16+

Балтачтагы базар мөнәсәбәтләре

Зур шәһәргә якын авылларда, тимер юл яки зур трасса үткән җирлекләрдә алма, җиләк, каз-үрдәк сатучылар артканнан-арта. Мин туып- үскән Балтач төбәгендә исә базар мөнәсәбәтләре әле яңа бөреләнеп килә дисәң дә, ялгыш булмас. Үз чорында тирә-юньгә дан тоткан Чепья базарын исәпкә алмасаң, халык үз товарын сатуга бик хирыс дип әйтеп булмый....

Балтачтагы базар мөнәсәбәтләре

Зур шәһәргә якын авылларда, тимер юл яки зур трасса үткән җирлекләрдә алма, җиләк, каз-үрдәк сатучылар артканнан-арта. Мин туып- үскән Балтач төбәгендә исә базар мөнәсәбәтләре әле яңа бөреләнеп килә дисәң дә, ялгыш булмас. Үз чорында тирә-юньгә дан тоткан Чепья базарын исәпкә алмасаң, халык үз товарын сатуга бик хирыс дип әйтеп булмый....

Базарга әзерлек

Иртә белән тиз арада гына олы апам Рәсимәнең хуҗалыгыннан сату өчен товар җыйдык. Өч контейнерга яртышар кило кура җиләге тутырдык, сортлы кура әнә шулай соңга хәтле җиләк бирә. Кәҗә сөтеннән әзерләнгән ярты кило эремчек алдык. Бик эре, бик яхшы сарымсакларны пакетларга салдык. Көзгә кереп барабыз, югыйсә сатам дисәң, товарын табарга була иде. «Җитәр, кире күтәреп кайтырга җиңел булыр», - дидем күңелемнән. Сату мәйданына якынайган саен, тәвәккәллек кимеде, килеп җиткәндә, миндәге сәүдәгәрлекнең соңгы очкыны да сүнде бугай. Мәйданны тиз генә бер әйләндем дә, җиләгемне ныграк кочаклап, базарның иң ерак почмагына барып бастым: сатып тормабыз, ахры, тагын берәр әйләнербез дә...

Ул арада апам күрше кибеткә кереп, бер кәгазь тартма алып чыкты (безнең кебек соңга калучыларга сату өчен урын калмый икән) һәм ду китереп, мине базар уртасына китереп бастырып, әйберләремне тезде дә үзе тавык алырга чиратка китте. Питрәчтән һәм Чаллыдан атна саен тавык ите һәм төрле казылыклар алып киләләр икән, шулай булса да, һәрвакыт чират ди.

«Президентыбыз кыерсытмаска кушты»

Иң авыры беренче чирканчык алу булды. Бераз вакыт тартма өстендәге җиләк белән эремчеккә ике метр читтән карап тордым, аннан соң гына, кыюланып, якынрак килеп бастым. Беркемнең дә миндә эше юк икән ләбаса. Берләре сата, икенчеләре ала дигәндәй. Янәшәмдәге иптәш менә бал сата. Кеше белән сөйләшү, сораштыру - җиләк сату түгел, бигрәк тә журналист кешегә, без тиз арада уртак тел таптык. Нургаян Исламов Камзавод авылыннан, бирегә атна саен килә.

- Безнең кебек кече эшмәкәрләр урын өчен - 200 сум, зур оешмалар 500 сум түлиләр, сездән акча алып тормаслар инде, - диде ул, акча түләгән квитанциясен күрсәтеп.

Әлбәттә, сорамаслар. Президентыбыз өлкәннәрне кыерсытмаска кушты, бу әйберләр минеке түгел, апамныкы дип, күңелемнән җавабымны да әзерләп куйдым.

Балга һәркем үзенчә бәя бирергә, яхшымы-яманмы икәнлеген танып белергә тырышса да, чат итеп кенә өзеп җавап бирә белгән кешеләр юк икән. Нургаян исә дөп-дөрес бәяне бары тик лаборатория бирә ала дип исәпли. Икенче иң зур бәя - сатып алучыларның үзләре.

- Сине көттек, узган ел да синнән бал алган идек, - дип, Нургаянның балын сатып алучылар килә-китә тордылар.

Шушы ук рәттә Лаештан килгән Алмаз балык сата.

- Атна саен киләм. Балтачлар мине ярата, мин аларны. Халык ачык монда. Ризыкка акча кызганмыйлар. Кирәк икән, димәк, кирәк! Вакланып, икеләнеп тормыйлар, алалар, - ди Алмаз.

Балыкны каян аласың дигән соравыма: «Кармак белән елгадан тотам», - дип елмайды. Халык аның яныннан да бер дә өзелми. Алмаз балыкны тотып авырлыгын әйтә дә үлчәүгә сала. Осталык, тәҗрибәдер - граммына хәтле туры килә. Балык янәшәсендә - суган сатучылар, район гимназиясенең уңышы. Әллә сорты шундый, әллә кыш җылы киләсе микән, суганның күлмәге бик юка. Суган гына дисәк тә, ул да бөтен кешедә дә үсми, алучылар шактый.

Кыюлык акрынлап артты. Тиз генә үзем кебек сатучыларны барлап, бәяләрне дә карап килдем. Минем кебекләр биш кенә кеше икән. Әйтәм бит, бу якларда халык Фәнис Яруллин кебек: сатарга түгел, алырга күнеккән. Күршедәге Мари Эл Республикасының Хлебников районыннан - май, сыр, Арчадан бал сатучы килгән. Питрәчтән, Чаллыдан тавыклар, ит ризыклары алып килгәннәр. Балтачның сөт-май комбинатын, гимназиянең суганын, тагын бер ит һәм минем күршемдәге бал сатучыны санамаганда, башкалар читтән килүчеләр. Тагын шуңа игътибар иттем, ваклап сатучыларның барысы диярлек минем төслерәк. Уңайсызланып, читенсенеп кенә утыралар. Бары тик сырганак сатучы Равилә ханым гына ачылып китеп сөйләште.


Мин бәләкәй чакта, әнигә ияреп, Октябрьскида катык сатып йөргән чакта: «Их, дөньяда бер нәрсә дә сатасы булмасын иде, бөтен нәрсәне сатып кына алсаң иде», - дип тели идем. Теләгем кабул булды. Хәзер артык нәрсәне дә саттырмыйм. Бакчасы юк кешеләргә бушлай бирәбез. Ичмасам, рәхмәте булыр. Кешеләрнең күзләренә карап: «Алса ярар иде», - дип тилмереп торудан да кыен нәрсә юк иде минем өчен. Бәләкәй чакта ландыш чәчәге сатып, бер чалбар алган идем. Бу минем фабрика теккән беренче чалбарым булгандыр. Без мәктәптә шундый тәрбия алган: әйбер сату - хурлык, базарга чыгу - оят. Хәзер балаларны андый рухта тәрбияләмиләр. Үзеңнән артканны сату бер дә оят түгел, диләр. Бу караш, бәлки, дөресрәктер дә.

Фәнис ЯРУЛЛИН, «Хәтер төпләрендә утлы күмер»


- Мин базар сезонын иртә яздан җиләк сатудан башлыйм, көз көне гөмбә белән тәмамлыйм. Атна саен пәнҗешәмбе бу базарда сатам, башка көннәрне универмаг каршында торам. Аскы урамда кием-салым сата торган бер базар бар үзе. Кеше күзеннән читтә, кем килсен дә кем алсын, дип, анда төшмим, - ди ул.

Равия ханым сырганакның җиләген һәм яфрагын сата. Яфрагы чәйгә бик әйбәт булса, җимешеннән -сок, төшеннән май ясап була икән. Сырганак мае ясарга да өйрәндем. Аның төшен, киптереп, кофетарткычтан чыгарасың да сыек майга салып куясың. Бераздан менә дигән сырганак мае әзер була.

Базар мөнәсәбәтләре нигезендә кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре ята икән. Бу нәтиҗәм турында кайткач та уйланып йөрдем. Юкка гына базарны яшәешне күрсәтә торган барометр димиләр.

Безнең табыш

Халык белән танышып йөргән арада, акрынлап үзебезнең дә сәүдә китте. Ярты кило кура җиләген - 100 сумга, эремчекне 80 сумга саттык. 200 сумлык ике савыт җиләкне балыкчы Алмаз белән балыкка алмаштырдык. Бер абзый килеп безнең сарымсакны карады да: «Өегездә 5-6 кило бармы? Килеп алам», - дип, телефон номерын алып китте. Күрше Нургаян да, алмагыз булса, балга алмаштырырбыз әле, дип килешеп куйды. Алга китеп әйтим: теге кеше апага кереп 5 кг сарымсак алган, Нургаян бал биреп, алманы да алып киткән.

Кара, була икән бит, шул бер чирканчык алу инде! Бер уйласаң, үз хезмәтеңнең җимеше, нигә читенсенеп торырга? Уйнап кына чыккан идек, акчалы да, товарлы да булдык. Сатучыга бер файда булса, сатып алучы да шушы җирлектә үстерелгән сыйфатлы ризык ала икән, начармыни? Зур җитештерүчеләрнең бирегә килеп сату итүләреннән халык бик канәгать. Җитештерү бәясеннән товар сатып алалар - монысы бер. Икенчедән, халыкны җәлеп итәләр, алар янында вак эшмәкәрләр дә сата ала, әкренләп шәхси хуҗалыклар да базар серләренә төшенә.

Тальян аласым килә!

Бик тә күңелебез булып, кайтыр юлга борылган идек, әллә каян тальян тавышы ишетелде. Аның тавышы әллә ни арада гына күңелне бөтереп тә алды. Кайда? Кем уйный? Апам белән икәүләп, атлап түгел, чабып диярлек, уйнаучысын эзләп киттек. Җиңел машина капотына өч гармун тезеп куйганнар, янәшәдә берсе сыздырып-сыздырып тальян тарта. Гармуннарның хуҗасы Саба районының Югары Симет авылыннан килгән Галинур Галәветдинов икән.

Иң затлы тальяны 65000 сум тора. Аның тавышының матурлыгы, үзенең затлылыгы, әйтерсең лә җаны бар!

- Белмим инде, бу тальян белән аерыласы да килми. Бик оста кеше булса гына... Акчасы бар дип кенә аны теләсә кемгә сатасы да килми бит әле! - ди гармунчы. - Бер тальянны ясарга бер ел кирәк. Барысы да кулдан эшләнә. Күрәсеңме син минем бармакларны, җиз ялтыратып, тырнаклар бетте. Тальян ул - синең җаныңның бер өлеше. Телләре җиздән. Мехларын хатыным Италиядән китертелгән күннән ясый. Бүтән сатарга ясамам инде. Үзем өчен генә берәрне, бәлки, ясармын. Мин күбрәк гармуннарны ремонтлау белән шөгыльләнәм. Менә бу тальян 45 000 сум тора. Аны берәү ремонтларга биргән иде, үзе үлеп китте...

Бер чорда тальянга игътибар кимегән булса да, соңгы елларда консерватория бетергән белемле музыкантлар сатып ала икән. Бүген ул бер абзыйның кечкенә малаена өйрәнергә дип иске гади гармун саткан. «Күзгә операция ясатасым бар, шуңа акча җыям», - ди. Без Галинур абый белән сөйләшеп торган арада, әллә каян гына гармунчылар җыйналып өлгергән.

- Сезнең килгәнне каян беләләр? - дим.

- Берсе белсә, шул җиткән инде. Минем дуслар күп. Кемдер кызыга, акчасы юк, карап булса да китим дип килә, - ди оста.

Үз гомеремдә бер уен коралында уйнаганым булмаса да, мин дә ихластан кызыктым Галинур абыйның тальянына. Их, минем дә тальян аласым килә! Тик кенә торса да, аннан моң агыла кебек. Күңелендәге бөтен моңны салып ясаган, күрәсең. Онытырлык кына базар булмады бу...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading