Шәһри Казан

Авыллар сазлыкта калырга да риза

СССР дәверләрендә үк «Юллар - тормыш артериясе» дигән гыйбарә еш телгә алына иде. Гаҗәп һәм кызганыч хәл күзәтелә бүген. Кайбер кешеләр: «Авыллар асфальт юллар белән тоташтырыла гына күрмәсен, югыйсә мәктәпне бетерәчәкләр. Болай әле балабыз үз яныбызда, аның сазлыгына инде ияләшкән», - диләр. Колхозлар таратылып, яшьләр дәррәү шәһәрләргә кузгатылганлыктан, эш урынсызлык...


Казан («Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы) - Мәскәү («Новости» Россия мәгълүмат агентлыгы) видеокүперендә катнашкан Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Эдуард Данилов сөйләгәнчә, 2011 елның башына республикада асфальт-бетон юллар сузылмаган 912 авыл исәпләнгән. Узган ел 60 авылга асфальт юл салынган. Димәк, әлегә 852 авыл тормыш артериясеннән мәхрүм. Нинди генә шөбһәле уйларга бирелсәк тә, министр урынбасарының: «Юлы юк икән, ул авыл тора-бара сүнә», - дигән сүзләрендә хаклык зур. Ышанам, кайбер иптәшләр: «Юллар булмаган узган гасырның 60 нчы, 70 нче елларында да авыл гөрләп үсте, һәр гаиләдә 5-6 бала тәрбияләнде», - дип, фикергә каршы төшәр. Ләкин тормышның җиңеллекләрен бер күргән-татыган кеше хәзерге заманда барыбер дә асфальт юллы авылны сайлаячак. «Арча, Балык Бистәсе, Мамадыш, Кукмара районнарында авылларга асфальт юллар сузуда әле бик күп эшләргә кирәк. Халкы 125 кешедән арткан авылларны зур юлга тоташтыру эше өстенлекле булып тора», - диде Эдуард Данилов.
Татарстанда быелга юлларны карап-төзекләндереп тору, яңаларын төзү чыгымнарына республика бюджетыннан 9 миллиард 269 миллион сум билгеләнгән.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 20 апрель 2018 - 16:55
    «Россия – минем тарихым» проектын 5 500 000 кеше караган Федеральный исторический проект «Россия-Мояистория» уверенно перешагнул отметку 5,5 миллионов, анонсировав сразу несколько крупных рекордов в различных уголках страны. Среди них Санкт-Петербург, привлекший на экспозиции за 5 месяцев 300 000 человек, Пермь,Махачкала и Волгоград, преодолевшие отметку в 100 000 посетителей менее, чем за полгода с момента открытия и Тюмень, где каждый третий школьник области уже побывал в историческом парке.
    16
    0
    0
  • 12 март 2018 - 08:37
    Илсөя Бәдретдиновага роза чәчәге урынына Роза кушаматлы тавык бүләк иткәннәр (ВИДЕО) Илсөя Бәдретдинова бу көннәрдә гастрольләр белән Татарстан һәм Башкортстан буйлап сәяхәт кыла. Аның инстаграмына карасаң, билет сатып алып килгән тамашачы, күчтәнәчсез дә килми икән.
    753
    0
    1
  • 11 март 2018 - 12:00
    И, адәм балалары... Кайчагында мин үземне чит планета кешесе сыман тоям. Җирдә яшәгән бу кавемнең минем нәселемдә дәхеле дә юктыр сыман була. Кайдадыр галәмнең гүзәл җирендә яшәүче бик акыллы һәм бик яхшы кешеләр ниндидер йомыш белән Җиргә төшкәннәрдер дә аны кисәк ташлап китәргә мәҗбүр булып сабый балаларын, ягъни мине онытып калдырганнардыр. Ә Җир кешеләренең берәрсе шул сабыйны бала тудыру йортына алып килгәндер...
    589
    0
    7
  • 11 март 2018 - 09:00
    Алдакчыны ничек танырга? Тормышта төрле хәл була, кайвакыт күзгә карап алдарга да туры килә. Статистика буенча, кеше көне буена 50 тапкыр да алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.
    439
    0
    0
Ночной режим