16+

«Татар халкының көтеп алган бәйрәме»

Иске Татар бистәсендә традициягә әверелгән “Каз өмәсе” уздырылды.

«Татар халкының көтеп алган бәйрәме»

Иске Татар бистәсендә традициягә әверелгән “Каз өмәсе” уздырылды.

Бу – татар халкы өчен генә түгел, ә инде күрше төбәкләрдән, төрле шәһәрләрдән килгән кунаклар өчен дә кызыклы, җылы һәм милли рухлы вакыйгага әйләнде.

Бәйрәмнең төп максаты – борынгы йолаларны искә төшерү, аларның тарихын аңлату һәм яшь буынга тапшыру. 

Чараның программасы да бик кызыклы. Кунакларны “Кариев” театры артистлары театральләштергән тамаша каршы алды.

Татар биюләре, милли көйләр кунакларга күтәренке кәеф бүләк итте. Теләге булган һәркем халык уеннарында катнашып күңел ачты. Милли бәйрәм булгач, татар ризыкларыннан башка мөмкин дә түгел! Чараның иң күңелле мизгелләренең берсе – мичтә пешкән хуш исле коймак белән сыйлану булды.

Татарстанның халык артисты Фәнис Кәлимуллин үзенең балачак истәлекләрен сөйләп китте: “Каз өмәсе – безнең борынгыдан килгән йолабыз. Ел саен үткәрәбез аны. Балачактан авылда каз өмәләрен күреп үскәнгә, бу бәйрәмдә рәхәтләнеп катнашабыз. Үзебез дә күп каз асрадык, мин йолкышырга ярдәм итә идем, “тәпиләрен” чистартырга куша иде әни. Чын мәгънәсендә татар халкының яраткан, көтеп алган бәйрәме бу, шуңа да күңелгә бик якын. Бу бит эш кенә түгел, ә уен-көлке, җыр-бию, гомумән бөтен матурлыкны үзенә җыйган йола. Алдагы елларда да сау-сәламәт булып каз өмәләрен күрергә насыйп булсын!”

Җырчы Раил Гыйззәтуллин үзенең фикерләре белән уртаклашты: “Бу татар халкының иң матур һәм күңелле бәйрәмнәренең берсе. Без ел саен бәйрәмдә катнашырга тырышабыз. Килгән кунакларга, туристларга әлеге гореф-гадәт турында сөйлибез, аны күрсәтәбез. Аларга татар халкы белән якынрак танышу бигрәк тә кызык, төрле шәһәрләрдән килгән кунакларыбыз рәхәтләнеп уеннарда катнашалар. Оештыручыларга йолаларны бар дөньяга таратырга ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт. Мондый бәйрәмнәр ярдәсендә гореф-гадәтләребез, динебез, телебез саклана, Аллаһка шөкер.”

Чарага килгән кунаклар Эльвира Вафина һәм Ләйсән Гарипова: “Без үзебез Казаннан. Бу бәйрәм турында интернеттан белдек тә, кызыксынып карарга килдек. Шундый милли чаралар үткәнгә бик сөенәбез. Милләтебезнең милли “колоритына” кушылып, шушындый бәйрәмнәргә күбрәк йөрергә тырышабыз. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнәбез”, – дип, чараның уңышлы үтүенә сөенүләрен белдерделәр.

“Каз өмәсе” – халыкның бердәмлеген, яшәеш матурлыгын, тарихын чагылдырган зур милли йола. Мондый бәйрәмнәр үз тамырларыбызны, гореф-гадәтләребезне искә төшереп, милли мирасыбызны ныгытучы булып тора. 

Залинә Гыйлаҗиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мөһим

    loading