16+

Башта – сайлауга, аннан соң гына гөмбәгә!

Авылга кайткан саен гел шулай, бөтен нәрсәне берьюлы кочаклыйсы килә. Ялы да, эше дә, мунчасы да булсын, күршеләрнең, туган тумачаларның да хәлен беләсе килә.

Башта – сайлауга, аннан соң гына гөмбәгә!

Авылга кайткан саен гел шулай, бөтен нәрсәне берьюлы кочаклыйсы килә. Ялы да, эше дә, мунчасы да булсын, күршеләрнең, туган тумачаларның да хәлен беләсе килә.

Кыскасы һәр минут саналган. Бу юлы да кичтән үк планлаштырып куйдым. Иртән алты да ук гөмбәгә барам. (юл буе кызыгып кайттым бар да урман читендә, минем дә гөмбә җыясы килә), аннан соң сәгать уннарда сайлауга төшәм. Халыкның иң күпләп килгән вакыты булачак имеш, рәхәтләнеп халык белән аралашырмын, фоторепортаж да ясармын. Гөмбәгә бардым, юлын санамаганда бер сәгать дигәндә чиләкләр тулды, әле тәңкә кебекләрен генә җыйдык. Авылдашлар гына минем гөмбә җыеп ятканны көтмәгәннәр булып чыкты. Мин җыйналып ун тулып киткәндә сайлау участогына килеп җиттем. Урамда халык берән-сәрән генә күренә, кузгалмаганнардыр дисәм, инде сайлап бетереп баралар икән. Халык сайлауга иртәнге җидедә үк килә башлаган.

Сүз дә юк, бернинди дә кануннарны бозмаганнар, сайлауларны нәкъ сигездә башлаганнар. Кануннар дигәннән, сайлау комиссиясендә күп еллар үземә дә эшләргә туры килде, бүген монда утыручыларның да күбесе кайчандыр минем белән бергә эшләгән авылдашларым. Булдыралар да инде үзләре, минем документларымны шулай ипләп кенә сорап алып, тикшереп, карап, язып алдылар, аларның мине тикшергәннәрен өйгә кайткач кына төшенеп җитеп, үз алдыма елмап куйдым.



- Зөлфия апа, сайлау вакытында безгә бер дә Республика гәҗитеннән килгәннәре юк, карап кына алыйк, нинди документ белән җибәрәләр аннан, - ди сайлау комиссиясе секретаре Фидәлия Мостафина. Йә әйтегез, бу сүзгә ничек үпкәләп булсын.

Мин гөмбә җыеп ятканда иң беренче булып сайлау участогына Гөлфия Шакирова килгән булган. Ул гомер буе иртән өчтән торып фермада сыер сауган кеше, әле дә шөкер бер җирдә дә беренчелекне бирергә теләми. Ел саен авылдашлар арасында була торган йөгерештә дә катнаша икән әле ул. Аны хөрмәтләп, иң беренче сайлауга килгәне өчен торт тапшырганнар. Быел Арбор сайлаучыларының тугызы сайлауларда беренче тапкыр гына катнашалар. Аларның да һәркайсына бүләк әзерләп куйганнар. Сайлау комиссиясендә эшләүчеләрнең сүзләренә караганда, халык бу сайлаулар да гәдәткә караганда да активырак булганнар. Һәр җирлектә дә мин сайлаулада катнашмыйм дип ятучы бер-ике кеше була, хәттә андыйлар да килделәр дип елмаялар кызлар. Бер уйласаң тормышыбыз Аллага шөкер түгелмени? Сайлау көнне генә мин белгәне генә авылда ике кеше зур сыер малы суйган иде, ике кеше Коръән ашы үткәрделәр. Кырыкка якын кеше корбан чалдырган иде, әле аш итүчеләр дә тагын булыр. Сайлаудан кайтышлый авылдашыбыз Илзирә Хисамованы очыраттым, ул да улы Аяз белән сайлаудан кайтып килә. Ике кулында ризык тулы сумка. Минем фотога төшерүемне күргәч:

- Берсен булса да куем, бигрәк күп күтәргән дип әйтерләр, - дип елмая Илзирә. Кибетләрдә ризык җитәрлек, абзарларда мал-туар, капка төбе саен машина, өстәллрдә туй сые, шөкер итмәслек мени. Зарланган кеше ул тигез җирдә сөртенергә сәбәп табып та зарлана. Сайлаудан кайткач гомбәләрне пешереп банкаларга тутырдым. Сайланчак депутатларның эшләре дә, менә шулай уңышлы булып, халык өчен, Республикабыз өчен гел файдага булса иде.





Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading