16+

“30 яшемнән бирле сызланып яшим, аякларым авырта...”

Авыл урамнарыннан узганда йортларның тәрәзәләренә карыйсызмы сез?

“30 яшемнән бирле сызланып яшим, аякларым авырта...”

Авыл урамнарыннан узганда йортларның тәрәзәләренә карыйсызмы сез?

Кайбер йортлар елмаеп-көлеп тора, кайберләренең тәрәзәләре менә-менә елап җибәрәчәк сабый баланы хәтерләтә, икенчеләре шаян, өченчеләре моңсу…

Шәрип авылында яшәүче Әлфия апа Харисованың йортыннан да моңсулык саркый. Бу йортта өчәү яши алар. Таякка таянган апа көч-хәл белән атлап безнең белән сөйләшергә ишек алдына чыкты. Кайчандыр бик чибәр булган икән Әлфия апа дип уйлап куйдым. Матур зур күзләр, кыйгач кашлар, түп-түгәрәк йөз, чәчләре дә чем кара булган, хәзер инде аларга ак бәс төшеп килә. Әмма күзләрдәге гаҗизлекне сизми калу мөмкин түгел, апаның бу тормышта күпне күрүе, авырлыкларны чишә алмыйча бәргәләнүе, бәгыренең туктаусыз сызлавы табигый гүзәллеккә сагыш булып яткан.

Ә бит җырга-моңга сәләтле Карач авылы кызы зур хыяллар белән яши. Яшьлек хыяллары белән янып, Шәрип авылы клубына эшкә урнаша, сәнгать дөньясында кайный. Шушы авыл егете Васыйх үзе чибәр, үзе талантлы кызга гашыйк була. Егет белән кыз өйләнешәләр, мәхәббәт җимешләре туа. Кызганыч, ире яшь хатынын көнли, эшләргә ирек бирми, шулай итеп Әлфия мәдәният өлкәсеннән китәргә мәҗбүр була. Аннан хуҗалыкта терлекчелектә эшли, ялга чыкканчы сыерлар сава, алдынгы терлекчеләрнең берсе була ул.

Сүзен ул Актаныш районы ивналидлар оешмасы, аның җитәкчесе Фәйрүзә Разетдиновага рәхмәт әйтүдән башлады:

- Өебезгә шушы гомергә кадәр су кермәгән иде. Менә бүген су кертү бригадасы килеп, чокырлар казып, су керттеләр. Гозеребезне үтәгән өчен бик зур рәхмәт! - ди күз яшьләре аша Әлфия апа.

Район инвалидлар оешмасыннан ярдәм соравы юкка түгел Әлфия апаның.

- 67 яшьтә мин. 30 яшемнән бирле менә шулай сызланып яшим, аякларым авырта. Инвалидлык артыннан йөрергә мөмкинлек булмады. Башта ирем онкология белән авырды, аны карадым. Аның вафат булуына 18 ел. Хәзер 42 яшьлек улым Расихның башына зыян килеп каты авырый. Улым Рәмис без ике чирлене тәрбияли. Расихка даими күз-колак булу кирәк, аның белән ялгыз калып булмый. Шуңа Рәмис эштән дә чыкты. Даими безне күзәтчелектә тота, ашата, эчертә, тәрбияли. Әле минем башка авылда чирле абыем бар, аны да барып карый. Рәмисем, безнең аркада өйләнә алмыйча калмасын дип борчылам, яше җитте бит, - дип өзгәләнә ана.

Авырудан арына алмаган Харисовларның яшәү шартлары бик начар.

- Өйне тышлап куйдык анысы, тик тәрәзәләр бик искергән, җил керә. Җәйгә чыккач, тычкан, кумак идән ярыгыннан йөри. Идәннәрнең зурлыгы  дә бер төрле түгел, төрлечә җәелгән. Үлмәгәч, йөрибез инде. Мал асрар идек, су булмады, лапасыбыз да ишелеп ята.​

- Расих күптәннән авырыймы?

- Расихның авыруы бөтенебезне екты. Аның өчен ярдәм сорап көндез дә чыгып йөгерәбез, төнлә дә чыгып йөгерәбез. Авырганын башта бөтенләй аңламадык. Ул Актаныштагы «Строитель» төзелеш оешмасында эшләп йөрде. Моннан 7 ел элек КамАЗ машинасына йөк төягәндә биеклектән бетон өслеккә егылып төшә. Бу хакта беркемгә дә әйтмәде. Башы бәрелү үзенекен итте, акылына зыян килде. Бары ике ел элек кенә 2 төркем инвалидлык бирелде. Дәваланып кайтты ул, тагын барырга кирәк. Өйдә өшим, аерым йортым булсын иде, шушылай гомерем газап чигеп үтәрме инде, дип тә әйтеп куя. Барыбызга да каян йорт килсен, дип җавап бирәм аңа. Өйдә нык салкын, җәен дә, кышын да аяктан киез итек төшми.

Харисовлар бик озак сусыз интегәләр, урамдагы коедан су ташыйлар. Шәриптә кибет юк, шуңа Актанышка ипигә, башка азык-төлек алырга барганда да бидоннар төяп баралар, Хәмит чишмәсеннән су салып алып кайталар. Шул су белән аш-су әзерлиләр, кер юалар. Өйләренә су керткәч, азмы-күпме көнкүрешләре җиңеләеп китәргә тиеш.

- Әлфия улы Рәмис белән безнең инвалидлар оешмасына су кертүдә ике тапкыр ярдәм сорап килделәр. Яшәү шартлары белән үзем дә таныштым, Уразай авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Шәймәрдәнова белән киңәшләштем. Әлфиянең тормышы чыннан да бик катлаулы. Читтәге балалары Гөлнара, Гөлфия үзләре тормышлы, төп йортка кайтып ярдәм итәрлек мөмкинлекләре юк, икесе дә ипотека, кредит түлиләр. Мохтаҗлыкларын исәпкә алып безнең инвалидлар оешмасы Иске Байсардан шәхси эшмәкәр Марат Хөсәенов бригадасына Харисовларга су кертү буенча мөрәҗәгать итте. Менә бүген әлеге бригада инде су кертүне тәмамлап ята. Бик зур рәхмәт аларга. Марат үзе дә, бригадасындагы егетләр дә безнең гозеребезгә һәрчак игътибарлылар. Шактый гына сәламәтлекләре чикле райондашларыбызны сулы иттеләр, канализацияләрен чыгарып бирделәр. ​Алга таба да инвалидларыбызны тормышын җиңеләйтү буенча эшләрбез, – ди игелекле гамәлләре белән инвалидларны сөендерүче Фәйрүзә Разетдинова.

Ләйсән Газизова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading