16+

Атлар телен аңлаучы Шәйхлислам

Балык Бистәсе районындагы Балтач авылында узган “Чана бәйрәме”ндә бер абзый бала-чаганы ат чанасына утыртып, болын буйлап җилдертеп, рәхәтләндерде. Соңыннан, атының башыннан сыйпый-сыйпый, малкае белән “кеше” рәвешендә сөйләшеп торган ир-ат, барыбер дә, сәер һәм кызык тоелды.

Атлар телен аңлаучы Шәйхлислам

Балык Бистәсе районындагы Балтач авылында узган “Чана бәйрәме”ндә бер абзый бала-чаганы ат чанасына утыртып, болын буйлап җилдертеп, рәхәтләндерде. Соңыннан, атының башыннан сыйпый-сыйпый, малкае белән “кеше” рәвешендә сөйләшеп торган ир-ат, барыбер дә, сәер һәм кызык тоелды.

Авыл кешеләренең терлекләре, хәтта, кош-кортлары белән сөйләшеп йөрүләре гадәти күренеш. 

Зәңгәр күл авылыннан Шәйхлислам булам мин, ә монысы – дустым Агаяк, – дип таныштырды ул үзләре белән.
 Заманында гөрләп торган “Россия” колхозында 30 ел терлекче булып эшләгән, хатыны Суфия сыерлар сауган.
– Колхоз атын җигеп, печән һәм фураж ташып, терлекләрне карадым. Сыерлар суган чаклар да булды. Эш күбәеп киткән көннәрдә колхоз атын башка иптәшләремә биреп торып, өйдәге үземнең атны да җигеп килеп, ферма эшләрен башкара идем. СССР чорында беренче планда колхоз эше иде инде, өйдәгесенә кичләрен генә өлгерәсең. Хатыным Суфия белән йөгерә-йөгерә тормыш көттек инде шулай. Шәхси хуҗалыкта тагын ышанычлы ярдәмчеләребез – атларыбыз булды. Агаяк минем бишенче атым инде. Элеккеләре картайдылар, һәркайсын сагынып искә алам,- ди Шәйхлислам Сафин.

Агаяк белән үзләренең хуҗалык эшләрен башкара, авылдашларына да ярдәм итә ул. Сабан туйларында яки башка чараларда Шәйхлисламның сөлгеләр белән бизәлгән җигүле аты бәйрәмнең бизәгенә әверелә. Бала-чага  арбаны яки чананы кигәвеннәр сыман сырып ала. 

Авылларда хәзер йорт саен диярлек трактор, ә атлар санаулы гына. Элекке “Татарстан” колхозының Күки бригадасындагы тай һәм кырыкмышларның болында, акрын гына чирәм кимергән атлар янында, чабышулары әле дә күз алдымда. Шөкер, атлар бөтенләй дә “Кызыл китап”та гына калып бармый әле. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, республикада 2022 елның 1 декабренә агрохуҗалыкларда – 9 мең, фермерларда – 9 мең һәм шәхси хуҗалыкларда 12,5 мең ат исәпләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading