16+

Арчада «Бәрәңге бәйрәме»!

Уңга карасаң да, сулга борылсаң да, өстәлдә дә, телдә дә - бәрәңге! Кайда икән мондый хәл, дисәгез, бу узган атнада Арчада үткән «Бәрәңге бәйрәме»ндә. Мондый бәйрәм турында ишеткәнегез булмагандыр да әле. Арчалылар бу көнне рәхәтләнеп күңел дә ачкан, бәрәңге запасларын да тулыландыра алган.

Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Рәис улы Исмәгыйлевнең сөйләве буенча, бәйрәм бик күңелле, үзенчәлекле һәм кызыклы узган. Аның мәдәни программасы гына да ни тора: сәхнәдән бу көнне бәрәңге турында җырлар һәм шигырьләр өзелмәгән, барлык концерт номерлары да «икенче икмәк»кә багышланган. Кем белән генә сөйләшсәң дә, көннең үзәк темасы - бәрәңге! Кемнең уңышы нинди булган, кайсы сорт уңган - халык шул турыда тәҗрибә уртаклашкан. Бәйрәмдә районның бәрәңге игә торган алдынгы хуҗалыкларын билгеләгәннәр. Ә рекорд куючылар булган быел: 600 граммлы, хәтта 1,5 килограммлы бәрәңгеләр (!) үстергәннәр Арчада. Бу көнне теләгән һәр кеше бәрәңге дә сатып ала алган, аның яңа һәм иң яхшы сортлары да тәкъдим ителгән. 100 тоннадан артык бәрәңге сатылды ул көнне, ди Рафил Исмәгыйлев. Шунда ук белгечләр бәрәңге авырулары, аны тәрбияләү, саклау серләрен дә сөйләгән, үзләренең киңәшләрен биргән. «Бәрәңге бәйрәме»ндә әле һәр кеше бәрәңгедән әзерләнгән тәм-томнан да авыз иткән, теләгәне сатып та алган. Ә аннан әзерләп була торган ризыкларның исәбе-хисабы юк икәнен һәр хуҗабикә белә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading