16+

Соңга калдык. Бал булырмы быел?

Бал җитештерүчеләрнең сәүдәгәрлектә үз кануннары. Соңга калып булса да, бал суырту чоры башланды. Быел аның уңышы ничегрәк? Бәясе күпмедән йөриячәк? Умартачыларга шалтыратып, шул хакта кызыксындык.

Соңга калдык. Бал булырмы быел?

Бал җитештерүчеләрнең сәүдәгәрлектә үз кануннары. Соңга калып булса да, бал суырту чоры башланды. Быел аның уңышы ничегрәк? Бәясе күпмедән йөриячәк? Умартачыларга шалтыратып, шул хакта кызыксындык.

1300 сум – авылга, 1700 – шәһәргә
Балтач районының Салавыч авылынан Булат Габделхаев балны икенче атнага гына аертырга җыена.
–   Яңгырлы, салкын көннәр күп булды. Кортлар әллә ни оча алмады. Бал уңышы бик зур булмас кебек, – ди ул. 
Бәясен күпмедән куясыз дигән сорауга, 1300-1700 сум тирәсе, дип җавап бирде. Бал төренә карапмы дигән идем, имәндә икән чикләвек. 1300 сум – авылдашларга, 1700 сум – шәһәр халкына, ди.  

Тәтеш районының Кече Әтрәч авылы умартачысы Фирдинат Вафин да бал суырта башламаган әле. Берәр атнада гына керешәчәк. 
–    Быел өч атнага соңга калына. Күләме дә узган елгыдан азрак. Май балы бөтенләй диярлек булмады, кортларның үзләренә ашарлык кына иде, – ди ул.
Юкә балы да үткән елгыдан кимрәк икән. Юкә чәчәк ату вакыты болай да санаулы гына. Шуның өстенә яңгыры да яугалады. Ә яңгыр  нектарны юып төшерә. Кояшы чыккач, кортлар юкәгә оча да, тик анда әле нектар җыелып өлгермәгән була. Аннары кабат яңгыр явып китә. Шуның белән юкә балы алай мактанырлык түгел ди.

Бәяләренә килгәндә, Фирдинат өч литрлы балны 1800 сумга сатарга җыена.
– Бөтен нәрсәнең хакы арткан вакытта, аныкы гына артмый кала алмый. Бал суырта торган җайланмалар 15-20 процентка кыйммәтләнде. Пластик савытларны элек 30 сумга ала идем, быел 40ар сум булган. Бу әле савытлар гына. Умартачыга кирәк-ярак башка әйберләр дә бик күп, – ди Фирдинат.  
Берочтан умартачыдан балның сыйфатын ничек тикшереп алырга икәнлеге турында да сораштык.

Күп кеше утырган бал турында сыйфатсыз ди. Бактың исә бу ялгыш фикер икән.
– Утырган бал начар дигән сүз түгел. Елына карап ул. Кайбер елны декабрьгә утыра. Кайбер елларда сыек килеш бик озак саклана. Әгәр инде балның асты куерган, ә өсте сыек булса, икеләнергә мөмкин.  Ул йә өлгереп бетмәгән бал, яки аның сыйфаты начар. Гомумән алганда, балның сыйфатын лабораториядә тикшертеп кенә ачыкларга була. Берничә ел элек Казанга Кытайдан 20 тонна бал китергәннәр иде. Аның бал продукты булуын гади лаборатория ачыклый алмаган. Бик тирәнтен тикшергәч кенә, составында балның бик аз булуы беленгән. Гади кеше балга карап кына аның ни дәрәҗәдә чиста булуын күрә алмый, шуның өчен аны белгән умартачыдан гына алырга кирәк, – ди әңгәмәдәшем. 

Шулай да бер лайфак: бер литрлы банкада бал 1,4 килограмм, ә өч литрлыда 4,2 килограмм булырга тиеш. 

Балның бәясе аның төренә карап та куела. Иң арзаны – көнбагыш һәм рапс балы. Алар, утырганнан соң, таш кебек каты була. Шуңа умартачылар кортларның үзләренә дә кыш чыгарга ул балны калдырмый.  

Яңа бал искесеннән 100 сумга кыйммәт
Яңа балны базарда да сата башлаганнар. 1 килограммы – 600 сум. Юкә балы да, чәчәк балы да шул хактан сатыла.
– Болар әле беренче алып караган баллар гына. Ныклап торып 15 августтан гына суырта башлыйбыз, – диде Мари Эльдән килгән Ирина.
Былтыргы балларның да бәяләре алай арзан дип булмый. Бер килограммы – 500 сум. Алар арасында акация балы да, тагын безгә таныш булмаган башка бик күп чәчәк баллары да бар. Ирина бу балларны көньяк төбәкләрдән кайтарта, дөресрәге, юкә балы белән алмашалар икән.  Балның төре күп булган саен яхшы, сайлап алырлык булсын, ди ул. 
Базарда фәкать Чувашия һәм Мари Эль сатучылары гына иде. 

Рапстан качабыз
Алабугадан Вафиннар беренче балларын ярминкәдә сатарга да өлгергәннәр. Бал уңышын начар дип әйтеп булмый, әмма узган елгы кебек үк тә түгел, чөнки без умарта санын арттырдык, ә уңышы барыбер азрак, ди Динара. Бәясе исә үткән елдагыча калган.
– Умартачыларның чыгымнары күп, бәяләр арта, ә халыкның хезмәт хакы күтәрелми. Шуңа без бал бәясен элеккечә калдырырга булдык – өч литры 1800 сум тора, – диде Динара. 

Юкә чәчәгенә булган өмет тә бик акланмаган. Әлеге дә баягы яңгырлар аркасында. Шул ук вакытта коры ел килсә дә, әллә ни өметләнеп булмас иде, дип, булганына шөкер итә ул. 

Бу көннәрдә умарталыкларын көнбагыш кыры тирәсенә күчереп куйганнар. Динара әйтүенчә, көнбагыш балы – иң арзаны. Тиз утыргач, кышын бер литрын 350 сумга сатарга мәҗбүр булганнар, сыек вакытында – 500 сумга. 
Клиентлары арасында иң популяр бал – юкәнеке. Аннары урман һәм кыр балы. Иң соңыннан көнбагыш балы.
Ә рапс балы аларда бөтенләй юк. Аны гомумән җыймаска тырышалар. Бердән, кортларның куркынычсызлыгы белән бәйле. Икенчедән, чиста рапс балы булса, тиз утыра һәм бик каты була. Юкә балы белән кушылса да, берничә ай эчендә утырырга мөмкин. 

3000 баш умарта оясы зыян күргән
Кемдер бал суырта, кемдер үлгән кортларын җыештыра. Шушы көннәрдә Биектау районы умартачыларының бал кортлары кырыла башлаган. Алар моны кырларны эшкәрткән химикатлардан күрә. 
«Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Алмаз Шакиров сүзләренчә, бер умартачының ике баш, икенчесенең ике дистә, калганнарының аннан да күбрәк корт оясы агуланып беткән. Иң зур зыян Ташлы Кавал авылында яшәүче Хәбибуллиннар умарталыгына килгән. Аларның 200 корт оясы агуланган.

– Умарталары кышны чыга алмастыр, кортлар бик көчсезләнгән. Исән калганнары да үлеп бетәр дим. Биектау районының ярты умарталыгы агуланды дияргә була. Шуман авылыннан Нагорный бистәсенә кадәрге участокта урнашкан алар. Ике атнадан бирле умартачылар кортлары үлүе турында хәбәр итә. Хәтта буе ике метр булган ир-ат та елап шалтыратты. Умартачылар моны Бөреле хуҗалыгының расп кырларын агулавы белән бәйләп аңлата. Куркынычлыгы беренче класслы булган агу кулланалар дигән фараз бар. Югыйсә авыл хуҗалыгы шул кортлар аркасында яши. Кырда гына түгел, урманда үсә торган үсемлекләрне дә кортлар серкәләндерә. Менә шуларны аңлап эш итсәләр иде. Үсемчелек белән шөгыльләнүчеләр арасында умартачылар белән килешеп эшләүчеләре дә бар, әлбәттә. Фермер Марат Хәмдиев карабодай кырына 3нче класслы химикат сибәсен хәбәр иткәч, кортлар үләчәк бит дип, бу уеннан кире кайтырга өндәдек. Шуннан ул башка куркынычсыз препарат белән эшкәртте. Кортлар да исән, карабодай да үсеп утыра. Теләгәндә, аңлашып була бит. Аның кебек егетләребез күбрәк булса иде, – ди Алмаз Шакиров. 

Әңгәмәдәшем кырларны агулауның кешеләр өчен дә куркыныч булырга мөмкинлеген кисәтә. Бигрәк тә җиләк, гөмбә чорында, кешеләр йөри торган басуларга да эләгергә мөмкин бит ул агу, ди умартачы.  
Аның әйтүенчә, узган ел Мәскәүдә бәя куючылар бер умарта оясының хакын 32 мең сум дип бәяләгән. 200 башны акчага күчереп исәпләгәндә, Хәбибуллиннарга 6 миллион сумнан артык зыян килгән. 

Эльмира Хәбибуллина белән элемтәгә кереп караган идек, ул бу турыда сөйләшәсе килмәвен әйтте. Бу аңлашыла да, берничә көн эчендә шуның кадәр кортың үлеп бетү умартачы өчен әйтеп бетерә алмаслык зур хафа. 
Сүз уңаеннан: бу көннәрдә бал кортлары Питрәчтә, Азнакайда һәм Лениногорскида да үлгән.

Фото архивтан
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading