16+

Чаллы – супер!

Авылда яз! Май бәйрәмнәре арасында үзенә генә хас аерым бер ис тарала авылда. Шашлык исе, бакчада чүп-чар яккан төтен исе. Учакта пешкән бәрәңге исе... Халык бакчада мәш килә: суганын, кишерен, бәрәңгесен утырта, бакчасын тырмалый. Яз килгәнне мал-туар да сизә, тиздән яшел үлән чемченергә болынга чыгачаклар бит, күп тә үтми көтү...

Чаллы – супер!

Авылда яз! Май бәйрәмнәре арасында үзенә генә хас аерым бер ис тарала авылда. Шашлык исе, бакчада чүп-чар яккан төтен исе. Учакта пешкән бәрәңге исе... Халык бакчада мәш килә: суганын, кишерен, бәрәңгесен утырта, бакчасын тырмалый. Яз килгәнне мал-туар да сизә, тиздән яшел үлән чемченергә болынга чыгачаклар бит, күп тә үтми көтү...

Кама Тамагы районының Чаллы авылында бу май бәйрәмнәре аеруча истәлекле булды. Авылга Буа Татар дәүләт театрыннан бер төркем артистлар килгән иде. Чаллы авылына концерт, спектакльләр бик сирәк килә. Шуңа да күптән мондый тамашаны көткән авыл халкы рәхәтләнеп күңел ачты, артистларга рәхәт­ләнеп кул чапты, тамашачылар белән оештырылган уеннарда бик теләп катнашты. Мәзәк, юмор, җыр белән үрелеп барган кичәдән рухи азык алып, көндәлек мә­шәкатьләрдән азга булса да ял итеп утырды. Хәтта юмор остасы Рамил Шә­рәпов та: «Кайда гына булмадык, нинди генә тамашачылар белән очрашмадык, сезнең кебек активларны күргәнебез юк иде. Чаллы - супер», - дип мактады авыл халкын. Тамашага Чаллы авылыннан гына түгел, күрше салалардан да кунаклар килгән иде. Ни хикмәт, бу тамашаны оештыручы - Чаллы авылында күптән түгел үз кибетен ачкан Дмитрий Ми­шин.Үзе бу якныкы булмаса да, авылларда бер-берләренә ярдәмләшеп, дус, тату яшәүне хуплый ул. Яшь кенә булуына карамастан, авыл халкына бик игътибарлы. Күптән түгел Чаллы авылындагы мәктәп укучыларын Кама Тамагы районындагы бассейнга су коенырга да алып барган иде. Авыл халкы бик рәхмәтле аңа. Икенче көнне исә авыл халкы җыелышып өмә уздырды. Авылны, зиратны җы­ештырды. Кыскасы, рәхәт­ләнеп күңел дә ача белә чаллылар, күмәкләп эшлиләр дә...
PS. Чаллыларның соңгы елларда традициягә әйлән­гән бәйрәмнәре - Авыл көне дә бар әле. Аны сыйныфташлар, авылдашлар очрашуы дисәң дә буладыр. Озак еллар күрешмәгән танышлар табыша бу көнне, олылар яшьлекләрен искә алып утыра, яшьләр үз­ләренчә күңел ача. Җыр, бию, авыл тарихыннан истәлекләр белән үрелеп барган бу үзенчәлекле бәйрәм быел 10 августта узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading