Дарулар өчен компенсация пенсионерлар һәм эшләүче гражданнар өчен актуаль.
Аптекада сатып алынган дарулар өчен салымны кире кайтарып буламы һәм моны ничек эшләргә.
Россиядә дәүләт социаль хезмәтләр җыелмасын тәкъдим итә. Анда бушлай медикаментлар, авыруларны дәвалау өчен шифаханәләргә юлламалар һәм хәтта дәвалану урынына бару керә. Аларны ветераннар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, блокадада катнашучылар, өлкәннәр һәм инвалид балалар ала ала. Ташламалар алучылар өчен ике вариант бар: түләүсез социаль хезмәтләрдән файдалану яки алардан баш тартып, акчалата компенсация сайлау. 2025 елда аның күләме 1728,46 сумны тәшкил итә. Гамәлдә күпчелек кеше социаль хезмәтләр җыелмасын сайлый. Акчалата компенсациянең отышлы булмавы көн кебек ачык.
Күпчелек өчен даруханәдә сарыф ителгән акчаның бер өлешен компенсацияләү өчен бер генә мөмкинлек бар. Бу социаль салым тотып калу. Дәүләт аны дәвалану яки ДМС сатып алу өчен генә түгел, ә дару препаратлары өчен дә бирә. Әлеге акчаны соңгы өч ел өчен кайтарырга мөмкин. Мәсәлән, 2025 елда сез 2022, 2023 һәм 2024 елларда тотылган чыгымнар өчен акчагызны кире кайтара аласыз. 13 процент салымны кире кайтарырга мөмкин булган максималь сумма – 150 000 сум. Ягъни кире кайткан акча 19 500 сумны тәшкил итәчәк. 2024 елга кадәр лимит 120 000 сум иде.
Бер искәрмә гамәлдә – кыйммәтле дәвалану. Аның өчен акчаны лимитсыз компенсациялиләр. Тагын бер мөһим момент – чыгымнарны рецепт һәм табиб билгеләве буенча медикаментлар өчен генә компенсацияләргә мөмкин. Әгәр препаратларны мөстәкыйль рәвештә һәм рецептсыз сатып алсагыз, алар өчен акчаны кире кайтару мөмкин булмаячак. Салымны кире кайтаруга дәүләткә 2-НДФЛ түләүчеләр генә дәгъва кыла ала. Бу ялланып эшләүчеләр өчен стандарт салым, үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәрләрдә ул юк. Димәк, алар түләүләр өчен тотып калуларны да рәсмиләштерә алмыйлар.
Өлкән яшьтәге кешеләр медикаментларга яшьләргә караганда күбрәк акча сарыф итә. Шул ук вакытта 2-НДФЛны алар пенсияләреннән түләми. Шуның аркасында алар тотып калуны рәсмиләштерә алмыйлар, ләкин нюанс бар. Канун нигезендә салымны кире кайтаруны гаилә әгъзалары: балалар һәм ата-аналар өчен алырга мөмкин. Шулай итеп, әгәр пенсионерның якын туганнары бар һәм алар ялланып эшлиләр икән, аларга тотып калуны рәсмиләштерергә һәм үз компенсацияңне алырга мөмкин. Эшләүче пенсионерлар тотып калуны мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерә алалар.
Компенсацияне ничек рәсмиләштерергә? Компенсация алу өчен кулда ике документ: чек һәм рецептура бланкы (табиб электрон рәвештә рәсмиләштерә) булырга тиеш. Гадәттә чекларны сакламыйлар яки ярты елдан соң таба алмыйлар. Әмма 2025 елның 1 гыйнварыннан салым хезмәте кешеләргә әлеге эшне гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерергә рөхсәт итте. Мәсәлән, дәвалануга киткән акчаның бер өлешен кайтару өчен өчен медицина учреждениесеннән белешмә алу да җитә. Аны бердәм формада бирәләр, ә мәгълүматлар клиникаларда озак саклаганга күрә, гадәттә моның белән проблемалар юк.
Гомуми кагыйдәләр буенча түләлүрне өч ысул белән алырга мөмкин: - тотып калу хокукы барлыкка килгән ел ахырында яшәү урыны буенча салым органына физик затлар керемнәренә салым буенча 3-НДФЛ формасындагы салым декларациясен раслаучы документлар белән бергә тапшырырга. Бу очракта тотып калу артык түләнгән НДФЛ суммасын кире кайтару рәвешендә бирелә.
- тотып калу хокукы барлыкка килгән ел ахырына кадәр, салым органы эш бирүчегә тотып калу хокукын раслауны тапшырган очракта, эш бирүчегә тиешле язма гариза белән мөрәҗәгать итәргә. Мондый очракта салым тотып калуы хезмәт хакын түләгәндә киләчәктә әлеге суммага НДФЛ тотып калмау рәвешендә бирелә.
- ел тәмамланганнан соң салым түләүченең шәхси кабинетында урнаштырылган гадиләштерелгән тәртиптә салым тотып калуларын алу турындагы гариза нигезендә.
Лилия Яфизова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар