекенә тотына алмыйм...

Бу авылда хәзер дә: «Тешең сызласа, фәлән абзыйга гына бар», - дигән сүз яшәп килә бугай...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: