Шәһри Казан

Бәрәңге кая киткән?

Җәмәгать, бәрәңге юк бит бездә! Начар түгел, ә бөтенләй юк. Яшел Үзән районындагы Норлат, Бакырчы авылында яшәүче танышларым да шулай зарлана. Май аенда утырткан бәрәңгене ала башладылар инде алар. Тик бакчаны казып кына чыгарга кирәк диләр. Буразнасы белән кара җир. Ни хикмәт, бәрәңгенең сабы да бар, ә аста берни юк,...

Җәмәгать, бәрәңге юк бит бездә! Начар түгел, ә бөтенләй юк. Яшел Үзән районындагы Норлат, Бакырчы авылында яшәүче танышларым да шулай зарлана. Май аенда утырткан бәрәңгене ала башладылар инде алар. Тик бакчаны казып кына чыгарга кирәк диләр. Буразнасы белән кара җир.
Ни хикмәт, бәрәңгенең сабы да бар, ә аста берни юк, хәтта утырткан иске бәрәңге дә сирәк чыга. Тишелмәгән, дияр идең, шундый матур итеп чәчәк атты, ямь-яшел сабаклары белән балкып утырды буразналар. Чүбен дә өч кат утадым. Кортка да агу сиптердек. Яңгыр азрак эләкте анысы. Тик 40 градуслы эссе җәй белән чагыштырганда азмы-күпме дым керде инде бәрәңгегә. Берәр җәнлек-фәлән ашап киткәндер дияр идең, эзе дә, ашаган урыны да күренми. Нишләп юк икән соң ул бәрәңге? Кая китте икән? Әллә безнең җиребез уңдырышсызга әйләнеп барамы? Бәлки быел бәрәңге начардыр? Авыл халкы менә шулай баш вата. Үзебез күрше авылдагы туганнардан өч-дүрт капчык бәрәңге сорадык. Килосын ун сумнан бирәбез, диделәр. Ә болай егерме сумнан сатарга җыеналар. Быел икенче икмәк әнә шулай кыйммәт торачак, имеш. Хәер, беренчесен дә арттырмагайлары, он бәяләре күтәрелде бит инде. Икмәк мактанырлык түгел, диләр. Йа Аллам, бәрәңгедән, ипидән аера күрмә инде...

Реклама

***
Зарланырлык түгел, җитәрлек
Авылга кайтканда-киткәндә бәрәңгесе алынып беткән бакчалар да, икенче икмәкне гөрләтеп алып ятучылар да күп очрады бу атнада. Әле без үзебез чынлап торып бәрәңге ала башламаган. Соң утыртабыз, соң алабыз дигәндәй... Сентябрь урталарында гына алып бетерәчәкбез әле без аны. Шунлыктан, тулаем ничек чыгуы турында берничек тә әйтеп булмый. Ә болай әти август башыннан бирле кайткан саен казып биреп җибәрә. 1-2 атна элек алып киткәндә алай ук эре түгелләр иде. Соңгы яңгырларның файдасы булды, бәрәңге күзгә күренеп эреләнде. Бу атнада алып киткәне беркем алдында да оятка калырлык түгел. Пешергәндә берсен-берсен 3кә ярырга кирәк. Әтинең иң матурларын, эреләрен генә сайлап биреп җибәрүен онытырга ярамый, билгеле. Ваклары да, уртача зурлыктагылары да бар инде, анысы. Әле дә бик бетерешеп, корып төшмәгән сабаклары, яшел килеш диярлек утыралар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: