Шәһри Казан

Авылмы артта калган?!

«Сөмбел, Лилия, кая барасыз? Миләш, урыныңа бас...» Үзем агрофермаларның берсендә йөрим, ә күз алдында мәктәпне бетергәч тә сыер сауган еллар. Ул вакытта сыерларга әнә шулай матур итеп чәчәк исемнәре белән эндәшәләр иде.

Реклама

Һәрбер сыер үз исемен белә, үз урынына гына баса торган иде. Хәтеремдә әле: Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торыр» исемле китабын укып чыкканнан соң, сыерларыма Аппак, Тәңкә исемнәре кушкан идем. Дүртаяклы хайваннарымда да китаптагы геройларымның холкын күргәндәй була идем әле. Бүген инде фермаларда эшләр башка. Сыерларга хәзер зурлап исем белән дәшмиләр, колакларына алка гына тагалар. Әнә шул алка - чиплар аша терлек турында бөтен мәгьлүмат «компьютер»га җыйнала бара. Ничә тапкыр бозаулган, күпме сөт бирә.... Болай тәфсилләп язуымның сәбәбе исә менә нәрсәдә: хәзер заманча итеп җиһазландырылган зур агрофермаларга теләсә ничек кереп йөрермен димә, анда кизү аша гына үтә аласың. Шуңа күрә шәһәрдә генә түгел, ә авылда яшәп тә бүген ничек терлек караганнарын, сыер сауганнарын белмәскә мөмкинсең. Сыер савучылар үзләре дә сыерларны күрмиләр диярлек. Алар махсус чокыр шикелле урынга урнашалар да, кереп баскан һәр сыерның имчәген юып, аппарат кидертеп торалар. Һәрбер агрофермада диярлек сыер савучылар эшли торган чокырга видеокамера да куелган. Техник куркынычсызлыкны күздә тотып куела», - диделәр, минем гаҗәпләнүемне күреп. Урламасыннар дип сакланалар дип уйлый күрмәгез тагын, сөт торбалар аша китеп бара. Ә иң кызыгы: сыерларның саудырырга чират торуларыдыр, мөгаен. Тәртипне сакларга тырышалар үзләре, шулай да арада холыксызраклары да бар, сөтләрен тизрәк тапшырмакчы булалар. Сыерларның алка чиплары савымнан соң янә бер компьютер белән элемтәгә кереп ала. Ветфельдшер укол салырга яки кан алырга кирәк дип тапкан булса, бу турыда компьютерда мәгълүмат калдыра һәм шуның буенча сыер махсус аралыкка җибәрелә. Яңалыкларны күреп соклансам да, тагарак алдына килеп баскан сыерны элекке кебек башыннан сыпырып: «Кайттыңмы, Миләш?» - диясе килде.
Элек һәм хәзер дип чагыштырырлык яңалыклар чөгендер басуында да шактый. Ул чөгендер чүбен утап, аны сирәкләп кайсы авыл баласы гына чиләнмәде икән? Әллә сабый чагымнан ук басу түренә илтеп бастыргангамы, авылда терлекләр өчен чөгендер үстерми башлагач, иң куанган кеше мин булганмындыр, мөгаен. Ә менә Арча районы хуҗалыкларында әле бүген дә терлекләргә чөгендер ашаталар икән. Чөгендере шул, имгәге генә юк. Кул хезмәте монда бөтенләй кулланылмый диярлек. Гербицидлар сибеп чүптән инде күптән котылган булсалар, чөгендерне бүген хәтта сирәкләргә дә кирәкми. Ул махсус җайланма белән утыртыла, бер төптә бер генә чөгендер тишелә һәм үсә.
Соңгы елларда корылык нәтиҗәсендә хуҗалыкларның бәрәңге уңышы нык кимеде. Шуңа күрә дәүләт, программа кабул итеп, бәрәңге басуларын сугару өчен матди ярдәм дә күрсәтә башлады. Республикада иң күп бәрәңге уңышы алган «Кырлай» агрофирмасында дәүләт биргән ярдәмне бик уңышлы кулланганнар. Алар хуҗалыгында бүгенге көндә ун сугару аппараты бар. Нидән гыйбарәт соң ул дигәндә, калын пластик су торбалары чорналган тәгәрмәчле махсус арбаны күз алдына китерергә кирәк. Су торбасының озынлыгы 450 метр. Иң элек җайланма торбалар сүтелгән килеш басуга урнаштырыла. Эшли башлагач, су сибелә тора, торба акрынлап чорнала бара, тәгәрмәч тәгәри, җайланма җайлап кына буразна башына кайта. Шулай итеп барлык җир тигез итеп сугарыла. Бәрәңгене дә подвалда сакламыйлар «Кырлай» хуҗалыгында, зур-зур складларга урнаштыралар. Монда да замана техникасы: кондиционерлар эшләп тора, компьютерлар температура режимын бер төсле саклый. Бу складларның эченә зур машина белән кереп, бәрәңгене төяп чыгарга да була. Юлаучыларга шунда ук кунакханәсе дә, ашханәсе дә бар. Менә шундый хәлләр авылларда. Бу әле авылдагы яңалыкларның йөздән бер өлеше генә. Калганнары турында башка вакытта сөйләшербез...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: