16+

Атабай (Татар авылларын өйрәнүне дәвам итәбез)

Татарстанда бер үк атамалы авыллар шактый. Мәсәлән, бездә Атабай дигән ике авыл бар. Шундый ук атамалы тагын ике авыл күрше Удмуртиядә дә теркәлгән. Ә Буа районының Чувашия белән чигендәге бер авылы Атабай-Әнкәбә дип атала. Алда әйтеп үтелгән ике Атабайның берсе -Кама Тамагы районында. Авыл тарихының чишмә башы Казан ханлыгы чорына...

Атабай (Татар авылларын өйрәнүне дәвам итәбез)

Татарстанда бер үк атамалы авыллар шактый. Мәсәлән, бездә Атабай дигән ике авыл бар. Шундый ук атамалы тагын ике авыл күрше Удмуртиядә дә теркәлгән. Ә Буа районының Чувашия белән чигендәге бер авылы Атабай-Әнкәбә дип атала. Алда әйтеп үтелгән ике Атабайның берсе -Кама Тамагы районында. Авыл тарихының чишмә башы Казан ханлыгы чорына...

Татарстанда бер үк атамалы авыллар шактый. Мәсәлән, бездә Атабай дигән ике авыл бар. Шундый ук атамалы тагын ике авыл күрше Удмуртиядә дә теркәлгән. Ә Буа районының Чувашия белән чигендәге бер авылы Атабай-Әнкәбә дип атала.
Алда әйтеп үтелгән ике Атабайның берсе -Кама Тамагы районында. Авыл тарихының чишмә башы Казан ханлыгы чорына ук барып тоташа. Ул Кама Тамагыннан 40 чакрым төньяк-көнбатышта, Бишалаб һәм Каратал авыллары арасында урнашкан. Янәшәсендә генә Коры Үләмә елгасы ага. Риваятьләрдә авылга Олы Бортас авылыннан килгән Атабай бабай нигез салган дип сөйләнә. Тәмте белән Кала таулары арасында урнашкан, елгалар белән уратып алынган, урман-кырларга бай бу урыннарны Атабай карт бик ошаткан. К.П.Берстельнең 1908 елны басылган «Казан губернасы авыллары исемлеге» китабындагы мәгълүматлар буенча, XX гасыр башында биредә 794 кеше яшәгән. Авылда мәчет, мәктәп, су һәм җил тегермәне, ике кибет булган. 1920 елга кадәр авыл Тәтеш өязенә керә, 1965 елның 12 гыйн­варыннан - Кама Тамагы районына. Совет чорында авыл халкы нык кими. Хәзер Атабайда яшәүчеләр саны 100гә дә тулмый.
Атабайның икенчесе Казаннан 60 чакрым көньяк юнәлештә Лаеш районында, Куйбышев сусаклагычы янында урнашкан. Авылга кайчан нигез салынуы төгәл генә билгеле түгел. Әмма аның турында инде Казан ханлыгы чорында ук искә алына (Чернышев Е.И., «Селения Казанского ханства по писцовым книгам», 1971).
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге җирләрдә бик борынгы чорларда ук кешеләр яшәгән. Алар балыкчылык, аучылык белән шөгыльләнгәннәр, иген үстергәннәр, мал үрчеткәннәр.
Шуңа күрә Атабай авылы бик кызыклы археологик истәлек тә булып тора. Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Альфред Халиков Атабай торулыгын Казан яны культурасының соңгы этабына кертеп карый. Ягъни бу җирләрдә төрле кабиләләр бронза чорында ук (безнең эрага кадәр 2 нче меңьеллыкның ахыры-1 нче меңьеллыкның башы) яшәгән. Бирегә беренче археологик экспедицияләрне 1879-1882 елларда галимнәр А.А.Штукенберг һәм Н.Ф.Высоцкий оештыра. Соңрак бу истәлекләр башка археологларда да кызыксыну уята. Археолог Равил Фәхретдинов авыл янында Идел Болгарстаны һәм Алтын Урда чорына караган тимер акчалар, төрле һөнәрчелек эшләнмәләре таба.
Хәзерге Атабай авылы Казан ханлыгы чорына караган ике авылны берләштергән. 1953 елда Атабай һәм Япанчы (Мишә Тамагы) авыллары халкы хәзерге Атабай авылы урнашкан җиргә күчеп утыра. XVI гасырда ханның гаскәр башлыгы булып торган Япанчы нигез салган авыл Куйбышев сусаклагычы төзелгән вакытта су астында кала.
Авылның исеме ничек килеп чыгу турында халык телендә берничә риваять йөри. Аларның күбесе төгәл генә бер тарихи чорга карамый. Шулай да Казан ханлыгы яки аннан соңгы чорга нисбәтлеләре дә бар. Риваять­ләрнең берсе буенча, авыл яныннан үтеп барган бер юлчы авыл халкына: «Сез монда ата бай булып яшисез икән», - дигән. Халык шушы «ата бай» сүзтезмәсен авыл исеме итеп сайлаган. Икенче бер риваять буенча, авыл таба кебек тип-тигез җирдә урнашкан. Шуңа күрә авылны да Табай дип йөрткәннәр. Соңрак бу атама Атабай дип үзгәртелгән. Тагын берничә варианты бар. Авыл атамасы «табам» сүзе белән бәйләп карала. Соңгы вакытта авыл тарихын Атабай морза белән бәйләүчеләр дә күбәйде. Атабай морза үз вакытында христиан диненә күчә һәм русларга хезмәт итә. Үзе чукынса да, авылдашларын көчләп чукындырыр­га ирек куймый, саклап кала. Морзага рәхмәт йөзеннән, авылдашлары авылны аның исеме белән атап йөртә башлый.
Патша Россиясе чорында (1920 елга кадәр авыл Казан губерниясе Лаеш өязе Сарал волостенә керә) җирле халык (1908 елгы мәгълүматлар буенча 904 кеше, аларның 576сы - татарлар) дәүләт крестьяннары булып исәпләнә, җир эшкәртү, мал асрау һәм балык тоту белән шөгыльләнә. XX йөз башында монда почта станциясе, ике мәчет, мәктәп, вак-төяк сата торган җиде кибет эшли. Ир-атлар Макаров фамилияле җирле алпавытка, Казанның атаклы сәүдәгәр-сәнәгатьчеләре Апанаевларга ялланып эшли, баржалар бушата, урман кисү өчен Пермь якларына китә...
1929 елда биредә «Камский» колхозы оештырыла. Авыл халкының күпчелеге коллектив хуҗалыкка күчәргә мәҗбүр була. Бөек Ватан сугышы башлану белән, Атабай һәм Япанчы авылларыннан 450 кеше фронтка китә. Күбесе күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан кире әйләнеп кайтучылар бик аз була. 1952-1953 елларда Куйбышев сусак­лагычын төзү сәбәпле, совет властена кайбер татар авылларын күчерергә кирәк була. Атабай халкына күчеп утыру өчен ике урын тәкъдим ителә. Аның берсе ерак Бурятия­дә үк була. Колхоз рәисе Мостафа Галиев белән бергә халык Казанга килә һәм республика җитәкчелегенә беркая да күченеп китмәячәкләрен, монда туып, монда үләчәкләрен әйтә. Җитәкчеләр белән сөйләшү нәтиҗәсендә, Атабай һәм Япанчы халкына торган урыннарыннан ерак булмаган яңа җир тәкъдим ителә.
Шул ук елларда яңа Атабайда урман әзерләү хуҗалыгы оештырыла. Урман кисү өчен бирегә бөтен ТАССРдан халык җәлеп ителә. Атабай кешеләре, үзләре дә салынып бетмәгән өйләрдә яшәүләренә карамастан, акча эшләргә килүчеләрне якты йөз белән каршы ала. 1957 елда Атабай башка күрше авыллар белән бергә «Комсомольский» совхозына керә. ­ТАССР Югары Советы Атабай халкына үрдәк үрчетү бе­лән шөгыльләнергә тәкъ­дим итә. Моңарчы моның белән шөгыльләнмәгән җирле халык өчен бу зур яңалык була. 1957-1958 еллар кышында бирегә Кытайдан Пекин токымлы үрдәкләр китерелә, кош фермалары төзелә. Нибары 4-5 ел эчендә ярым­утрауда «кошлар шәһәрчеге» барлыкка килә. Бик тиздән Атабай кошчыларының уңышлары белән Казан гына түгел, Мәскәү дә кызыксына башлый. Совхоз турында респуб­лика гына түгел, үзәк газеталар да язып чыга. Нәтиҗәдә 1968 елның 20 февралендә Атабай «Комсомольский» совхозы сос­тавыннан чыга һәм «Атабай» кошчылык совхозы булып оеша. Авыл үзгәрә, халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен төзелеш тагын да киңрәк масш­таблар ала...
Бүген Атабайда 600ләп кеше яши. Авылга газ кергән. Идел-Кама дәүләт тыюлыгының экологик чиста районында совет кош фабрикасының дәвамчысы - «Атабай» агрофермасы уңышлы гына эшләп килә. Читтән китерелгән товарларны үзебездә җитештерелгәннәренә алыштыру шартларында бу республика өчен үтә дә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Сәхифәне Татар энциклопедиясе һәм
төбәкне өйрәнү институты әзерли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading