16+

Бәрәңге аена кердек

Авыл халкы бу көннәрдә бакчада мәш килә. Кайсыбер авылларда бәрәңгене инде алып та бетергәннәр.

Бәрәңге аена кердек

Авыл халкы бу көннәрдә бакчада мәш килә. Кайсыбер авылларда бәрәңгене инде алып та бетергәннәр.

Ә ле кичә генә редакциягә элек үзебездә эшләгән Әгъзам абый Фәйзрахманов сугылган иде. Иртәгәдән дачасына китмәкче. Алып бетерәсе бәрәңгесе дә бар икән.
- Мин аны ел да әз-әзләп кенә утыртам. Быел орлык бәрәңгесен фәнни-тикшеренү институтыннан алган идем. Чиләк ярым. Шуны утырттым, - ди. Андый «фәнни» бәрәңге утырткач, егылып уңгандыр инде, дисезме? Шулай булмыйча ни, галимнәр юкка гына вакыт әрәм итәме соң инде?! Коры вакытта ук шушы чиләк ярым утырткан җиренең яртысыннан бер капчыкка якын бәрәңге алган. Әле тагын яртысын аласы бар, ди. Сортын исемләп әйтә алмаса да, яренгә дә орлыкка шуны калдырырга исәбе Әгъзам абыйның. Корт төшеп тә җәфаламаган.
Бәрәңге дигәннән, әле менә авылга (Азнакай районы, Чубар Абдул) абыйларга шалтыраттым. Телефон алучы булмады. Кырылып бәрәңге алып ята торганнардыр инде дим. Авылдагы бакчаның бер башы Мәллә елгасына төшә безнең. Ә андагы таллар, андагы матурлык искитмәле - бер чыксаң, керәсең килмәс. Күршеләребез Лемуза апа белән Өлфәт абыйларга да, арырак «китеп», бер өй аркылы яшәүче Зөлхәбирә апага да шалтыратып карыйм - ник берсенең тыны чыксын. Бераздан Зөлхәбирә апа алды.
- Сезнекеләр бакчада, бәрәңге алалар. Иртәнге 6дан ук абыең Ясирнең бәрәңге сабагы чабып йөргәнен күргән идем, - ди.
«Сезнең бәрәңге чыгамы соң?» - дип сораштырам Зөлхәбирә ападан. Әле ныклап торып ала башламаганнар икән. Шулай булса да, балаларына алып-­алып җибәргәләгәннәр.
- Үткән атнада Чаллыга Айдарларга (бу аларның олы улы - Р.Ф.) барган идек, анда да өч чиләк алып бардык. Бәрәңге бик шәп, Аллага шөкер. Кайбер төпләрдән унар-унар чыга, кайбер урыннарында «имилерәк». Череге күренми. Бәрәңге бакчасының чүпләрен утап, кабак сабакларын җыеп ялт иттереп чистартып куйдым. Аласы гына калды. Җир юешрәк әле, ашыгасы юк. 29-30лары чиләкләп койды бит, - дип, бөтен вазгыятьне аңлатып бирде.
Шуңа да җиләк түтәлләре утап йөрүе икән. «Җыйсаң, бер чиләк кенә булыр, җиләге мыш­лап утыра. Сорты шундый», - дип тә өстәде.
Зөлхәбирә апа бакча аша чыгып эндәште булса кирәк, җиңгәбез Разыя да өйгә керде. Бу юлы ул үзе шалтыратты.
- Шул сабагы чабылган җир­дән кызыгып кына ала башлаган идем. Әле безнең аскы урам бәрәңге алам дип кузгалырга бик ашыкмый. Су буена таба сабагы да ямь-яшел булып утыра. Бакчаның аскы ягында күбрәк сары бәрәңге, анысы тагын да яхшырак чыга, әле хәзер алганы - бу башта - электән утырта торган кызыл сорт. Анысы да ярыйсы гына чыгарга охшаган, - ди Разыябыз.
Ярар, бирсен Ходай. Авылда булса, бездә дә була дигән сүз бит инде ул. Исән-сау гына булсыннар... Сентябрь - җиләк түгел, әллә ни үссә дә, барыбер бәрәңге ае инде ул...

Фото: http://i5.7fh.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading