16+

Аның күңеленнән дә, тәрәзәләреннән дә җылылык бөркелә

Арча районы Яңа Сәрдә авылында яшәүче Рифат Хәкимҗановка йомышлары төшеп, эзләп килүчеләр шактый. Чөнки, үзе әйтмешли, тәрәзә рамнарын, йөзлекләрен хәйран күп эшләгән кеше ул. Агач эшенә тотынырга заман үзе мәҗбүр иткән. Колхозлар таркалгач, ике кулыма бер эш булыр ичмасам дип, ышкы-пычкы тотуына да инде дистә елдан артык вакыт узган. -...

Аның күңеленнән дә, тәрәзәләреннән дә җылылык бөркелә

Арча районы Яңа Сәрдә авылында яшәүче Рифат Хәкимҗановка йомышлары төшеп, эзләп килүчеләр шактый. Чөнки, үзе әйтмешли, тәрәзә рамнарын, йөзлекләрен хәйран күп эшләгән кеше ул. Агач эшенә тотынырга заман үзе мәҗбүр иткән. Колхозлар таркалгач, ике кулыма бер эш булыр ичмасам дип, ышкы-пычкы тотуына да инде дистә елдан артык вакыт узган. -...

Арча районы Яңа Сәрдә авылында яшәүче Рифат Хәкимҗановка йомышлары төшеп, эзләп килүчеләр шактый. Чөнки, үзе әйтмешли, тәрәзә рамнарын, йөзлекләрен хәйран күп эшләгән кеше ул. Агач эшенә тотынырга заман үзе мәҗбүр иткән. Колхозлар таркалгач, ике кулыма бер эш булыр ичмасам дип, ышкы-пычкы тотуына да инде дистә елдан артык вакыт узган.
- Кулымнан тотып өйрәтүче булмады. Эш коралларын да, күңелгә ошаган бизәк-өлгеләрне дә берәмтекләп җыйдым. Әкренләп өйрәндем. Теләк кенә кирәк. Агач эшенә һәвәслек, күрәсең, нәселдән дә килгәндер. Заманында Гыйбадулла бабам да арба-чана ясый торган булган. Без ­әби-бабайда үстек, - ди ул.
Рифатның әнә шул эздән баруы. Өендә урындыгын да, караватын, шкафын да үзе ясаган. Район тирәсендә күргәзмә-фәлән булса да, авылга килеп, аның эш­ләрен дә алып китәләр икән. Авылдаш­ларының күбесе һәр яңа көнгә аның бизәкле тәрәзәләре аша күз сала дисәк, һич арттыру булмас. Өй борынча булмаса да, шактыенда аның өлгеләре. Мамадышка да, Югары Осланга да, Алабугага да киткән аның эшләре. Бүгенге көндә Кукмара районы авылларының берсенә мәчет тәрәзәләре эшләп ятуы, егерме өч бизәкле тәрәзә булачак!
- Хәзер халык моның ише әйберне күпчелек калайдан ясата. Ул агач наличниклар шикелле купшы булып тормый барыбер. Дөресен әйтим, үземә бер дә ошамый андый, - ди ул.
Шулайдыр. Чөнки катылык, гомумән, табигатенә туры килми Рифатның. Тормыш кырыслыгы да үзгәртмәгән аны. Әнисе яшьли гүр иясе булганда, нибары 21 яшь булган Рифатка. 6 яшьлек сеңлесен, 12-13 яшьлек энеләрен читкә җибәрмичә, опекага алып тәрбияләгән, әби-бабайны да 80-86 яшкә кадәр тәрбия­ләп, соңгы юлга озаткан. Әбисе вафатына да 14 ел булган.
- Авылыгыз тыныч... -дим ялгыз көйгә олыгаеп баручы остага...
- Тыныч булмый ни - авылда кеше бетеп бара...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading