Шәһри Казан

Язмыш сынауларына түзеп...

Әнием вафат булып, аның фатирында тора башлауга, ул йөрешкән күршеләр белән якынаеп киттем мин. Әниемнән күчкән «байлык» алар минем өчен. Шулар арасыннан иң якыннары исә - тигез парлар булып гомер иткән күршеләрем Әнвәр белән Ркия.

Әнием исән чакта ук әле мин шушы парларга карап соклана идем, үзара тату гомер итүче ир белән хатынның бер-берсенә карата йомшаклыгы, башкаларга карата икесенең дә игътибарлылыклары аларның үзләренә карата да күңелдә ихтирам хисләре уята иде. Ркия белән Әнвәр - икесе дә ишле гаиләләрдә туып үскән кешеләр. Ике яктан да күпсанлы туган-тумачалар үзара тыгыз аралашалар, бер-берсенең хәлләрен белешеп, кирәк чакта ярдәм кулы сузышып, бик тату яшиләр. Шушы татулык Әнвәр белән Ркияның акыллы, дөрес тормыш алып барулары нәтиҗәседер кебек миңа.
Мин бу йортка күчеп килгәндә, Ркия белән Әнвәрнең улы да, кызы да, гаилә корып, башлы-күзле булып өлгергәннәр иде инде. Тик, кызганыч, уллары тормыш иптәше итеп сайлаган башка милләт кызы белән озак яши алмады, аерылыштылар. Яшь кешенең ялгыз тормышы да бик үк тотырыклы булмау сәбәпледер, Ркия белән Әнвәр инде шул арада бер-бер артлы туып өлгергән ике оныкларын тәрбияләүне тулысынча үз өсләренә алдылар. Алар моны милли йолаларга таянып эшләп, шул ук вакытта аерылган киленгә дә тел тидермичә, аның ягыннан булган туганнар белән дә бернинди каршылыкларга кермичә, тормыш вак-төякләреннән өстен торып яши белделәр. Оныклары Әмир белән Тимур инде мәктәптән соң, берсе армиядә хезмәтен тәмамлап, әби-бабалары янына әйләнеп кайтты, икенчесенең дә кайтырына санаулы көннәр генә калып бара. Инде шулкадәр зур түземлелек, сабырлык белән һәм гаҗәеп зур тырышлык, көч куеп үстергән балаларының һәм оныкларының уңышларына, бәхетләренә куанып яшисе вакыт килеп җиткәч кенә, әлеге матур гаиләгә берсе өстенә берсе кайгы-хәсрәт ява башлады. Әнвәр бик җитди Паркинсон авыруы белән чирләп китте, җитмәсә сырхавы көннән-көн көчәеп, бөтенләй диярлек аяктан екты. Шуның өстенә, кияүләре юл фаҗигасенә эләкте, аяк-кул, күкрәк сөякләре чәрдәкләнеп, озак вакытлар урын өстендә ятарга мәҗбүр булды. Җир җимертеп тормыш алып барырлык ике бала атасы әле дә бер-бер артлы операцияләр кичерде. Ә байтактан йөрәк авыруыннан интеккән, үзе турында кайгыртырга һич вакыт тапмаган Ркия исә, инсульт кичереп, бөтенләй урынга ятты.
«Яхшылык җирдә ятмый», - диләр, бик дөрес икән. Инде менә авырулары еллар буена сузылган Ркия белән Әнвәр яшәгән фатирның ярдәм кулы сузып килүче кешеләрдән бушап торганы юк. Үзем дә быелгы җәйне бакча эшләремне ташлап торып, яраткан күршем Ркия янында булдым. Ул, чын күңелдән дингә бирелгән кеше буларак, мине дә гел дингә бирелергә үгетләде. Җитмәсә, минем әнием исән чакта ул әле аңардан дини дәресләр дә алып калган иде.
Беркөнне аның янына кергәч, дога укып күрсәтим, дисәм, миңа кушылып, ул да укый башлады, мин бер сүзне әйтсәм, ул кушылып, икенчесен әйтә. Үзе: «Карагыз әле, белә!» - дип, укыганымны тикшереп бара. Инсульттан соң озак вакытлар сөйләшә алмаган күршем инде, сөйләшә башлау гына түгел, фикер йөртә ала икән бит! Хәрәкәтләнә алмый торган кулына массаж ясаганда: «Кулың йомшак та инде», - дип, тагын бер шатландырды Ркия. Димәк, кулы да сизә башлаган. Олы яшьтә булса да, дөрес дәвалап, тәрбияләп торганда, кеше терелә икән. Аның өстенә, әлеге дә баягы, күршемнең яхшылыгы, сабырлыгы һәм тырышлыгы терелүенә ярдәм итәдер. Ире Әнвәр дә кеше көтеп тормый, калтыранган кулы белән булса да, иртәнге ашны үзе әзерләп, хатынын ашата. Язмыш сынауларына бирешмәү мисалы, мөгаен, шул буладыр инде. Әнвәр белән Ркияның, исән чакта гына түгел, каты авыру чакларында да үз-үзләрен шулай матур тотышы тирә-юньдәгеләргә чын гыйбрәт ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: