Шәһри Казан

Балык үрчетүче умартачы

Камил абыйлар капка төбеннән тыныч кына узып китәм димә инде син. Бәйләнчек егетләр кебек бал кортлары битеңне «үбеп», кулыңнан «чеметеп», чәчләреңне туздырырга гына торалар. Мондый йортка эт тә, йозак та кирәкми. Үзләре усал булсалар да, баллары татлы тагы.

Реклама

Авыл җирендә тырыш булмасаң, тамагың тук, өстең бөтен булмый. Камил абый Мирзинның тырышлыгы, алда әйтеп киткәнемчә, капка төбеннән үк күренеп тора.
Камил абый кечкенәдән колхоз эшендә чыныгып үсә. Атасы Зыятдин бабайга ияреп, комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, үзе генә комбайн иярли башлый. Иген кырларында беренчелекне берәүгә дә бирми ул. Ун-унбер ел буе колхоз, район күләмендә алдынгы игенчеләр рәтендә була. 1990 елда иген кырында ирешкән уңышлары өчен, Камил абыйны Президентыбыз Минтимер Шәймиев исеменнән «УАЗ» автомобиле белән бүләклиләр.
Вакыт үтә, колхозлар таркала, эшсез калган кешеләр авылдан бер-бер артлы китә башлый. Камил абыйның яшьлеге чәчәк аткан гына вакыт. Өйләнгән, өч кызы бар. Ир кеше алдына гаиләне туендырырга, балаларны кеше итәргә дигән зур бурыч килеп баса. Эшсезлектән интеккән чорда атасы өйрәткән һөнәрне искә төшерә ул. Башлап җибәрү авыр була, билгеле. Иң әүвәл күрше авылдан бер-ике умарта сатып ала. Йортлары тирәсендәге бакчага урнаштырып, аларны тәрбияли, үрчетә башлый.
- Кортларын үз балалары кебек ярата ул, - ди хатыны Халидә апа. - Һәр яз саен бал кортларын урнаштырыр алдыннан, ояларын яхшылап юа, чистарта, җитешсез якларын төзәтә.
Бер-ике ел элек Мирзиннар гаиләсе пай җирләрен үзләштереп, үз умарталыкларын булдыралар. Барлык умарталарын аланлыкка урнаштыралар. Шулай итеп, Камил абый да кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. Бүгенге көндә умарталары да хәйран. Даими клиентлары да бар.
Соңгы вакытта Камил абый яңа һөнәр үзләштерә башлады. Умарталары янында кечкенә генә инеш бар, шунда балыклар үрчетә.
- Балыкчылык белән шөгыльләнә башлавымның да үз тарихы бар, - дип сөйләп китте Камил абый. - Пай җирләрен үзләштереп йөргәндә, кортларга җайлы булсын дип, җирне инеш буеннан алдым. Ләкин ул вакытта аны инеш дип әйтеп тә булмый иде. Кечкенә генә чишмә, шул чишмә янында сазлык. Чишмәне чистарттым, суы яхшы аксын дип, торба суздым, балык үрчетү нияте белән буа будым. Башта балыкларны елгадан тотып җибәрдем. Соңыннан уылдыкны сатып ала башладым. Бүгенге көндә карплар үрчетәм. Балаларга, туган-тумачаларга күчтәнәчкә, бераз сату-алу итәргә җитә инде.
Балык үрчетүнең дә үз нечкәлекләре бар икән. Алар да бал кортлары кебек һәрвакыт тәрбия сорый. Март айларында, балыкларга суларга һава булсын дип, Камил абый буасында бәкеләр ясый. Җәй-яз кар, яңгыр суларыннан инеш ташымасын дип, һәрвакыт күзәтеп тора. Буа кырыйларына алмагач, чия, шомырт кебек агачлар утырта.
- Тәвәккәлләсәң, бар эшне дә башкарып чыгарга була. Иң мөһиме теләк кенә кирәк. Алга таба инештә каз, үрдәк асрарга да ният бар әле, - дип уртаклашты Камил абый киләчәккә планнары белән.
Кызлары әтисе эшенә катышмыйлар, күбрәк әниләре янында, йорт-җир карарга ярдәм итәләр. Шулай да Камил абыйның ярдәмчесе үсеп килә. Оныгы Илсаф: «Бабай бүген нәрсә эшлибез?» - дип кенә тора ди.
Мондый ярдәмчем булгач, бер эш тә куркыныч түгел. Картлык көнемдә терәгем, эшемне дәвам итүчем бар, - дип елмая ул, оныгын сөеп.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: