Шәһри Казан

Авылда тор, шәһәрчә яшә, имеш

Авылга кайтып килдем әле. Сагындырган, соңгы тапкыр озаклап кунак булып кайтуыма өч еллап вакыт узган. Дөнья куабыз бит, үз борын астыбыздан башканы күрмибез. Мәшәкате дә гел чыгып кына тора, кредитка машинасын алдык. Аннан гаражы кирәк булып чыкты. Анысына ссуда алып, акча кирәк дия-дия, берничә эшкә чабып, аларын түләдек. Аннан балалар...

Реклама

Бу юлы исә бер туганыбыз каз йолкышырга чакырды. Каз бәбкәләре алып үстергәннәр. Аларны чистарту әллә ни мәшәкатьле дә булмады. Газы кергән, өйдә краннан җылы су агып тора, мунчаны да газ белән җылыталар. Кер юу машинасын да алып куйганнар. Бәдрәф тә өйдә. Душ кабинасына кадәр урнаштырганнар. Нәкъ шәһәрдәгечә инде. Туганым әйтүенчә, авылда хәзер күпләр шундый уңайлыклар булдыра икән. Һәр капка төбендә машина. Кайберәүләрдә хәтта икешәр дә. Өй янында гаражлары салынган. Ял көннәрендә Казанга килеп театр-концерт та карап кайталар, ди. Авылның шундый уңайлыклар белән яшәве куанычлы анысы. Тик шәһәрләшәбез дигән булып, аз гына ялкаулыкка да чыгабыз түгелме икән дип тә борчылдым әле мин. Мунчада юынганда, элеккеге юкә мунчалаларын эзләдем, юк алар. Шәһәрдә дә туйган ул синтетик җептән бәйләнгән мунчала белән юынып. Авылда рәхәтләнеп шул юкә мунчаласы белән юынмагач та инде? Туганым, нәрсәгә мәшәкатьләнергә, кибеттән алдың да кайттың, ди. Ишегалды, киртә-абзарларны себерер өчен себеркене үзебез ясый идек. Хәзер аны да кибеттән генә сатып алалар икән. Киртәдә әллә ничә төрлесе бар, рәттән сөяп куйганнар. Иң шаккатырганы - тәрәзә төпләрендәге «гөлләре». Кибетегезне дә күреп кайтыйк әле дип, шунда юл тоткан идек. Урам буйлап барабыз, сөбханалла, кара нинди матур гөлләр үстереп яталар, дигәнемне үзем дә сизми калдым. Туганымның кызы, нинди гөлләр булсын, базарда сатыла торган пластмасс чәчәкләр бит ул, ди. Гөлләре корыган чүлмәкләргә шул чәчәкләрне кадап чыкканнар икән. Әле дә хәтерлим: урамыбызда яшәүче Мөнирә апаның тәрәзә төпләре яныннан узганда, бөтен кеше тукталып гөлләренә соклана иде. Аның урам якка караган өч тәрәзә төбендә дә шаулашып яран гөлләре үсеп утырды. Аларның агы да, кызылы да, алсуы да бар иде. Шул йорт тәрәзәсе төбендә ясалма чәчәкләрне күргәч, күңелсез булып китте.
Кибетләре дә бай. Җаның нәрсә тели, шунысы бар. Һәр көнне яңа пешкән икмәген дә, сөт-каймагын да, туңдырмасын да ташып кына торалар икән. Сөт белән каймакны сатып алмый хәлләре дә юк, сыер асраучы калмады бит. Дөрес, аны асраганга киткән акчага сөтен дә, итен дә алып була. Сыер асрау үзен акламый. Анысына сүзем юк. Ә менә авыл халкының өчпочмак, пицца, пәрәмәчләрне алуын күргәч, телсез калдым. Камыр куюлары кыенмы икәнни соң?! Ите, бәрәңге-суганы үзеңдә дә үсә, камырга күкәйне тавыклар сала бит. Бәясе 25 сум торган өчпочмакны халык бик тиз алып бетерә, ди сатучы. Сатуга куелган чөгендер, суганнарга күрсәтеп, шәт, боларын алучы юктыр, дим. Алалар икән, кайберәүләр аны утыртып та тормый, имеш.
Бәлки, шулай яшәргә дә кирәктер. Безнең әти-әниләр кебек көне буе ферма, кыр эшләреннән арына алмыйча, бер рәхәт тә күрми яшәү дөрес тә булмагандыр. Алар вакытында да дөнья барды, хәзер дә бара. Аңа карап, дөнья кителми. Ничек яшәсәләр яшәсеннәр әйдә, авылларыбыз гына бетмәсен.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: