Шәһри Казан

Бер картлыкта, бер яшьлектә

Апас районының ветераннарын һәм әби-бабайларын өйдә генә утыртам димә. Бассейнга йөрүчеләр дә, шугалакта шуучылар, бильярд, дартс, шахмат уйнаучылар да алар. Сәхнә түрендә дә лаеклы ялга чыккан өлкән яшьтәге кешеләр. Әле шул арада сәяхәтләргә барырга да, районның чисталыгын, матурлыгын кайгыртып, агач утыртуда катнашырга да өлгерәләр. Кыскасы, Апас районы авылларында яшәүче өлкәннәр...

Реклама

Күптән түгел генә өч авыл җирлеге (Апас, Дәвеш, Каратун) ветераннары, бергә җыелып, райондашларына «Бер картлыкта, бер яшьлектә» дип аталган матур бәйрәм чарасы бүләк иттеләр.
Тән картайса да, рух беркайчан да картаймый, диләр бит. Чәчләргә чал кунса да, маңгайлар сырланса да, күңел һаман яшь кала. Нәкъ менә эшлисе эшләнгән, балалар да инде үсеп беткән вакытта күптәннән хыялланып йөреп тә, яшь чакта вакыт җитмәгән эшләргә дә тотынырга була. Шул вакытта әле рухландырып торучы һәм өйрәтүче дә булса, үзең белмәгән сәләтләрең дә ачылып китәргә мөмкин. Ул яктан Апас районы әбиләре һәм бабайлары бәхетле. Район авылларында эшләп килгән Ветераннар советлары өлкәннәрнең тормышын ямьләндерү өчен күп тырышлык куя. Апастагы ветераннарның тормыш-яшәеше, кызыксынулары белән безне Апас Ветераннар советы рәисе Расыйх Латыйпов таныштырды. «Апаста Ветераннар советының президиумы 1996 елда оеша. Күп эшләр эшләргә дә өлгердек инде. Узган елны советның президиум составын тулыландырдык, яшь пенсионерларны, ветераннарны кабул иттек. Советта бүгенге көндә - 32, ә президиум составында 12 кеше. Ветераннарыбыз гел хәрәкәттә безнең. Болгарга һәм Биләргә барып, истәлекле урыннарны карап кайттык. Республикакүләм уза торган «Балкыш» фестивалендә дә чыгыш ясадык. Җәмәгать эшләрендә дә теләп катнашабыз: агач утырту, тирә-юньне җыештыру дисеңме. «Бер картлыкта, бер яшьлектә» дигән проектыбыз бар. Башта без аны Дәвештә үткәрдек. Хәзер менә Апаста уздырырга булдык. Без инде барыбыз да олы кешеләр, үткән елларны сагынып искә алабыз, ә төрле чаралар вакытында яшьлегебезгә кире кайткандай булабыз», - диде ул.
«Бер картлыкта, бер яшьлектә» бәйрәм чарасы исә бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Район мәдәният йортына килеп кергәч тә иң элек күргәзмә белән хозурландык. Ир-атлар үзләре ясаган умарта оялары, Расыйх Латыйпов үз хуҗалыгында асрый торган куяннары, төрле токымдагы тавыклары белән гаҗәпләндерсә, әби-апалар искиткеч матур кул эшләре белән таң калдырды. Каратун авыл җирлеге китапханәсе каршында өлкәннәр өчен эшләп килгән «Мирас» түгәрәгенә йөрүче Равия апа Зыятдинова һәм Гөлбану апа Фәизоваларның сәйләннән (бисер) үреп эшләгән агачларын килгән һәр кеше озаклап карады. Китапханә мөдире Әлфия Нурмиева әйткәнчә, түгәрәккә атнага бер тапкыр һәр пәнҗешәмбе саен йөриләр. Әбиләр анда оныкларын да алып килә икән, алар да кул эшләренә өйрәнеп үсә. Түгәрәккә йөрүчеләр шулай ук бергәләшеп китаплар да укыйлар, төрле кичәләр дә үткәрәләр. 76 яшьлек Зөлфирә Сөнгатуллина - түгәрәккә йөрүче иң өлкән апаларның берсе. Ул чиккән мендәр тышларына кызыкмаган кем генә бар икән, чиккән калфаклары да күз явын алырлык. «Аллага шөкер, мәчетләргә дә йөрибез, чигәбез дә, җырлыйбыз да. Картлыгыбызны алга таба да шулай шатлык, сәламәтлек белән үткәрергә язса иде», - ди Зөлфирә апа. Апас Үзәк китапханәсендә дә «Тылсымлы энә» дигән түгәрәк эшләп килә. Китапханәнең библиографы Гөлсем Галәветдинова: «Элек кулъяулык та, мендәр тышлары да чиккәннәр, бәйләгәннәр дә, ә менә калфак чигүгә игътибар аз бирелгән. Без менә әбиләр белән калфаклар чигәбез. Шулай итеп, татар халкының традицияләрен дә искә төшерәбез, яңартабыз», - диде. Әби-апалар пешергән тәм-томнар да телеңне йотарлык. Бүген инде лаеклы ялда булган Апастан Рәмзия Авзаловага камыр әйберләрен пешерергә бөтен районнан заказ бирәләр. Асия апа Хәсәнованың борынгы заманнардан ук татар халкының милли ризыгы булган май кушып ясалган кортына да тиңнәр юктыр, мөгаен. Әбиләр күргәзмәгә шул хәтле әзерләнгәннәр ки, хәтта төн йокыларын да кызганмаганнар. Дәвеш авылы пенсионерлары да тик ятмый. Фәргать Закиров картиналар ясап мәш килсә, Равил Гобәйдуллин, инде 80гә якынлашса да, әле дә куяннар асрый, бүрекләр тегә. Дәвеш Ветераннар советы рәисе, мәгариф отличнигы Хәлим Садриев әби-бабайларны гел хәрәкәттә тота. Элеккеге физкультура укытучысы, хәрәкәттә - бәрәкәт, дигән гыйбарәне исеннән чыгармый, күрәсең.
Шушы ук көнне әби-бабайлар арасында бассейнда йөзү, шахмат-шашка, бильярд, дартс буенча да ярышлар оештырылган иде. Өлкәннәр әлеге бәйгеләрдә дә янды-пеште, әмма сынатмады. Расыйх Латыйпов әйтүе буенча, бассейнга 30-40ка якын кеше йөри. Иң яхшысы шул: шугалак та, бассейн да өлкәннәр өчен бушка оештырылган. Алар моның өчен район хакимияте башлыгы Рәшид Заһидуллинга бик рәхмәтле.
«Бер картлыкта, бер яшьлектә» концерт тамашасы вакытында исә өлкәннәр элеккеге гореф-гадәтләрне, традицияләрне яңартты. Бәйрәмнең кунагы - Казандагы «Көрәштәш дус кызлар» клубы рәисе Нәкыя апа Корбангалиева билгеләп узганча, игътибарга алынмаган бер генә өлкән кеше дә булмады. Ул үз чиратында Апас Ветераннар советы рәисе Расыйх Латыйповка, Ветераннарның район советы рәисе Мәнфүсә Хәкимҗановага рәхмәт сүзләрен җиткерде. Нәкыя Корбангалиева шулай ук Апасның сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү буенча үрнәк булуын да игътибарга алды. Бүгенге көндә Апаста ветераннар бистәсендә яңа 5 йорт бар. 1-2 бүлмәле фатирларда өлкәннәр өчен барлык уңайлыклар да булдырылган. Бистәгә атнага бер тапкыр сөт тә алып киләләр, кирәкле даруларның исемлеген алдан төзеп, даруханә дә килә икән. ...Ә сәхнәдә җыр-шигырьләр дәвам итте. Элек үткәрелгән аулак өйләр дә янә кайткандай булды. Әбиләр сөйләгән мөнәҗәтләр барысы да тамашачы алкышларына күмелде. Бабайлардан гына торган «Тынгысызлар» инструменталь ансамбле чыгышын аеруча яратып карадык.
Замана пенсионерлары шундый булырга тиештер дә инде. Өйдә генә айлар буе урамга да чыкмыйча оекбаш бәйләп утырган вакытлар артта кала. Авыл әби-бабайлары да, дөнья тирәли булмаса да, сәяхәтләрдә йөри, актив яшәү рәвеше алып бара. Мин аларга сокланып кайттым.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: