16+

Базга төшкәнче, менәсеңне уйла

Авыл җирлегендә бәрәңге базы әле бүген дә һәр гаилә өчен бик тә кирәкле ярдәмчел корылма санала.

Базга төшкәнче, менәсеңне уйла

Авыл җирлегендә бәрәңге базы әле бүген дә һәр гаилә өчен бик тә кирәкле ярдәмчел корылма санала.

Дөрес, хәзер инде базга күбесенчә бәрәңге һәм яшелчә генә урнаштырыла. Кышкы айларда халык, гадәттә, баз авызын салам һәм иске-москы киемнәр белән томалап куя, капкачны язга кадәр ачмый. Бәрәңге базына төшеп-менеп йөрүчеләр дә бар. Бер танышыбыз шәһәр янындагы бакча участогындагы базларында агуланып егыла язган. «Ходайның рәхмәте, ничек баскычтан күтәрелә алдым инде», - дип шомланып сөйли ул.
Бәрәңге базы файдалы булса да, хәвеф тә китерергә мөмкин шул ул. Бәрәңге черүдән, баз эченә зарарлы газ туплана. Шушы зәхмәтле газ узган ел Лаеш районындагы Старая Пристань авылында Челышевларны гаиләләре белән кырып салды. Базга башта 42 яшьлек ир төшкән һәм шунда ук аңын югалткан. Аңа 38 яшьлек хатыны белән 18 яшьлек улы ярдәмгә ашыккан, ләкин алар да, егылып, җан биргән. Базда хәрәкәтсез ятучы кызын, киявен һәм оныгын күреп алган 63 яшьлек хатын, коты чыгып, күршеләренә телефоннан шалтыраткан. Әмма күршеләре кергәнен көтеп тормастан, базга төшкән һәм үзе дә агуланып үлгән. Бу фаҗига башкалар өчен гомерлек сабак.
Казан шәһәренең Гражданнарны яклау идарәсе инспекторлары бәрәңге базына, коеларга ялгыз гына төшмәскә киңәш итә. Базның авызын ачкач, беркадәр җилләтеп тору зарур. Базга яки коега кешене биленә бау бәйләп төшерергә, ә хәвеф сизелүгә, кичекмәстән тартып чыгарырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading