Шөкер, авыл халкы өчен быел уңышлы ел булды. Яшелчәсе дә, җиләк-җимеше дә, ашлыгы да мулдан җыелды. Авыл уңганнары аларны үзләренә файдасы калырлык итеп урнаштырып бетерә алдымы?
Кышка нинди кәеф белән керәләр? Нинди борчулары, теләкләре бар? Шулар хакында сораштык.
Чыгымнар зур
Арча районының Айван авылыннан яшелчәчелек белән шөгыльләнүче фермер Нәфил Гатауллин әйтүенчә, быел зарланырлык түгел: бәрәңгенең уңышы да әйбәт, бәясе дә яхшы. Бу яшелчәне ул 3 гектар мәйданда үстерә.
– Бәрәңгенең килограммын 30 сумнан саттык. Көзге сату өчен бу әйбәт бәя. Алыпсатарлар белән эшләмибез. Клиентларыбыз йә үзләре килеп алалар, йә үзебез илтеп бирәбез. Кәбестәне 20 сумнан озатабыз. Берничә ел элек яшелчә саклагыч төзеттек. Аны кышка саклауга шунда куябыз. Кышка, яз башында яшелчәләрнең бәясе кыйммәтләнә башлый, шул чорда сату тагын да отышлы, – ди ул.
Техниканың, запас частьләрнең һәм ягулыкның бәяләре кыйммәтләнүенә борчылуын да белдерде фермер. “Бәрәңгене яхшы бәягә сатабыз дип куануын куанабыз да чыгымнарыбыз да зур. Бу көннәрдә солярка бәясе бик кыйммәтләнде. Чәчүлек орлыкларның хакы артып тора. Техника туза бара. Чәчү әйләнеше өчен бөртеклеләр дә чәчәбез. Аның бәясе дә бик түбән”, – дип зарларын да белдерде ул.
“Үстерү берни түгел, төяүче юк”
Буа районының Аксу авылыннан Фирдүс Салаватуллин исә, быел бәрәңге бәясе начар булды, ди. Фермер 14 гектар җирдә иртә өлгерә торган бәрәңге утырта һәм аны июль уртасында ук ала да башлый.
– Кырдан 25 сумнан сата башлаган идек, сентябрь уртасына 15 сумга кадәр төште. Үткән елны шул ук чорда 25-30 сумнан озаткан идек. Ун сум аерма булды. Бер-ике капчыклап кына сатып утыра алмыйбыз, мәйданы зур, бәрәңгесе күп. Шул алыпсатарларга да риза булып торабыз, – ди ул.
Аныңча, иң авыры үстерү дә, сату да түгел, эшләргә кеше таба алмау. Бригададагы хатын-кызлар чүпли, тутыра, ә менә капчыкларны машинага төяргә кеше таба алмыйлар икән. “Төяүче була алырлык кешеләр авылда калмады. Мәскәүгә китеп эшлиләр. Ярый әле Үзбәкстаннан килгән мигрантлар бар, алар гына коткарды. Мигрантлар булмаса, авыл халкына ышанып кына яшелчә чәчеп булмый”, – ди әңгәмәдәшем.
15 гектар мәйданда кишер чәчкән булган. Мәскәүдән кайтарткан бер төр сорт бик начар тишелгән. “Гадәттә апрель башында ук чәчә идек, бу сортны апрель ахырында чәчегез, кырауларга эләкмәсен, диделәр. Орлыкны да соң җибәрделәр. 22 апрельдә генә чәчәргә чыктык. Аларга ышанып калып, кишернең уңышын югалттык”, – ди Фирдүс абый.
7 гектар җирдә чөгендер, 1 гектарда кабак та үстергәннәр. Быел кабакны беренче тапкыр утыртып караганнар, кышка сакланышы яхшы булса, алга таба да үстерү ниятебез бар, аның уңышы да, бәясе дә әйбәт, ди фермер.
“Уңыштан бик канәгать”
Чүпрәле районында республиканың иң зур алма бакчасы хуҗасы Альфред Хәйруллин быелгы уңыштан бик канәгать.
Фермер 192 гектарда алма, 6,5 гектарда кура җиләге, 7 гектарда бакча җиләге үстерә. Кара карлыганның мәйданын киләсе елга 60 гектарга да җәелдерергә ниятли.
– Быел алма уңышы 1 мең дә 100 тонна булыр дип торабыз. Әле бакчада җыясы алмалар бар. Тик кура җиләге белән алма да бер вакытта өлгереп, быел көз җиләкне җыярга кул җитмәде, шунысы гына бераз үкенечле. Гадәттә безгә студентлар булыша, укулары башлангач, килә алмадылар, җиләкне сатарга җыя алмадык, – ди ул.
Альфред Хәйруллин тормыш иптәше белән Җиләк-җимешне сату белән проблемалар күрми. “Үзебезнең Татарстан районнарыннан гына түгел, күрше Чувашия, Ульяновск, Самарадан да килеп алып китәләр. Бер мең тонна сыйдырышлы саклагычыбыз бар. 800 тонна алманы саклагычка кертеп тә куйдык. 300 тонна алма сок ясарга китәчәк. Үстергән әйбернең берсе дә бозылып ятканы юк. Сатып бетереп барабыз, чөнки ихтыяҗ зур. Кара карлыганны әйбәт бәядән саттык. Бакчачылык отышлы тармак, әмма эше дә күбрәк, – ди Альфред Хәйруллин.
Булган әйберне сатып була
“Авыл хуҗалыгы өчен әйбәт ел булды. Аллаһы Тәгалә яңгырлар белән сөендерде. Ә ансыз берни үстереп булмый. Әмма шул ук вакытта чүп тә үсте, артык дым аркасында бәрәңге дә бераз чери. Эшкәртеп утыртканлыктан гына зур зыян күрмәдек. Уңышы уртача чыкты. Быел хуҗалыкларда бәрәңге күп, шуңа да ихтыяҗ әзрәк кимеде. Бу вакытка бәрәңгене сатып бетерә идек, әлегә яртысын гына урнаштырдык. Борчылырлык әйбер юк: булган әйберне сатып була, кырда ятмый, җылы складыбыз бар. Алда әле ярминкәләр, артык туңдырганчы, анда чыгабыз. Быел килограммын 25 сумнан сатабыз, безнең өчен әйбәт бәя”, – ди Апас районының Дәвеш авылыннан Наилә Әхмәдиева.
Наилә ханым Фермер 10 гектар җирдә бәрәңге, шуның кадәр үк мәйданда башлы суган һәм 48 гектар яшел тәмләткечләр үстерә. “Башлы суганны хуҗалыкларга сатмыйбыз, үзебез өчен үстерәбез. Кыяк өчен кышка теплицага утыртабыз. Яшел тәмләткечләр өчен яңгыр шулай ук әйбәт булды, тик артык дымнан аларда да гөмбәчек авырулары булды. Ничә ел яшелчәчелек белән шөгыльләнеп, петрушканың саргаеп кипкәнен күргәнем юк иде. Быел алар да зыян күрде. Гомумән ел начар килде, дип әйтеп булмый. Шуның кадәр тырышлык куйгач, әҗерен дә күрәсе килә”, – ди Наилә ханым.
“Печән ике тапкыр күбрәк әзерләнде”
Биектау районының Сая авылыннан Хәйруллиннар күп итеп терлек асрый. 11 баш сыердан кала үгезләр, тана-бозаулар тоталар. 50 гектар пай җирләре бар.
– Печән башка еллардан бермәбер күбрәк булды. Элек җитеп бетмәгәндә сатып та ала идек. Быел кыш чыгарга җитәчәк, – ди Лилия Хәйруллина.
Сөтне эшкәртеп саталар. Катык оеталар, эремчек, корт кайнаталар, каймак аерталар. “Авылда сөтнең литрын 30 сумга җыялар. Ә без 70 сумга сатабыз. Аермасы зур. Әле менә ярминкәләр башлангач, сатып алучылар бераз кимегән кебек. Анда сөт 50 сум диделәр. Итнең бәясе әлегә әйбәт, соңгы тапкыр килограммын 580 сумнан саттык. Сатучыга – әз, алучыга күп тоела инде ул. Бәя дип тормыйбыз, гадәткә кергәч тотабыз терлекләрне. Күңелне төшермичә эшләргә тырышабыз”, – ди Лилия.
“Эшкәртеп бетерергә генә өлгер”
– Гадәттә, чиясе булганда, алмасы булмый, помидоры уңганда, бәрәңгесе әз чыга иде. Аллаһның биргәненә шөкер, быел бөтен төр яшелчә, җиләк-җимеш тә уңды. Эшкәртеп бетерергә генә өлгер, – ди Биектауның Әлдермеш авылында яшәүче Гөлнара Галимҗанова.
Гөлнара Галимҗанова Галимҗановлар күп итеп сарымсак белән кабак үстерә. “Аларны үзебез дә яратып ашыйбыз, сатуга да күп сорыйлар. Хәтта кабак согын да алалар. Иренмичә үстерсәң, эшкәртсәң, бернәрсә дә әрәм булмый. Казанга якын булуыбыз белән дә җайлы, шәһәр халкы авылда үскән яшелчәләрне яратып ала”, – ди ул. Ике теплица тутырып рассадалар да үстерәләр. Үзләреннән артканы шулай ук сатуга китә. “Туганнарны да онытмыйбыз, нинди яшелчә, җиләк-җимеш бар, аерым бер көнне машинага төяп, барысын да аларга күчтәнәч итеп таратып чыгабыз”, – ди уңган хуҗабикә.
Комментарийлар