16+

«Берәү дә комачауламый торган җирдә яшисе килде»

Кукмара районына барышлый Питрәчнең Чуча авылы аша узарга туры килде. Авылны чыгып җиткәндә генә күзебез иң соңгы йорт каршындагы язуга төште. Анда «Гөмбә, балык, сало сатыла» дип язылган. Капкада «Дуңгыз ите» дигән элмә дә бар. Журналист кызыксынуы үзен җиңде, әлеге йортның капкасын шакыдык. Үзен Таня түти дип таныштыр­ган 60 яшьләрдәге...

- Ирем хәрби кеше булганлыктан, гомер буе читтә яшәргә туры килде. Пенсиягә чыккач, Татарстанга кайттык. Ун еллап биредә яшибез. Казанга якын гына җирдән йорт сатып аласы килгән иде. Бу авылда кышка ике генә гаилә торып кала, - ди ул.

- Куркыныч түгелме соң? - дип сорыйбыз.
- Юк ла. Берәү дә комачауламый торган җирдә яшисе килде. Мин монда үземне таптым. Үземнең җир кешесе икәнен белдем, бакчачылык белән шөгыльләнә башладым, - дип, безне бакчасына алып керде.

Биредә чәчәкнең, җимеш ага­чының бөтен төре үсә дисәң дә була. Зур гына бакчаның бер генә сантиметр җире дә буш түгел. Без килер алдыннан гына алмагач төбенә карабодай чәчәргә ниятләгән.
- Әле генә интернеттан өйрәнеп утырдым. Күпләр алмагач төбенә карабодай утырта икән. Чүп тә үсми, ашлама булып та тора. Горчица утыртырга да вакыт. Хәзер аны да чәчеп алам, - ди ул.

Таня түтәйнең бакчасында яшел тәмләткечләр дә күп. Алар - бакчаның һәр җирендә. Шашлык пешерә торган мангал янында гына иске агач улакка да петрушка, укроп, суган чәчкән. Шашлык ашаганда үрелеп кенә аласың, ди. Кыярны өскә үрмәләтеп үстерер өчен, тимер баганага велосипед тәгәрмәче кидереп куйган. Бәрәңгесен ике төрле итеп чәчкән. Быел беренче тапкыр салам астында да үстереп карарга булган. Бакча эшеннән кала, балык киптереп, гөмбә тозлап, сало әзерләп тә саталар икән.

- Кичә генә: «Каен гөмбәсе чыга башлаган», - дип ишеттем. Бакчадагы эшлә­ремне бетерәм дә, гөмбәгә барып кайтабыз, - дип озатып калды ул безне.
Эшле кеше эш арттырыр, эшсез кеше эш калдырыр, дигән сыман, без дә аны артык тоткарламыйча, юлыбызны дәвам иттек.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading