16+

«Акча түләп, чүп үстерү хуҗа эше түгел»

Республикабызның кайбер авылларына барсак, бернәрсә чәчелмәгән, инде күп еллар файдаланылмаган буп-буш җирләрне очратырга була.

«Акча түләп, чүп үстерү хуҗа эше түгел»

Республикабызның кайбер авылларына барсак, бернәрсә чәчелмәгән, инде күп еллар файдаланылмаган буп-буш җирләрне очратырга була.

Аларны күрү бик кызганыч. Кулланылышта булмаган авыл хуҗалыгы җирләре өчен җир салымы нормалары моңарчы кадастр бәясенең 0,3 процентына тигез булса, алга таба РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы аны 1,5 процентка кадәр арттырырга дигән тәкъдим белән чыккан. Президент Владимир Путин да әлеге тәкъдимне хуплый, дип хәбәр итә ПРАЙМ икътисад мәгълүматлары агентлыгы. Әлегә закон проекты карала гына. Әмма ул гамәлгә керә калса, сезнеңчә уңай якка үзгәреш булачакмы?
Сания Каюмова, Мамадыш:
- Салым бермә-бер артып, кесәгә суга башлагач, җир хуҗалары уйланыр, мөгаен: ул аны йә сатып җибәрер, йә табыш алырлык итеп эшкәртә башлар. Акча түләп, чүп үстереп яту чын хуҗа эше түгел инде ул.
Тимур Ибраһимов, Казан:
Шәһәрдә җир өчен сугышып ятканда, авылда аны әрәм итеп буш тотуны күз алдына китерүе дә кыен. Җир акча бит ул! Кулланмаган очракта, һич югы сатсыннар. Печән өстендә яткан эт кебек булмасын инде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading