16+

Балтач табышмагы – 2

Балтач табышмагы - 1 Кеше, гадәттә, туган ягын ярата, сагына, мактый. Шулай булырга тиештер дә ул. Тик менә кайвакыт үз хисләремне анализлап карыйм да, нигәдер Балтач ягын ныграк яратуымны тоеп, беркадәр гаҗәпләнеп тә куям. Ләкин нишлисең - мәхәббәтне аңлатып булмый, диләр бит. Хәер, аңым белән, кайвакыт нигә яратканымны да аңлыйм....

Балтач табышмагы – 2

Балтач табышмагы - 1 Кеше, гадәттә, туган ягын ярата, сагына, мактый. Шулай булырга тиештер дә ул. Тик менә кайвакыт үз хисләремне анализлап карыйм да, нигәдер Балтач ягын ныграк яратуымны тоеп, беркадәр гаҗәпләнеп тә куям. Ләкин нишлисең - мәхәббәтне аңлатып булмый, диләр бит. Хәер, аңым белән, кайвакыт нигә яратканымны да аңлыйм....

Авыл саен - Шыгырдан

Бер абзый газетада эш­ләгәнне белгәч: «Әй, сез - гәҗиттәгеләр, Шыгырданны мактыйсыз да Шыгырданны мактыйсыз, әнә Балтачка барыгыз, анда авыл саен Шыгырдан», - дигән иде. Барып, күреп йөри башлагач, ул абзыйның сүзләрендә шактый хаклык барлыгын аңладым. Юк, Балтачта авылга җидешәр мәчет салмыйлар, икешәр катлы йортлар да күп түгел, сату‑алу ягына хирыслыклары да чамалы. Балтачлылар сабыр гына эшлиләр, җитештерәләр, яшиләр. Тик берәр чит ил кешесе килеп: «Миңа макталган татарның ничек яшәгәнен күрсәтегез», - дисә, мин аны Балтачка алып барыр идем. Аларның ничек чын татарлыгы, иң авыр елларда да авыл хуҗалыгын, авылларны саклап калулары - үзе бер табышмак бит.

Тимерязов исемендәге хуҗалык - Норма авылына килдек. Сайланып-эзләнеп йөреп түгел, юл уңаеннан кердек. Норма - Балтач район үзәгенә терәлеп торган авыл ул. Ләкин хуҗалык җирләре исә шактый еракка, Нормабаш авылына кадәр сузыла. Бу авыллардан тыш, хуҗалыкка Кариле, Пүскән, Чапшар, Кили авыллары керә. Хуҗалык үзәге - юл өстендә яткан Норма авылында. Без кергәндә, хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафилов урынында иде. Кая барсам да бирә торган беренче соравым - хезмәт хаклары турында сорамый калмадым, әлбәттә.

Вакытында, айныкын ай­га түлиләр булып чыкты. Әйтик, сыер савучылар аена 15‑25 мең ала икән. Күпме чыгуы эш нәтиҗәләренә бәйле. Башка эшчеләрнеке дә шул чама.
Тимерязов исемендәге хуҗалыкның җирләре бик күп кебек тоелса да, артык искитәрлек түгел. Барлык җир - 4600 гектар, чәчүлек җирләр - 3700. Ләкин, күп кенә башка җирләрдәге кебек, акча терлекчелектән керә. Хуҗалыкта барлыгы 2000 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 700 башы - савым сыерлары. Сөт - бүген тере акча чыганагы. Без килгән көнне генә дә хуҗалык 11 тонна сөт җитештергән иде. Бүгенгә бәясе дә начар түгел кебек. Ләкин терлекчелек игенчелектән башка яши алмый, чөнки сөт бирсен өчен, сыерны ашатырга кирәк. Шуңа, Булат Исрафилов әйтмешли, боларның икесен бүлеп карау мөмкин түгел. Бу як авылларында электән эшче кадрлар белән проблема булмаганын күреп белә идем (чөнки авылларда яшьләр күп), шулай да җитәкчедән бу турыда да сорадым. Төп, даими эшләүчеләр 150ләп кеше икән. Сезонына карап, өстәмә эшчеләр дә алалар. Төп белгечләр дә шушы хуҗалыкка кергән авыл кешеләре. Алар монда унлап. Шуларның җидесе, яшь белгечләргә ярдәм итү буенча дәүләт программасы нигезендә, йортлы булган.

- Авыл хуҗалыгында бүген очраклы кеше юк, - диде Булат әфәнде. - Эшлисе килгән, эшне яраткан кеше генә калды хәзер авылда. Эшлисе килмәгәннәр качып бетте, чөнки авыл һәм эш - синонимнар дип әйтер идем. Шунысы да бар: эшләгән кеше рәхәтләнеп яши дә авылда. Әйтик, шул ук комбайнчыларны гына ал. Эшләре сезонлы, тик уч тутырып акчасын да алалар.

Мал саны арта
Бу сүзләр Балтач районының бөтен авылларына, хуҗалыкларына карый дип әйтер идем. Районда бүгенге көндә 20 хуҗалык, 78 авыл. Әлбәттә, кем әйтмешли, бар алдынгысы, арттарак сөйрәлүчесе. Ләкин менә бу хуҗалык бетте, таралды инде дип әйтерлекләре юк. Шул ук Тимерязов исемендәге хуҗалык мисалында да мондагы тормышның уйланылып җайлап корылганын күреп була. Халык күпләп мал асрый, хуҗалык үзендә эшләүчеләрне терлек ризыгы белән тулысынча тәэмин итә, печән, икмәк дип кайгырасы юк, башка яклап та ярдәм даими, акча түләнә... Күп җирләрдә авыллар буш өйләр белән тулы булса, иң яхшы очракта аларны җәйгә кайтып торучылар тотса, Балтачта буш йортлар юк диярлек, авыллар үсә генә. Авыл җитештерүчесе, терлек-туар асраучылар нык басып тора монда.

- Мал саны арта, - ди Балтач авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин да. - Менә, әйтик, 2013 елда районда 33 133 баш мөгезле эре терлек булса, бүген - 34 029 баш. Савым сыерлары саны да соңгы дүрт елда ун меңнән артып китте һәм бу арту дәвам итә. Хуҗалыкларда гына 2600 кеше эшли. Районның тулаем җирләре - 71 мең гектар,шуның чәчүлекләре - 37 мең гектар.
- Авыл хуҗалыгының уңышлы эшләвенең сәбәбе нидә дип уйлыйсыз? - дип сорыйм.

- Бездә җир кадерле, халык тырыш, - ди ул. - Әлбәттә, хуҗалыкларның да төрлесе бар. Алар бит бармак кебек - бөтенесе бертигез була да алмый. Төп сәбәп -эшне оештыра белүдә. Ни дисәң дә, бик күп нәрсә җитәкчедән тора.
Монысы белән ризалашмый булмый, чөнки җир уңдырышлыгы белән әллә ни мактана алмаган Казан артында рекорд уңыш алу да, көннән-көн терлекчелекне үстерү, үзгәреп торган икътисади вазгыятькә тиз яраклаша белү дә даими күзәтелә. Җир кадере дигән нәрсә дә тамырлардан килә булыр. Заманында урман төпләп, һәр карыш җирне кадерләп яшәргә кирәклеген аңлаган бабайлар нәселе ич монда.

Саный белсәң...

Нормадан без районның икенче ягына - Пыжмара авылына, «Кама» хуҗалыгы үзәгенә киттек. Әлеге хуҗалыкның нигә нәкъ менә Кама дип аталганын белә алмадык белүен, тик хуҗалык җитәкчесе, балтачлыларча бераз хәйлә­кәррәк, сабыр Рәкыйп Нә­җипов белән сөйләшергә дип агачтан бурап салынган «колхоз идарәсе»нә кергәндә үк, авылларның иң нык, иң көчле чакларына кайткандай булдым. 1965 елда салынган бина икән.

Рәкыйп Нә­җипов

«Кама»га да, Пыжмарадан тыш, тагын берни­чә авыл керә. Хуҗалыкның чәчүлек җирләре - 3625 гектар. Мөгезле эре терлек саны - 1600 баш. Савым сыерлар - 430. Моннан тыш 2000 баш дуңгыз да бар. «Кама»да шул ук сораулар, җаваплар да. Уртача хезмәт хакы - 19 мең сум. Аванс та түләнә. Сыер савучылар 20 меңнән артыграк ала. Соңгы өч елда даими эшләүчеләргә унөченче хезмәт хакы, ягъни еллык премия дә бирәләр икән. Төп эшләүчеләр са­ны - 132 кеше. Төп акча керү чыганагы - монда да терлекчелек, сөт, ягъни мәсәлән. Тулаем керемнең 95 проценты сөттән керә. Без килгән көнне 7600 литр сөт сатылган иде. Бүген «Кама»да игенчелектән кергән табыш күләмен арттыру өстендә эшлиләр. Бу сезонда 1000 тонна ашлык сатканнар. Кергән табыш хезмәт хакына гына китми, әлбәттә. Узган ел «Кама»да үз акчаларына 200 баш малга ферма салганнар, техника яңартылып тора, авыллар да карала.

Рәкыйп әфәнде, хуҗа­лыкның җитеш яшәвенең сере - саный белүдә, ди. Әйтик, элек мал саны азрак, җитештерү түбән булганда, дизель ягулыгы 560 тонна тотылган булса, бүген күбрәк эш эшләр өчен 220 тонна да җитә икән. Акчамы бу? Әлбәттә, акча. Электр энергиясе белән дә шул ук хәл, башкасы белән дә. Ләкин иң мөһиме - эшләгән кеше хезмәтенә тиешлесен алачагын белеп, иртәгәгә ышаныч белән, үземнең җирем, үземнең хуҗалыгым дип яши. Эш саннарда гына түгел бит.

...Пыжмара урамнарында йөрибез. Төзек йортлар, каралган каралты-кура, яңартылган коймалар, капкалар. Капка төбе саен диярлек машина. Барысы да сөйләгән кризис дигән нәрсә юк монда. Гомумән юк ул Балтачта, чөнки барыбызга да көн саен ашарга кирәк, ипи, ит‑сөт кирәк. Ә болар - шуны җитештерүчеләр. Ниндидер шау­шулы компанияләрдә катнашмый гына, читләрне бик кертми генә, бераз элеккечәрәк яшәп ята Балтач. Җиргә берегеп. Бабайлардан килгән тырышлыкны, җиргә кадер белән карауны югалтмыйлар. Әлбәттә, башка районнарда да алдынгылар, үрнәкләр бар. Әтнәнең Бәрәскәсендәге Илгизне, Арчаның Курсасындагы Рәүфне, башкаларны искә алу җитә. Мөмкинлегем булса, хуҗалыкларын тараткан, гомер буе зарланып яшәгән хуҗалык рәисләрен берәр атнага булса да бу якларга китереп, кулларына берәр конкрет эш биреп эшләтеп җибәрер идем мин. Саклыкка, авылны яратырга, эшләргә һәм яшәргә өйрәнсеннәр өчен. Теге табышмакның сере дә - хезмәттә бит.

Рәсем асты: 1. Илфак Шиһапов Балтач табышмагына җавап эзли. Сулда: Фирдәвес Нәбиуллин, уртада: Булат Исрафилов. 2. Рәкыйп Нәҗипов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading