16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанда туган телләрне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирелә»

Бүген Мәскәүдә Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы утырышы узды, аны РФ ФС Федерация Советы Рәисе урынбасары, Совет рәисе Константин Косачев уздырды.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанда туган телләрне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирелә»

Бүген Мәскәүдә Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы утырышы узды, аны РФ ФС Федерация Советы Рәисе урынбасары, Совет рәисе Константин Косачев уздырды.

Парламентарийлар, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре Россия Федерациясенең этномәдәни һәм тел төрлелеген саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта видеоэлемтә режимында Дәүләт Советы Рәисе, Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы Рәисе урынбасары, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. 

Утырышны ачып, Константин Косачев Россия дәүләтенең уникальлеген билгеләп үтте,  бездә халыкларның һәм этносларның милли мәдәниятләрне һәм телләрне саклау һәм үстерү хокукы Конституциядә беркетелгән. Илебезнең Төп законы «Без, Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы» дигән сүзләрдән башлануы очраклы түгел", – дип ассызыклады сенатор. – Аның тарихи тамырлары бар. Россия үзенең традицияләре, этномәдәни һәм тел күптөрлелеге белән көчле һәм җиңелмәс». 

Совет утырышында чыгыш ясап, Фәрит Мөхәммәтшин күп милләтле Татарстанның җәмгыятьтә милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклау, республикада яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм туган телләрен үстерү мәсьәләләрен хәл итүдәге тәҗрибәсе турында сөйләде.

Парламент башлыгы әйтүенчә, фикер алышына торган проблема Россиянең күп кенә төбәкләре өчен актуаль булып тора, һәм Татарстан – искәрмә түгел. «Безнең республикада 175 милләт вәкиле, төрле дин кешеләре яши, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. - Алар барысы да үз телендә сөйләшергә, үз халкының мәдәни-әхлакый кыйммәтләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калырга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга телиләр». 

Татарстан бу нисбәттән нәтиҗәле эшли, дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе. "Бүген гражданлык җәмгыяте институтларының мөһим ролен аерым ассызыклыйсым килә. Телләрне, гореф-гадәтләрне саклау, өйрәнү, үстерү һәм трансляцияләү безнең халкыбызда бик кирәкле. Киң җәмәгатьчелек катнашында даими уздырыла торган чаралар – бәйрәмнәр, фәнни һәм мәгариф форумнары, фестивальләр, концертлар – кешеләрнең үзләренең тарихи тамырларын белергә теләүләрен, ата-бабаларының традицияләрен дәвам итәргә теләүләрен күрсәтә», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.   

Парламент җитәкчесе Татарстан халыклары ассамблеясе, бүгенге көндә республиканың күпчелек муниципаль районнарында эшләп килүче Дуслык йортлары, республикада яшәүче халыкларның туган телләрен өйрәнү оештырылган күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлегенә аерым тукталды.  

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, милләтара тынычлыкны саклап калу төрле милләт кешеләренең мәдәни традицияләренә сакчыл караш булганда гына мөмкин. «Күпмилләтле илебезнең һәр кешесе, гражданы рус телен дә, үзенең туган телен дә яхшы белергә тиеш, – диде ул. – Без барлык татарстанлылар тынычлыкта һәм тату яшәсен һәм иҗади рухта эшләсен өчен бик күп чаралар үткәрәбез».

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышы ахырында утырышта катнашучыларны Мәскәү Сабантуена чакырды, ул бу шимбәдә, 5 июльдә, «Коломенское» музей-тыюлыгында узачак. "Барыгызны да татар милли бәйрәмендә көтәбез, анда сез үз күзләрегез белән татар халкының мәдәниятен күрә, борынгы гореф-гадәтләргә кушыла, безнең кунакчыллыгыбызны тоя аласыз», – диде ул.  

Утырышта шулай ук Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading