16+

Бөгелмәдә «девятка» белән ашлама сибәләр

Бөгелмә районы, Наратлы авылында механизатор Рифкать Галишинның исә телефоннан сөйләшергә дә вакыты юк. Көннәр матур торганда, язгы чәчү эшләрен төгәлләргә кирәк, эш күп, ди ул. 28 яшьлек егет авыл хуҗалыгы өчен кирәкле, ашлама сиптерә торган машинаны үзе ясаган.

- Чит илдән запчастьләр кайтарту кыйммәт, мин ясаган җайланманың яңалары 3 миллион сумга якын тора, шуңа да уйладым да ашлама сиптерә-тарата торган «Роса» агрегатын «девятка» машинасы белән куштым, - ди үзе, уенын чынын бергә кушып. Нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы өчен алыштыргысыз машина килеп чыккан. Бу аның беренче «карлыгачы». Әлеге техниканы Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре дә күреп уңай бәяләгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading