16+

Авыл тормышы – прозада!

Авыл - безнең рухи мәркәзебез. ТР Язучылар берлегендә генә дә әдипләрнең 90 проценты салада туып үскән кешеләр, дисәк, ялгыш булмас. Моннан бер ел чамасы элек тә, авыл тормышын яктырткан проза әсәрләренә конкурс игълан ителгәч, язучылар югалып калмаган. Шул арада сигез роман, егерме алты повесть, утыз дүрт хикәя язылуы татар прозасы...

Авыл тормышы – прозада!

Авыл - безнең рухи мәркәзебез. ТР Язучылар берлегендә генә дә әдипләрнең 90 проценты салада туып үскән кешеләр, дисәк, ялгыш булмас. Моннан бер ел чамасы элек тә, авыл тормышын яктырткан проза әсәрләренә конкурс игълан ителгәч, язучылар югалып калмаган. Шул арада сигез роман, егерме алты повесть, утыз дүрт хикәя язылуы татар прозасы...

28 ноябрь көнне Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында авыл тормышын яктырткан проза әсәрләре конкурсын йомгаклау тантанасы булды. Бәйрәмдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның катнашуы да табигый. Бәйге ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үткәрелде.
Тантананы Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла тальянын тартып ачып җибәрде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан: «Моннан бер ел да ике ай элек Президентыбызның ярдәме белән без бу бинага күчкәч, иң беренче булып Марат Готыф улы белән очраштык. Марат әфәнде игенчеләрне генә түгел, язучыларны да эш белән тәэмин итәргә булды. Сөйләшү нәтиҗәсендә авыл тормышын яктырткан проза әсәрләренә конкурс игълан иттек. Җиңүчеләрнең нәшриятта китабы чыкканда да аның кадәр гонорар алганнары булмагандыр», - дип, конкурсның әһәмиятен билгеләп үтте рәис. Марат Әхмәтов язучыларга үз куллары белән бүләкләр тапшырды: «Авылның нечкә каршылыклары белән тирән фәлсәфәсен ачар өчен, җаныгызны-тәнегезне биреп иҗат иткәнегез өчен рәхмәтлемен», - диде ул.
Катнашучылар арасында яңа исемнәр дә, барыбызга таныш булган язучылар да шактый булды. Ә җиңүчеләребез менә алар: Зиннур Хөснияр, Нурислам Хәсәнов, Сәгыйдулла Хафизов, Вахит Имамов, Хәбир Ибраһимов, Айгөл Әхмәтгалиева, Габит Фәрхетдинов, Кәрим Кара, Рифә Рахман, Рәдиф Сәгъди.
Һәр жанрда җиңүче әсәрләрдән өзекләрне Татарстанның халык артистлары Дания Нурлы һәм Әсхәт Хисмәт укыды. Татарстанның халык артистлары Мирсәет Сөнгатуллин һәм Асаф Вәлиевне халык сагынып, юксынып торган икән. Гүзәл Җәләлова белән Илгизәр Исламовны да алкышларга күмделәр. Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев шундый итеп өздереп уйнады ки, Әсхәт Хисмәт аңа кушылып «Әрем исе»н сузып җибәрмичә түзмәде.
Әдәби әсәрләрдән өзекләр укыгач, авылның бүгенге хәле турында тагын да күбрәк уйланып куйганбыздыр, мөгаен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading