Шәһри Казан

Заманасы башка, тик парын югалткан хатын-кыз сагышы һаман шул...

Бу ханым белән мин күптән таныш. Яшь әле, ялгызы гына ике баласын тәрбияли. Кайчан карама, елмайган булыр, теләсә кайсы эшне җиренә җиткереп эшли, хуҗалыгын да алып бара. Ире зур йөк машинасында эшләгәндә авариядә үлде. Яратышып өйләнешкән, матур яшәгән парлар иде... ...Бу юлы да очраклы гына очраштык. Тормыш хәлләре, тегесен-монысын сөйләштек....

Бу ханым белән мин күптән таныш. Яшь әле, ялгызы гына ике баласын тәрбияли. Кайчан карама, елмайган булыр, теләсә кайсы эшне җиренә җиткереп эшли, хуҗалыгын да алып бара. Ире зур йөк машинасында эшләгәндә авариядә үлде. Яратышып өйләнешкән, матур яшәгән парлар иде...

...Бу юлы да очраклы гына очраштык. Тормыш хәлләре, тегесен-монысын сөйләштек. Эш, балалар, кредитлар дигәндәй. Шәһәр озак сөйләштерми ул, икебезнең дә тормыш куасы бар, ашыгабыз. Инде китәм дигәндә, уйламыйчарак сорап куйдым: «Кияүгә чыкмадыңмы әле?» Танышымның күзләре моңсуланды, йөзе үзгәрде.

- Юк, мин көтәм әле аны... - диде, бераз тын торгач. - Беләсеңме, юлда аныкы кебек машина күргән саен, йөрәгем кузгала, ул барадыр кебек. Кич саен менә хәзер кайтып туктар, хәзер керер, кочаклап алыр, «сагындым» дип әйтер сыман... Борыныма бераз тәмәке, машина, юл исе сеңгән аның исенә кадәр килеп бәрелгәндәй була...

Ни дә әйтә алмадым... Саубуллаштык. Көз азагының шыксыз көне тагын да шыксызлангандай булды. Шушы ханымның «Көтәм әле»се кечкенәдән хәтергә уелып калган бер истәлекне яңартты. Хатын-кыз сагышы, көтә белүе белән бәйле хатирә ул.

Реклама

Без әби белән үстек. Яшьли тол калган, чибәр, үткен карчык иде ул. Әти-әни гел эштә, безне ул күтәрде, тәрбияләде. Аның елаганын күргәнем булмады кебек. Шулай ничектер әбинең капка төбенә чыгып басканы хәтердә. Вакыты булганда, шулай чыга иде ул. Капка төбендә утырырга вакыты булмады, уңган карчык иде, бераз басып тора да кире эшкә кереп китә. Уен белән мавыккан без дә шунда. Яз. Урам башыннан солдат киеме кигән берәү күренде. Хәзер инде кем икәне хәтердә түгел, хәрби хезмәтне үтәп кайтучылардан берсе иде. Әбинең йөзе үзгәрде, ул сискәнде, безгә таныш булмаган дулкынлану хисенә бирелде.

Аннан үзалдына: «Әй, кайтмас шул инде...» - дип сөйләнеп, кире ишегалдына атлады. Ул вакытта ничектер игътибар да ителмәгән (70 нче еллар азагы иде), шактый вакыт үтеп, әби инде мәңгелеккә күчкәч кенә аның гомере буе бабайны көтеп яшәгәнен аңладым. Кай­чак кичләрен: «Әй балалар, бабагыз исән булса да инде гаиләсе бардыр, кайт­мас инде ул», - дип әйткәләгәне аңлашыла хәзер. Ул чакта гына ничек кайтсын инде үлгән бабай, әллә саташа инде әби, дип уйлый идек. Ә бит ул чыннан да үзенең яраткан кешесен, яклаучысын, саклаучысын гомере буе көткән икән. Үле хәбәре килүгә дистә еллар үтсә дә, эшләгән, балаларын, бала балаларын үстергән һәм... көткән. Урам башында күренгән хәрби киемле кешене күргәч сис­кәнүе дә шуңа булган... Ходаем, күпме сагыш, күпме сабырлык!

Көздән киткән, кышка кермәгән урам буйлап атлыйм. Яңгыр ява, урамнан кешеләр бара... Моңсу. Күңелдән әбинең «кайтмас инде»се белән теге ханымның «һаман көтәм» сүзләре китми. Заманасы да башка, тик парын югалткан хатын-кыз сагышы һаман шул... Ходаем, сагышлыларның күңелен юатсаңчы...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: