Авыл һәм авыл хуҗалыгы турында сүз чыкканда, бу өлкәдә булган уңышлар белән бергә андагы проблемалар, хәл ителәсе мәсьәләләр, авылның бүгенгесе һәм киләчәгенә кагылышлы бәхәсләр һәрвакытта диярлек калкып чыга. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы өскә үрмәлиме, әллә түбән тәгәриме соң?
Демография мәсьәләсен карасак, соңгы 7-8 ел эчендә авылда ел саен 10 меңгә якын кеше кимеп бара икән. Нигездә, төп эшче куллар - яшьләр китә, ә бу авылда эшләүче белгечләр юк дигән сүз. Гыйнвар аена булган мәгълүматлар буенча, республика авылларында 924 мең кеше исәпләнә. Бу саннарны ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Якушкин китерде. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хәлне ул уртача-оптимистик дип атады. Республика авыл хуҗалыгының мактанырлык уңышлары юк түгел үзе. Әйтик, соңгы биш елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү артып киткән. Мөгезле эре терлек, шул исәптән сыерлар саны буенча да, тәүлек эчендә җитештерелә торган сөтнең күләме ягыннан да Татарстан Россиядә беренче урында тора. Әмма шуңа да карамастан, республикада җитештерелә торган продукциягә, бигрәк тә терлекчелек продукциясенә сорау 25-30 процентка кимегән. Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүнең нәтиҗәсе бу. Татарстан фермерлары үзләре җитештерә торган товарны читтән кертү 40 процентка диярлек арткан. Син үстергән, җитештергән товарның кирәге булмагач, нәрсәгә чәчәргә һәм үстерергә ди - авыл халкы шулай уйлый. Керем булмагач, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә теләк тә бетә.
Соңгы вакытта авыл тормышы фәлсәфәсе үзгәрү аерым бер мәсьәлә булып тора. Сораштырулардан күренгәнчә, авылда яшәүчеләрнең өчтән беренең гомумән эшлисе килми: аларның үз эшләрен ачу, предприятиеләрдә эшләү теләге дә юк. Кайберәүләр хәтта кош-корт та тотмый, бәрәңге дә утыртмый. Хайван авыруларының таралуы да терлекчелек өлкәсенә шактый ук зыян сала. Шуның нәтиҗәсендә республикада дуңгызчылык белән шөгыльләнергә теләүчеләр кимегән.
Төп бәла, әлбәттә, акча җитмәүдә, ягъни дәүләт тарафыннан тиешле финанс ярдәме, игътибар булмауда. Федераль бюджеттан бирелгән акча бүгенге көндә бик аз, ди Н.Якушкин. Субсидияләнә торган кредитлар да авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә түгел, ә күбрәк банкларга ярдәм булып тора. Быел авыл хуҗалыгы тармагына алынган кредит та 1 млрд сум гына (узган ел бу күрсәткеч 3 млрд сум булган). Нәтиҗәдә чәчү өчен кирәкле бөтен әйбер дә алынмаган, өстәвенә кредитның процентлары да югары. Проблемаларны ничек хәл итәргә дигәндә, министр урынбасары үз тәкъдимнәрен дә китерә. Ул авыл хуҗалыгы җитәкчеләрен алмаштырырга, банкротлыкка чыга торган хуҗалыкларны тартып-сузып йөрмәскә, инвесторларны читтән эзләргә, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерергә һ.б. саный. Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров та хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү идеясен алга сөрә. Дәүләт тарафыннан авылларга бирелә торган финанс ярдәменең бүген нибары 5 проценты гына хуҗалык итүнең кече формаларына (фермерлар, шәхси хуҗалыклар, кооперативлар) бүленә. Ә бит авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыгын алар җитештерә!
Кыскасы, бүгенге конкуренция көчле булган заманда, авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерү өчен сизелерлек дәүләт ярдәме кирәклеге үзәктә тора...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар