Шәһри Казан

Авылга җан өрүче

Районыбызның Югары Мәтәскә авылында яшәүче фермер Рәфыйк Сәлахиевны авырлык-каршылыклар чыныктыра гына бугай. Аның да теге яки бу ниятен тормышка ашырганда каршылыкларга очравы, бар өметенә балта чабулар аз булмагандыр.

Шөкер, андыйлар өчен үлеп барган авылларыбызга җан кертергә дәүләти программаларны уйлап табып торалар. Бер-берсенә каршы килгән бу программаларны белеп кулланганда, ниятләгән гамәлләргә ирешеп була. Рәфыйк Мансур улы да әлегедәй программаларга зур өмет баглый. Быел ул Фрунзе исемендәге күмәк хуҗалыктан калган дуңгызлар торагына реконструкция үткәреп, мөгезле эре терлек, соңрак сыерлар тотарга ниятли. Әлегә терлекләрнең баш саны тәгаен түгел. Барысы да фермерның финанс мөмкинлекләренә бәйле.
- Дәүләт ярдәменә өметләнәм, аның күләменә терлекләрнең баш саннары да артыр, - ди тәҗрибәле фермер. Шулай дип әйтергә тулы хакыбыз бар. Рәфыйк әфәнде - район фермерлык хәрәкәтенең тәүге «карлыгач»ларының берсе. Вакытлы кузгалганына ул бүген дә сөенеп бетә алмый.
Рәфыйк әфәнденең күркәм бер сыйфаты бар: ул үзеннән артканны башкалар белән бүлешә белә. Авылны урталай ярып узган асфальт юл, мәһабәт мәчет аның рухи һәм матди ярдәменнән башка берничек төзелмәс, авылдашларының хыяллары чынга ашмас иде. Андыйлар турында «артыннан йөрүче» диләр. Авыл халкына тормыш уңайлыклары тудырыр, аның рухын сүндермичә яшәтер өчен нәкъ менә Рәфыйк кебек лидерлар кирәк. Ходай насыйп итсә, үзенең зур терлек фермасын булдырса, авылдашлары өчен яңа эш урыннары туар.
Язма героем үз эшен фермерлыктан башласа, тора-бара туган авылында һәм Питрәч районының Пановка авылында кибет ачуга иреште. Җир алып эшләү буенча беренчеләр рәтендә үк булмаса да, үз пай җирләрен законлаштыру артыннан вакытында йөрде ул. Соңрак, авылдашларының, якыннарының да җирләрен арендага алып, 156 гектар җирдә тулы хокуклы хуҗа булып эшли башлый. Бераздан җирдә эшләр өчен үзенең авыл хуҗалыгы машиналарын булдыра. Шулай тырыша-тырыша эшләп, бүгенге көнгә килеп җитә. Әлбәттә, матди базаның күп өлеше банклардан алган кредитлар хисабына булдырылган. «Аларны кичектермичә түләп барырга кирәк бит. Кибетләрдән кергән керемнәрнең барысы да кредит түләүгә китә. Ай саен 75 мең сумнан артык кредит түләп барабыз, - ди Рәфыйк әфәнде, дәүләти, республикакүләм программаларга һәм район хакимияте ярдәменә зур өмет баглап. - Кәгазьдә һәм сүздә генә калмасын, эшкә ярдәм итә торган гамәл булсын иде. Бу хакта төрле дәрәҗәдә сөйләшүләр күп алып барыла, безнең ишеләргә «яшел юл» вәгъдә ителә, әмма реаль ярдәмне күрсәтергә ашыгучы гына юк. Авылларыбызның киләчәге безнең кебек җир кешеләре кулында лабаса».

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: