16+

Бриллиант белән Рамил Сафиннар: «Өч сыер сөтеннән көн саен 1500 сум тирәсе акча кереп бара»

Татарстанның төрле районнарында булырга туры килсә дә, Әлки якларына барганыбыз юк иде әле. Бер күрүдә үк яраттык әлкилеләрне. Халыкның тырышлыгына, бердәмлегенә сокланып кайттык.

Бриллиант белән Рамил Сафиннар: «Өч сыер сөтеннән көн саен 1500 сум тирәсе акча кереп бара»

Татарстанның төрле районнарында булырга туры килсә дә, Әлки якларына барганыбыз юк иде әле. Бер күрүдә үк яраттык әлкилеләрне. Халыкның тырышлыгына, бердәмлегенә сокланып кайттык.

Юл булса, авыл яши

Иске Камка җирлегенә Карамалы, Яңа Камка авыллары керә. Иске Камка үзе район үзәге Базарлы Матактан 15 чакрым ераклыкта урнашкан. Риваятьләр буенча, 1611 елларда Пенза якларындагы Камка авылыннан күченеп килгән бер бабай авылга нигез салган. Соңрак авылдан берничә хуҗалык аерылып чыгып, Карамалы авылын булдырган. Шул рәвешле Яңа Камка авылы да барлыкка килгән.
Иске Камка дигәнендә 212 кеше исәпләнә. Яшәр өчен барлык шартлар да тудырылган. 2012 елда Президент Рөстәм Миңнеханов килгәч, җирле үзидарә башлыгы Фәргать Әкбәров, уңайсызланып булса да, юл мәсьәләсен кузгаткан. Бер ел дигәндә, Иске Камканың үзәк урамына юл салганнар.

«Асфальт салындымы, юл бармы - димәк, авыл яши», - ди Фәргать абый. Үзара салым акчасына калган урамнардагы юлларны да рәткә китерәләр, йортларга үткәрелгән су торбаларын яңартырга уйлыйлар. Йортларның 80 процентында бәдрәф - өйдә. Урам баганаларында утлар яна. Үзәктә яңа мәдәният йорты төзелеп килә. 50 ел элек булган, инде кибеп барган күлне дә төзекләндергән авыл халкы. Хәзер анда балык үрчетергә уйлыйлар. Дөрес, авылда 30 яшькә чаклы гаиләләр дүртәү генә. Урта мәктәпне дә 2010 елда ябарга туры килгән. 14 бала 10 чакрым ераклыктагы күрше Алпар мәктәбенә барып укый. Аның каравы, авылда сакланып калган, хәзер инде башлангыч мәктәп буларак хезмәт иткән бина бик төзек. Китапханә, авыл үзидарәсе дә шунда урнашкан. Тиздән балалар бакчасы ачарга ниятлиләр.

- Балалар саны кимегәч, бакча ябылган иде. Быел менә мәктәпкәчә яшьтәге тугыз бала җыелды. Шуңа да, район белән берлектә, балалар бакчасын кабат ачарга кирәк дип карар иттек, - ди үзидарә башлыгы.

«Яхшы. Нормально. Зыян юк»

Авылда инвесторлар халыкны эш белән тәэмин иткәннәр. Үз фермерлык хуҗалыкларын булдыручылар да бар. Шуларның берсе - Сафиннар гаиләсе.
- Кая барсам да, бу парны күпләргә үрнәк итеп сөйлим. Тумыштан инвалид булсалар да, Бриллиант белән Рамил Сафиннар үз эшләрен булдырдылар. Кайбер сау­-сәламәт кешеләр дә әзергә бәзер булып яшиләр. Ялкауланалар, китереп биргәнне көтәләр. Ә менә бу пар беркайчан кул кушырып утырмый, - ди авыл башлыгы Фәргать Әкбәров, сыйныфташы Рамил абый өчен шатланып.

Сафиннар гаиләсе

Ул аның мәктәп елларыннан ук сату-алуга оста булуын хәтерли. 1981 елда ук Чистай базарына барып, сарык йоны саткан. Питрәч районыннан авыл халкына чебешләр алып кайтып бирә торган булган.

Үзенчәлекле исемле Бриллиант ханым - Лениногорск районының Каратай авылы кызы - ире Рамил белән газетадагы игълан аша танышкан. Өч еллап хат алышканнан соң, язмышларын уртак итеп, өйләнешергә булганнар. Быел бергә гомер итә башлауларына - 17 ел. Гаилә башлыгына - 51 яшь, хуҗабикә дә 46ны тутырып килә. Аллаһының кодрәте белән, тупырдап торган сау-­сәламәт ике ул үстерәләр. Быел олы уллары Ранил тугызынчы сыйныфны тәмамлап, укуын шәһәрдә дәвам итәргә уйлый. Рәзилгә әле ике генә яшь.

Сафиннар өч сыер асрыйлар. Бриллиант ханым сөт продуктларын әзерли, ир аларны көн саен Базарлы Матакка алып барып сата. Үз сатып алучылары аның килгәнен көтеп кенә тора.

- 45 литрлап сөт, 3 савыт каймак, 3 кило тирәсе эремчек берничә сәгатьтә сатылып бетә. Көн саен 1500 сум тирәсе акча кереп бара. Яхшы. Нормально. Зыян юк, - дип елмая Рамил абый.
Әле 8,2 гектар җир алган. Анда печән үстерергә җыена. Күптән түгел 320 меңгә трактор, аңа авыл хуҗалыгында киң кулланыла торган кун сатып алган. Сыерларны ашатырга азык үзендә булачак дигән сүз. Бәрәңге, яшелчәләр дә утырталар. Тәрәзә төбендә шаулап үскән помидор үсентеләре көннәр җылынганны көтә.

Рамил абыйның әнисе Зәйтүнә апага улын мактыйбыз. «Шулай булырга тиеш», - ди Зәйтүнә апа. 80 яшеннән узса да, үзенең дә эшсез торганы юк. Былтыр гаилә 200 баш каз үстергән.

Сафиннарның йортларында бар җирдә дә чисталык, пөхтәлек. Күптән түгел ремонт ясатканнар.
- Балалар - Аллаһы Тәгалә биргән бүләк. Улларыбызның исән-сау булып тууы - могҗиза. Киләчәктә дә бәхетләре булсын. Игелекле булып үссеннәр, - дип тели әти-әниләре.

Ферма урынына сөт

Әлкидә 28 гаилә фермасы санала. Шулар арасында Сергей Рыжковның хуҗалыгы аеруча аерылып тора. Ул - чуваш авылы Түбән Калчугинодан. Төрле өлкәләрдә эшләп караганнан соң, тәвәккәлләп, үз эшен булдырган - 20 сыер алган. Әлкидә танылган эшмәкәр Дамир Шәйдуллин ярдәмгә килгән. Алыш-биреш килешүе буенча, Рыжковларга мини-ферма төзеп биргән, ә Сергей аңа хәзер бурычын түли - сөт тапшыра. Бер-берсенә ярдәмләшеп эшләүче фермерлар Әлкидә җитәрлек. Үз эшен яңа башлаган хуҗалыклар өчен бу - бик мөһим ярдәм, дип саный үзләре.
Сергей Рыжковның фермасында бар да заманча эшләнгән. Савылган сөт махсус торбалар аша суыту цехына китә.

Гаилә фермасын булдырган Сергей Рыжков

- Тиздән монда, сөткә шикәр комы кушып, туңдырма да ясап булачак, - дип шаярта Әлки районы авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге мөдире Фәрит Вәгыйзов.
Фермадагы мондый чисталыкны күпме авылларда булып та күргәнебез юк иде әле. Бар нәрсә тәртиптә, көн яңгырлы, юллар пычрак булуга карамастан, сөт ташый торган машина да ялт итеп тора. Ферма тирәсендә тәмәке тартырга да рөхсәт итми хуҗа.
Сыерларны саварга укытучы булып эшләүче хатыны Елена, өч баласы, аеруча олы улы Виктор булыша.

- Иң мөһиме - сә­ламәтлек кирәк. Калганы тырышлык белән дә була. Киләчәктә сыерлар санын 100гә җиткерергә исәп, - ди Сергей.

Зөлфия Хәлиуллина фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading