Шәһри Казан

Бәрәңге салам астында да шул ук бәрәңгеме?

Быел яз бәрәңгене салам астына «утыртуыбыз» турында язып чык­кан идем. Көзге уңышны җыйгач, тагын да тәфсилләбрәк язар­мын дигән сүзем бар иде. «Ничек булды теге бәрәңге?» - дип инде шалтыратып сорау­чылар да булгалады. Шуңа бүген нинди уңыш алуыбыз турында язам.

Бәрәңгене - түтәлгә?
Әле ишеттем: шушы ысулны сынап караган кайберәүләрнең бакчасын тычкан баскан, имеш. Бик мөмкин. Шәхсән бездә андый хәл күзәтелмәде, чөнки бәрәңгене арыш саламы белән капладык, ә арыш саламына тычкан килми, диләр. Уңай яклары шактый: мондый ысул сине чүп утаудан, бәрәңге тәпкеләүдән, күмүдән, көрәк белән җир казудан азат итә. Бәрәңгене утыртасың да онытасың - көзгә кадәр.
Утырту тәртибен искә төшереп китсәк, моны гади генә итеп, түтәлләр ясап утырту дип әйтеп булыр иде. Ирем Илдар төгәл кеше, һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә ярата, шуңа да бөтен эше исәпләүдән башлана. Башта ул бакчада киңлеге - 65, ә рәт аралары 50 см лы итеп кишәрлекләр ясап чыкты. Тигез булсын дип, хәтта казык кагып, бау тарттырып ясады. Рәт араларындагы сукмак балчыгы хисабына түтәлләрне күтәртте. Аннан соң диаметры һәм тирәнлеге унар см лы итеп (бәрәңге сыярлык кына), чокырлар ясап чыкты. Моның өчен тырма киңлегендәрәк тактаның ике башына югарыда әйтелгән үлчәмдә агач кисеп какты һәм әлеге ике тешле тырманы хәтерләткән җайланманың өстенә басып‑басып шахмат тәртибендә чокырлар ясады. Бәрәңге салыначак җирнең тыгыз булуы да яхшы икән. Алга таба ул чокырларга башта көл сибелде, аннан марганцовкалы суга батырып алган шыткан бәрәңгеләр салынды. Шуннан өстенә черемә сибеп, бәрәңгеле түтәлләрне 20‑30 см калынлыкта арыш саламы белән каплап чыгасың. Ни өчен арыш икәнен аңладыгыз инде.

Бәрәңгене гадәти юл белән утыртканда, без аны әйләнә-әйләнә күмәргә - төбенә өяргә тырышабыз. Ә бу очракта «веерлы күмү» кулай икән, ягъни сабакларның төрлесен-төрле якка аерып, алар арасына салам кыстырып чыгу була инде бу.
Күмәсе, утыйсы булмаса да, инде эксперимент икән, һәркем үзенә күрә берәр яңалык кертми калмый торгандыр. Бездә дә булды андый нәрсә. Илдар түтәлләрне такталар белән әйләндереп алды. Алма агачлары астындагы җирдә, белмим, кулы җитмәгән, белмим, тактасы - беркадәр җир әйләндерелми калган иде. Анда да кирәк икән, ди. Яренгә аларын да шулай әйләндереп алмакчы. Чөнки киртәле кибәнгә мал тими дигәндәй, әйләндереп алгач, җир тапталмый. Ызаннан гына йөрисең.
Уңыш сөендерде

3 майда утырткан идек, бәрәңге яхшы үсте. Сабан туйларында инде салам өстен күк­рәп торган бәрәңге сабаклары каплаган иде.

- Беренчедән, күзәнәккә дигән бәрәңгене яхшы шыттырырга кирәк, икенчедән, бәрәңге иркенлекне, сирәк утыртуны ярата, - дип шәрехләде моны Илдар.

Реклама

Уңышы да яхшы чыкты. Көрәксез-нисез бәрәңге алу бераз сәеррәк тоелса да, бик җайлы икән. Америка бакчачысы Миттлайндер ысулы үземә дә ошады, бәрәңге алган кебек тә булмадык.

Алу тәртибе үзенә күрә кызык. Бәрәңгене күмәргә яз көне бер тюк салам киткән иде. Башта шул саламны сәнәк белән җыеп чыктык. Аны киптереп өеп куярга кирәк, чөнки киләсе елга да шушы ук саламны кулланачакбыз, исән булсак. Җирдә утырып калган бәрәңге сабагын тартуга, бәрәңгеләр җир өстенә чыгарга тора. Качып калырга исәпләгәннәрен, җайлап кына азмы-күпме кул белән актаргалап барасың. Бәрәңгедән бушаган җиргә сидерат чәчеләчәк. Сөрү, тырмалау кебек мәшәкате булмаячак дип беләм. Җыеп кына әйткәндә, ирем үзенең тәҗрибәсеннән, Миттлайндер ысулыннан әлегә бик канәгать.

- Эксперимент уңышлы чыкты! Моңарчы бу кадәр уңыш алган юк иде әле, - диде ул, узган атнада бәрәңгене җыеп алгач.
Кыскасы, киләсе елга да шул рәвешле утыртмакчы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: