Шәһри Казан

Ышыгым

Хәтер кыска холыклы: мөһим вакыйгалармы, кадерле мизгелләрме, бөтенесе дә югала килә. Мәңге онытмам төсле тоелган хәтер-хатирәләр дә вакыт узу белән тоныклана, җетелеген югалта. Әмма хәтернең үзенә күрә бер иләге бар: күңел түренә мәңгелеккә дип уелып калган сүзләр, җете кызыл картиналар, ишарәләр, күз карашлары...

Балачагыма борылып караган саен, минем белән дә әнә шулай була - өтек-сүтек истә калган мизгелләр янәшәсендә мәңгелеккә дип уелганнары да шактый. Гипсланган аяклар, бака белән экспериментлар үткәрүләр, капкачы ачык канализация коесына төшеп кара канга батулар әллә ни мөһимлеге белән теркәлмәгән - кемдә булмаган ди?! Башкалары исә мәңгелеккә теркәп куелган...
Үземне белә башлаганда, әнием мәктәптә укыта, әтием колхоз җитәкли иде инде. Әтине еш күрәбез, дип мактанып булмый үзе - без йоклаганда эшкә китә, без йоклагач кына кайта. «Тәти кызым!» - дип эндәшкәнен хәтерлим, ипигә май ягып ашарга яраткангадыр инде, «майлы ипием» дигәне дә истә калган. Менә шул «тәти кыз»ның көзге белән дошманлашуын да яхшы хәтерлим - кояш күренүгә, чегән төсле карала торган тәнле, холкына һәм дә тышкы кыяфәтенә карап, кызмы-малаймы икәнен аерып булмас ямьсез икәнемне күреп, ничек яратыйм ди мин үз-үземне? Әнием дә, башкалар да үзләренчә юатканнардыр инде, әмма әтинең сүзе күңелгә җуелмаслык булып уелган: «Менә күрерсез, үскәч минем кызым иң матуры булачак әле ул!» Мин песи баласы кебек, җәһәт кенә, әти кочагына кереп утырам - әти әйткәч, шулай булачак бит! Чөнки әти үз сүзендә тора ич ул. Әти, төпчек кызын тезендә утырткан килеш, сорап та куя: «Кайчанга кадәр алдымда утырырсың икән, кызым?» Кияүгә чыкканчы, дип җавапладым шикелле, әмма миңа җиде яшь вакытта өйгә тулы хуҗа булып кайтып утырган энекәш планнарны бозып ташлады...
Кырыкмаса-кырык эше булган, һәр көнен иртәнге дүрттә башлаган әтинең безгә - өч баласына ничек вакыты калгандыр, анысы миңа бүгенге көнгәчә караңгы. «Әтиегез нәрсә әйтер!» - дип үстерде безне әни, аннан үзебезчә курыкканбыздыр да инде. Бүген анысына да аптырыйм - ник курыкканбыз икән? Үз гомеремдә әтинең тамак киереп безгә кычкырганын хәтерләмим, киресенчә, этлекләребезне елмаеп уздыру әтинең холкында иде. Безнең өйдә бер генә «сүгенү» сүзе булды - артык шукланып алсак, әни, әтигә карап: «Балаларың да үзең төсле, үзең дә балаларың кебек». Бу вакытта без шыпан-шыпан гына үз бүлмәләребезгә чыгып таярга тиеш, калганын әти хәл итеп бетерә...
Тышкы кыяфәтем белән дә, холкым белән дә әтигә охшагангамы, мөнәсәбәтләр якын булды безнең. Егетләр турында кем генә әтисенә сөйли икән? Ә мин сөйләдем. Хатын-кызның горур, үз кадерен белергә тиеш икәнен дә әти әйтте. Әле кияүгә чыгарга җыенганчы ук: «Миңа синең кемгә кияүгә чыгуың мөһим түгел, әмма мин сине СИНЕ ЯРАТКАН кешегә генә бирәчәкмен», - диюе дә хәтергә уелып калган.
Шуңа да балачактан әнә шул хис хәтергә нык сеңеп калгандыр да инде - әнидән иркә-наз булса, тормышта калкан булып әтиле булу тора. Инде үзем дә гаиләле, әни булгач та бетми икән ул тойгы - теләсә нинди авырлык, нинди шик, кырын карашка тап булсаң да, җанда әнә шул кыңгырау зыңлап куя: «Минем бит әти бар!» Әлеге ышык шундук шик-шөбһәне таратырга сәләтле - кем-кем, әти үпкәләтергә-рәнҗетергә юл куймый инде ул! Нәрсә дә булса эшләр алдыннан да башта әтигә шалтыратасың - әти нәрсә әйтер? Башы минуты-сәгате белән ничек эшлидер, әмма әти җавап бирергә тиеш, ул бит әти!
Кызым тугач исә мин янәдән бер кат әтине «ачтым». Апрель-май ае, әтинең кызу чәчү өсте, өйгә кайтып, бер чынаяк чәй эчәргә вакыты юк. Әмма кичке җиде-сигезләргә мунча ягылган, эш белән эш арасында яңа җыелган май миннеге әзерләнгән, әти белән әни, оныкларын кочаклап, мунчага китә. Кызымны ай буе бер көн калдырмыйча коендырды алар. Аркасында кырыкмаса-кырык төкле булып туган нарасый өчен мунча бик мөһим иде шул. Ул вакытта 55 яшьлек дәү әти ник берәр тапкыр, бүген мунча кертмик инде, алҗыдым, дисен! Әни соңрак хискә кысмыр әти турында көлеп әйтеп тә куйды әле: «Әтиең аеруча ярата инде Мәрьямне». Яратуын да аңлатты әле: «Ярый әле балалар бар безнең, менә Гөлнара булмаса, Мәрьям булмас иде бит!» - диде.
Үзе әтисен дә, әнисен дә бик иртә югалткан әтием ул яктан безне - өч баласын да ышыкта яшәтте, яшәтә. Гомере буе әниемнең әти-әнисен үзенеке кебек кабул итеп, соңгы юлга озатканчы кадер-хөрмәттә яшәткән әтием безгә тәрбияне һәрвакытта үз үрнәгендә бирергә тырышкандыр. Узган атнада гына бакыйлыкка күчкән кадерле әбекәебез дә каты авырганда да әйтеп калдырды: «Мин исән булсам, булмасам да, әтиеңнең юбилеена открытка яз, кызым. Рәйханәне әтиеңә кияүгә биргәннән бирле, яшәткәнебез дә, ышыгыбыз да әтиең булды. Үз игелеге үзенә әйләнеп кайтсын - безнең Дамир кебек башка кеше юк!..»
Безнең әти - Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, утыз елга якын колхоз җитәкләгән, тормыш иптәше Рәйханә өчен кадерле тормыш иптәше Җәлилов Дамир Әмин улы кебек кеше юк та юк инде ул. Балаларың синнән туганга горурлана икән, димәк, дөнья тарихында синең инде лаеклы урының бар, дип әйтәләр бит. Безнең әтинең ул яктан тырыш хезмәте дә, горурланырлык үрләре дә, «безнең әти» дип горурланучы балалары-оныклары да бар, шөкер. Апам һәм энемнең фикер һәм хисләре дә шундый булуына иманым камил: син безнең ышыгыбыз, терәгебез, таянычыбыз, әти. Безгә - балаларыңа иң мөһиме - сезнең исәнлек кирәк. Безне ачык капка, тәрәздә - ут, әти-әни җылысы сеңгән туган йортыбыз көтсен иде! Шуңа да юбилееңда исәнлек, әни белән пар канат булып, тормыш рәхәтен татып, балалар-оныклар игелеген күреп яшәргә язсын!
Мин сине яратам, Әтием!
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: