16+

Буада бер казга 80 сум түлиләр

Буа районының Ташкичү авылы халкы күпләп каз үстерә.

Буада бер казга 80 сум түлиләр

Буа районының Ташкичү авылы халкы күпләп каз үстерә.

Каз өмәсенә алар күрше Чувашстанның Батыр районы Кызыл Чишмә авылыннан каз йолкучы махсус бригаданы чакыра. Быел 150 баш каз үстергән Салих Әхмәдуллин хуҗалыгында оста кызлар казларны бик чиста-пөхтә чистартканнар, эшләп бетергәч, идәннәргә кадәр юып чыгып киткәннәр.
Казларны ул ел саен шулай күпләп үстерә икән.

- Авыл кешесе өчен каз үстереп сату бик керемле нәрсә. Казларны Казанга да, Мәскәү, Самара, Ульяновскига да озатабыз. Сатып алучыларыбыз күп, заказны ел башыннан ук биреп куялар, - ди Салих.
Уртача алганда, бер каз түш­кәсен - 1200 сумга, эчен-башын 200 сумга саталар. Мамыгын да алучылар бар.
- Чегәннәр килеп сорап йөри, әмма без аларга бирмибез. Биектау районыннан берәүгә тапшырабыз, аның тире эшкәртү цехы бар. Мамыкны киптереп, эшкәртеп, каядыр урнаштыра, - ди әңгәмәдәшем. - Дүрт каздан бер килограмм мамык чыга, бер килограммын 450-500 сумга озатабыз. Исәпләп кара инде, 150 баштан чыккан мамыкны сатып, никадәр акча эшләп булганын.

- Бер казны йолкыган өчен ничә сум бирәсез?
- 80 сум. Ике көндә казларны чистартып, эшен бетереп куйдылар. Үзебезнең авыл кешесен чакырып булмый, вакыт­лары юк, алар үзләре дә каз ас­рый. Кайберәүләр 1000 баш үстерә, - ди Салих.
Каз йолкучылар бригадасында йөргән Минниса апа Мәҗитова үзе дә быел илле баш каз үстергән.

- Иң элек үзебезнең казларны суеп чистар­табыз. Аннары «гастрольгә» чыгып китәбез. Көннәр суыткач, чакыра баш­лыйлар, Яңа елга кадәр йө­рибез. Килеп алалар, китереп куя­лар, бер каз өчен 80 сум акча бирәләр. Бу эш белән биш ел элек үк ­шөгыльләнә башладык. Ел саен көтеп алалар, - ди ул.

- Минниса апа, кайбе­рәүләр казның өстен кайнар үтүк белән бастырып, икенчеләр кайнар суга манып алып чистарта. Сез ничек эшлисез?
- Үтүк белән бастырып. Алай иткәндә, эшең пөхтәрәк килеп чыга. Ан­нары кайнар суда казның эчәкләре дә пешеп китә бит.

- Бер казны чистарту өчен күпме вакыт кирәк?
- Ун минут җитә. Безнең бармаклар автомат кебек эшли хәзер.

Минниса апа белән телефоннан, ул каз йолкып утырганда сөйләштем. Эшсез килеп, эшленең эшен калдырыр, диләр. Мин дә тизрәк саубуллашып, телефонны куярга ашыктым.














Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading