16+

Авылга туристларны тарту өчен кунакханәләр төзергә җыеналар. Дәүләт ярдәм итә 

Агротуризм юнәлешен үстерергә теләгән фермерлар быел дәүләттән беренче тапкыр яңа төрле ярдәм ала башлый.  Авыл хуҗалыгы министрлыгы 16 майдан грантларга гаризалар кабул итә башлады. Ведомство әлеге грантларны авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” федераль проектны кысаларында тәкъдим итә.   

Авылга туристларны тарту өчен кунакханәләр төзергә җыеналар. Дәүләт ярдәм итә 

Агротуризм юнәлешен үстерергә теләгән фермерлар быел дәүләттән беренче тапкыр яңа төрле ярдәм ала башлый.  Авыл хуҗалыгы министрлыгы 16 майдан грантларга гаризалар кабул итә башлады. Ведомство әлеге грантларны авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” федераль проектны кысаларында тәкъдим итә.   

Грантның максималь күләме – 10 миллион сум. Әлеге ярдәм авыл халкын эш белән тәэмин итәр, авыл хуҗалыгы продукциясен сату күләмен арттырыр һәм төбәк икътисадын үстерер дип уйланыла.    

Грант акчасына кунакханәләр төзергә, инфраструктура булдырырга, инженер коммуникацияләренә тоташырга, кирәкле җиһазлар һәм транспорт алырга була. Проект үзен биш ел эчендә акларга тиеш. Аны гамәлгә ашыру өчен фермер үз акчасын да кертә: 3 миллион сумлык грант алу өчен проектның 10 процентын, 5 миллион сумга чаклы – 15 процент, 8 миллион сумга кадәр – 20 процент һәм 10 миллионга – кимендә 25 процент. Проектларны Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайлап ала. 

Биектау районының Ямаширмә авылында урнашкан тәвә кошы фермасы хуҗасы Габделәхмәт Котдусов та грант алырга өметләнә. Беренче сайлау турын ул узган. 

– Безгә туристлар бик күп килә. Узган елны якынча 18-20 мең турист кабул иттек. Көненә берәр мең кеше килгәне дә бар. Аларны урнаштыру өчен тагын бер кунакханә кирәк. Грант ала калсак, ул акчаны кунак йорты төзү өчен кулланачакбыз, – диде ул. 

Грантка гаризаны Алексеевск районының Биләр авылындагы тәвә кошлары фермасы хуҗалары Наталья һәм Айдар Зиннәтуллиннар да биргән. Эшли башлауларына әллә ни күп булмаса да, узган елның языннан көзенә кадәрге аралыкта 6 мең турист кабул иткәннәр. 

– Акчаның бер өлешенә территорияне төзекләндерергә һәм туристларга прокатка бирү өчен квадрацикл белән кар машинасы да алырга ниятлибез. Икенче бер өлешенә йортлар салачакбыз. Безнең экофермадан кала, районда туристлык объектлары берничә. Аларны бер көндә генә карап бетерә алмаган кеше куна калыр иде. Шуны истә тотып, үз көчебез белән йорт сала башладык. Грант та була калса, ел әйләнәсе яшәп була торган тагын өч модульле йорт төзергә уйлап торабыз. Барысы дүрт йорт булырга тиеш. Проектыбызны да “Биләр. Экоферма” ял базасы дип атадык. Йортлар төзү өчен район җитәкчелегеннән рөхсәт алдык, аны үз җиребездә сафка бастырачакбыз, – дип сөйләде безгә Наталья Зиннәтуллина. 

Башкача мөмкин дә түгел. Ни өчен дигәндә, кунакханәләрне авыл хуҗалыгы җирләрендә төзергә ярамый. Агротуризмны үстерүдәге иң зур комачаулыкны шул тудыра, ди “ОПОРЫ России” туризм комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Ненарокова. “Российская газета” язганча, ул ел башында ук Хөкүмәткә әлеге мәсьәлә буенча эшче төркем булдырырга тәкъдим иткән. Әмма төркемне җыймаганнар.        

Ә кунакханәләрсез булмый. Белгечләр әйтүенчә, агротуризм өчен иң мөһим инфраструктура алар. Авыл җиренә турист булып килгән шәһәр кешесе билгеле бер уңайлы шартларга ияләшкән. Шуңа да аны бөтен уңайлыклары булган өйләр җәлеп итә. Икенчедән, яшәр урын булганда, туристлар берничә көнлек тур алачак. Бу исә фермер өчен өстәмә керем булып тора.

Әмма бөтен фермер да бу юнәлештә үсәргә әзер түгел. 

– Бездә “Агротуризм” гранты белән кызыксынучылар булды, әмма аның шартлары белән танышканнан соң, гариза бирергә теләүче табылмады. Бердән, сроклары бик кыска иде. Икенчедән, эшли генә башлый торган фермер андагы параметрларга туры килеп бетми. Авыл хуҗалыгы продуктын күпләп җитештерә, инде аягында нык басып торган фермерларның теләкләре юк. Алар инде эшләрен үз җаена салган, – диде Авыл туризмы төбәкара ассоциациясе рәисе урынбасары,“Радуга” ял һәм туризм үзәге директоры Зөлфия Латыйпова. 

Авыл туризмын үстерүдәге проблемалар моның белән генә бетми. Авыл туризмы төбәкара ассоциациясе рәисе Руфия Мөхәммәдиева фикеренчә, бу тармак ныклап эшләп китсен өчен бөтен министрлык-ведомстволарның бердәм булып эшләве мөһим. 

– Ул икътисад, экология, мәдәният, авыл хуҗалыгы министрлыгы, туризм комитетлары белән бик нык бәйле һәм алар бер-берләренә ярдәм итеп, аңлашып эшләгәндә генә нәтиҗәләр булачак. Бу эшкә мәдәният йортларында, музейларда эшләүчеләрне дә җәлеп итү дә яхшы булыр иде. Шулай ук системалы эшләү дә җитми. Авыл туризмын алга җибәрү өчен грантлар формасында стимул кирәк. Ул булса, бик әйбәт. Булмаса, башка мөмкинлекләрне эзләү зарур. Безнең ассоциация районнар белән актив эшли. Максатыбыз – авыл туризмын үстерүгә авыл халкын, шул исәптән пенсионерларны да, мәктәп укучыларын да җәлеп итеп, аларны эш белән тәэмин итү, җитештергән продуктларын сатуны оештырып, керемнәрен арттыру. Турист авылга берничә көнгә килгәндә, бу бик мөмкин эш. Ә моның өчен, әлбәттә, аларга яшәргә урын кирәк, – диде ул.    

2022 елда агротуризм өчен грантлар федераль бюджеттан 300 млн сум күләмендә бирелә. 2023 елда – 500 млн, 2024 елда – 700 млнн сум.   

“Россельхозбанк”, фермерлар һәм авыл халкының туристлык эшчәнлеген үстерү өчен, “Своё родное. За городом” платформасын булдырган. Анда Калининградтан алып Камчаткага кадәр булган төрле юнәлештәге турлар теркәлгән. Араларында үзебезнең республикадагы туристлык объектлары да бар.
Экспертлар бәяләвенчә, Россиядә агротуризм үсешеннән потенциаль финанс кереме – елга 55 миллиард сумга кадәр, авыл җирлегенә килүче сәяхәтчеләр саны елга 8 млн кешегә җитәргә мөмкин. Әлегә илдә 300дән артык кунак йорты, 1000гә якын фермер хуҗалыгы һәм авыл туризмының 10 меңләп башка объектлары (һөнәрчелек йортлары, авыл музейлары, мәдәни һәм ял үзәкләре) эшли. 

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading