16+

Сабансыз Сабантуйларны күргәнегез бармы?

24 июня 2025, 11:07
213
0
1
Уку өчен 3 минут

Сез ничектер, мин без кечкенә вакыттагы Сабантуйларны сагынып яшим, җәмәгать...

Сабансыз Сабантуйларны күргәнегез бармы?

Сез ничектер, мин без кечкенә вакыттагы Сабантуйларны сагынып яшим, җәмәгать...

Бер көн алдан авылның иң кәттә егетләре яулык җыярга чыга. Аларның, иңбашларына кулларын куеп, бер стена булып җырлап барганын күрү – үзе бер рәхәтлек, билләһи! Билгеле инде, уртада – гармунчы егет. Ул, үзенең дәрәҗәсен белеп, матур елмаеп бераз алданрак атлый. Гармун күреген от души тартып егетләр белгән көйне суза. Гадәттә, бөтен кеше дә сүзләрен белә торган җырлар бик күп булмый, шуңа да бер үк җырлар берничә кат кабатлана. 

Һәр капка төбендә әбиләр-апалар, кызык карарга җыелган бала-чагалар аларның килүен зарыгып көтеп торалар. Бүләккә дип әзерләгән эреле-ваклы чәчәк төшерелгән “ситса”ны егетләр кулына тапшыргач, егетләр беравыздан “Фәүзия апайның Сабантуй хөрмәтенә биргән бүләгенә урра, урра, урра!” дип кычкыралар да “дәлше” китәләр. Артларыннан теге эреле-ваклы балалар иярә, өзек-өзек җыр сүзләре генә ишетелеп кала.

Яулык җыючылардан бераз гына артка калып, хөрмәтле сугыш ветераны Шәйхел абый (тулы исеме – Шәйхелислам) кузгала. Ул көрәшчеләр, башка ярышларда катнашучылар өчен чи күкәй җыярга чыга.

Бу бәйрәмне бигрәк тә балалар, яшьләр көтеп алалар бит инде. Бер атна алдан “раюннан” матур күлмәк, туфли алып кайталар. “Раюнга” барырга вакыты булмаганнар авыл кибетенә төшеп, Хәлимә апай, Мәрьямбикә апайдан кирәк-яраклар алып менә. 

Сабантуй булачак урынга бала-чагалар һәрвакыттагыча иртәрәк китә, алар артыннан я түбәтәй, я эшләпәсен киеп бабайлар, ак яулыкларын җәеп ябып әбиләр кузгала. Өйдәге эшләрне көчкә тәмамлап урта буын бераз соңрак кушыла. Корт та күчен, үч иткәндәй, шул көнне аера! Кунакка кайтучыларның да берничә “партиясе” кереп чыга! Бөтенесен көйлисе, җайлыйсы дигәндәй. Алар эшләрен тәмамлап мәйданга якынлашканда, алып баручының: “атлар килә, атлар! Бала-чагаларга күз-колак булыгыз!” дигән көчле тавышы яңгырый. Күп тә үтми, ерактан куе тузан болыты күтәреп чабып килүче атлар күренә. “Ии, җаныкайларым, җыгылмасалар ярый инде. Бу икенче атта кем баласы булды соң? Әә, шуның малаемыни ул”, дигән сүзләр ишетелә. Ул кешеләр арасыннан “Наный, иң арттан килгән атка бирәсе бүләгем бар иде” дип, Хәдичәбикә апай “трибун” ягына таба кузгала. 

Иии, ул Сабантуй вакытындагы сөйләшүләр гел бер төсле инде, име, җәмәгать...
- Наный, атаңнар төштеме?
- Кайчан кайттыгыз (монысы шәһәрләргә инде)?
- Әйдә, безгә чәй эчәргә менеп төшегез!
- Атаңнарга сәлам әйт, бер класста укыган идек, Ринаттан сәлам диген!

Капчык белән сугыш, кыек баганага менү, көрәш җыр-бию белән үрелеп бара. Гармунга кушылып кемдер “Өфе юкәләре”н суза, бер почмакта кемнәрдер ут яндырып татарча бии. Шул арада алдынгы механизаторларны, сыер савучыларны бүләкләп алалар. Ни дисәң дә, бу бит аларның бәйрәме, тирләп-пешеп колхоз кырларында тир түккән авыл халкының бәйрәме! 

Билгеле, матур күренешләр белән беррәттән, куак төбендә аунап ятучылары да, күрше авыллар белән от души сугышучылары да күренеп киткәли. Әмма бу күренешләр дә елга бер булган, көтеп алган бәйрәмнең тәмен бетерә, рухын сүндерә алмый...

Бүгенге көндә кыйммәт бәягә танылган-танылмаган җырчылар, алып баручылар чакырып уздырылган Сабантуйлар – гади авыл халкы өчен әзерләнгән, алар катнашында узган элеккеге Сабантуйлар түгел инде.

Пхукетта, Мәскәүдә, Төркиядә, Нью-Йоркта, Лондонда һәм башка илләрдә узган сабансыз Сабантуйларны да кабул итеп бетерә алмыйм. Әйе, килешәм, бу биредә яшәгән татар халкының берләшүе, гореф-гадәтләрне саклавы, теге-бу диярсез. 

Минем күңел язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, бары авылларда бәйрәм ителгән гади, ихлас, матур бәйрәмне сагына...

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading