16+

Авыл җирлеге башлыгына артист та булырга туры килә

21 апрель - Җирле үзидарә көнендә муниципаль идарә тармагында иң нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләрне котладылар. Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров сүзләренчә, конкурста катнашырга теләүчеләрдән 110 гариза килгән, җиңүчеләрне 15 номинациядә билгеләгәннәр. - Бүгенге көндә Татарстанда җирле үзидарә өлкәсендә 15 мең кеше эшли. Монда исә шуларның иң яхшылары гына...

Авыл җирлеге башлыгына артист та булырга туры килә

21 апрель - Җирле үзидарә көнендә муниципаль идарә тармагында иң нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләрне котладылар. Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров сүзләренчә, конкурста катнашырга теләүчеләрдән 110 гариза килгән, җиңүчеләрне 15 номинациядә билгеләгәннәр. - Бүгенге көндә Татарстанда җирле үзидарә өлкәсендә 15 мең кеше эшли. Монда исә шуларның иң яхшылары гына...

21 апрель - Җирле үзидарә көнендә муниципаль идарә тармагында иң нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләрне котладылар. Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров сүзләренчә, конкурста катнашырга теләүчеләрдән 110 гариза килгән, җиңүчеләрне 15 номинациядә билгеләгәннәр.
- Бүгенге көндә Татарстанда җирле үзидарә өлкәсендә 15 мең кеше эшли. Монда исә шуларның иң яхшылары гына җыелды. Конкурска йомгак ясаганда, без авыл җирлегендә күпме кеше яшәвен, аларның тормыш сыйфатын, андагы демографик хәлне, җинаятьләрнең кимүен, җыелган салымнарның күләмен дә өйрәнәбез. Барысы унбер төрле критерий аша уздырабыз. Авыл җирлеге башлыгы булу ансат түгел, аңа юрист та, финансчы да, педагог та, психолог та, хәтта артист та булырга туры килә, - диде Минсәгыйть Шакиров җиңүчеләрне котлау чыгышында.
«Татарстанның җирле үзидарәләрендә иң яхшы җәмәгать инициативасы» номинациясендә җиңүче булган Яшел Үзәннән Олы Ачасыр авылы җирлеге башлыгы Равил Кадыйров «ШК»га сөйләгәнчә, ул әлеге конкурска инде берничә ел катнашып килгән.
- Ниһаять, быел җиңүче исеменә лаек булдым. Әлбәттә, бу минем генә җиңү түгел, бөтен авыл халкының уңышы. Авыл җирендә иң авыр проблема булып юллар мәсьәләсе тора. Юллар төзү буенча республика программасына кереп, авылны юллы иттек. Авыл эчендәге дүрт чакрым юлны фәкать авыл халкы акчасына салдык. Чишмәләрне дә карап торабыз. Үзебезнең янгын сүндерү депосы бар. Янгын сүндерү машинасын халык көче белән тотабыз. Аның өчен гараж да төзедек, - ди Равил Кадыйров.
Җиңүчеләр исемлегендә Менделеевск районы Иске Гришкин авылы җирлеге башлыгы Валентина Мамакова да бар.
- Бу урында 2011 елдан эшли башладым. Һөнәрем буенча укытучы мин. Авыл халкы сайлап куйгач, каршы килмәдем. Кая барсаң да, кем булсаң да, эшләргә кирәк бит. Авыл халкына рәхмәт, алар да ярдәм итә. Безнең үзидарәгә өч авыл керә. Аларда барысы 617 кеше яши. Авыл халкын борчыган мәсьәләләрне хәл итү уңаеннан үзара салым программасы кабул ителде. Референдум үткәреп, 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кешедән 300әр сум акча җыябыз. Инвалидларга, сугыш ветераннарына ташлама ясала. Халыктан җыелган акчага өстәмә рәвештә, дәүләт шуны дүрт тапкырга арттырып бирә. Мәсәлән, бер кеше биргән 300 сум салымга 1200 сум өстиләр. Референдумда авылда нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында алдан ук сөйләшеп куябыз да җыелган һәм хөкүмәттән килгән акчалар ярдәмендә, проблемаларны хәл итәбез. Ул акчага күбесенчә юллар ремонтлана, чүп җыела. Хәзерге вакытта авылдагы һәйкәлне яңартабыз. Аңа акчаны үз авылыбыздагы эшмәкәрләр бирде. Авыл халкы белән күмәкләшеп өмәләр уздырабыз, зиратны чистартабыз, - дип сөйләде безгә Валентина Мамакова.
Роберт Горбунов фотосы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading